Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБДОУ «Детский сад №60 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Советского района города Казани Гимадеева Чулпан Раисовна - воспитатель Литературное творчество – стих

Гомер агышлары

МБМБУ «60 номерлы балалар бакчасы» тәрбиячесе

Гимадеева Чулпан Раисовна

Бактым тәрәзәләргә:

Килеп җитте көзләр дә.

Көннәр дә кыскарып бетте,

Озынайды төннәр дә…

Әле генә каеннарның Күлмәге яшел иде. Сиздермичә саргайганнар, Күлмәксез дә калганнар.

Нигә гомер дигәннәре

Бигрәк тиз үтә икән.

Гомернең җәйләре үтеп,

Көзләре җитә икән.

Уфтанмыйк әле, гомернең

Шулай тиз узуына.

Һәрнәрсәнең үз вакыты,

Елларның да үз фасылы.

Кичик гомер агышларын Зарланмый, сабыр гына. Алга барыйк, туктап калмыйк, Яшәү мәгънәсе –шунда!

Ноябрь, 2016