Эссе « Табигатьне саклыйк, дуслар! »
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Нигматуллина

Лейля

Радиковна
Подготовительная группа, 6 лет МБДОУ Алексеевский детский сад №1 « Ромашка» Алексеевского муниципального района РТ Гатина Гульфия Гайнулловна Литературное творчество - эссе

Эссе « Табигатьне саклыйк, дуслар! »

Минем исемем Ләйлә, фамилиям Нигматуллина. Мин мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрим. Минем әниемнең исеме Гөлүсә, әтиемнең исеме Радик. Яраткан апамның исеме Ризәлә. Без ял көннәрендә гаиләбез белән дәү әти һәм дәү әнигә кунакка кайтып, табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Иртә белән йокыдан уянгач, тәмләп чәй эчеп алдык. Дәү әниебез урманга барачагыбызны әйтте. Без бик шатландык. Дәү әтием чалгыларын кайрап, машинага чыгарып куйды. Без барыбыз бергә урманга киттек. Менә килеп тә җиттек.Урман буенда матур гына кечкенә күл ага. Су өстендә кояшның нурларында ялтырап, балыклар уйнап йөзәләр. Әтием, мин һәм апам балыкларга ипи валчыклары сиптек, алар аны бик тиз ашап бетерделәр. Әтием балыклар турында сөйләде, суга чүп – чар бәрергә ярамавын әйтте. Без апам белән буш шешәләрне җыеп бер кырыйга өеп куйдык. Әтием аларны буш пакетларга тутырды, машинаның багажнигын ачып эчкә салып куйды . Күл яны шундый матур булды. Ә суы шундый чиста, җылы. Әнием һәм дәү әнием тау итәгенә җиләк җыярга киттеләр. Әтием һәм без, дәү әтием янына китеп бардык. Ул үз чалулыгында печән чаба башлаган иде. Әтием аңа ярдәм итте. Без урманда матур сайраган кош тавышларын тыңладык.Әкрен генә яңа чабылган печән өстендә утырып, пешкән йомырка ашадык. Апам миңа кырмыска оясын күрсәтеп, аларның ояларын туздырырга ярамавы турында кисәтте.

Дәү әтием бу урманда яшәүче хайваннар турында сөйләде, алар арасында кабан дуңгызлары һәм пошилар бар икәнлеген әйтте. Беркөнне аланда кечкенә поши баласын күрүе турында әйтте. Мин кызыксынып сорадым: “- Дәү әтием, поши баласы, кайда яши? Аның өе кайда? Ул бик кечкенә булгач, яңгыр яуганда кая яши? Ул туңмыймы соң? Әйдә өйгә алып кайтыйк”. Поши баласы турында дәү әтиемнең башын катырып, әллә нәрсәләр сорап бетердем. Минем шул кечкенә поши баласын бик каты күрәсем килде. Дәү әтием пошиларның җыелып ял итә торган урынын күрсәтермен диде, аны куркытырга ярамавын әйтте.Ерактан гына, бәлки күрербез әле, көт диде. Менә әтием белән дәү әтием ял итәргә туктадылар. Дәү әнием белән әнием дә чиләкләрен тутырып безнең янга килеп җиттеләр. Дәү әтием безне матур алан уртасына алып барды, кычкырып сөйләшмәскә кушты. Ул аланда агачтан ясалган зур җимлек күрсәтте. Анда зур тоз кисәге куелган иде. Пошилар балалары белән җәй көне тоз яларга, кыш көне агач яфракларыннан ясалган минекләр ашарга шул җимлек янына җыелалар икән. Мин иң беренче поши баласын күрермен дигән идем, ләкин алар бу җимлек янында булмадылар. Көндез алар кешеләрдән качып, урманның бик куе җирендә ял итәләр икән. Сеңелем белән яңа чабылган печәнне аларның улакларына салдык та, бергәләп аланнан китеп бардык. Машинага барып утырдык кына, дәү әтием миңа тау башына карарга кушты.

Яшел чирәм арасында нәни поши баласы йөгереп йөри иде. Ә аның янында әнисе, бик зур поши басып тора иде. Ул һәр ишетелгән тавышны тыңлап, үзенең нәни баласын саклап, кояш нурларында рәхәтләнеп йөретергә алып чыккан иде. Мин машина тәрәзәсеннән карап, сокланып тордым. Бигрәк матур поши баласы.Минем поши баласын беренче тапкыр күрүем иде.

Бакчага баргач дусларыма поши баласын күрүем турында әйттем. Күпме хайваннар урманда яши, аларга урман кирәк бит, - дидем. Табигатьне саклап, анда яшәүче хайваннарны рәнҗетмәскә, агачларны кисмәскә, кош һәм кырмыска ояларын туздырмаска кирәклеге турында сөйләдем. Чөнки миңа әтием, әниемһәм апам һәрвакыт табигатьтә нишләргә ярый, нишләргә ярамавын сөйлиләр. Әйдәгез бергәләп, табигатьне саклыйк, дуслар!

У вас нет прав для создания комментариев.