Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Мубаракшина

Адиля

Рашитовна
7 МБОУ “СОШ №1” НМР РТ Мубаракшина Рузиля Рашитовна Стихотворение

Көзге матурлык

Кабат алтынга күмелеп

Көзгә керде бар җиһан.

Көзге җилдә яфрак уйный

Көзге күбәләк сыман.

Ераклардан сихерләде

Күңелне көзге урман.

Ул агачлар шундый матур

Әкияттәге сыман.

Көзге моңнар җәелгән

Кама ярлары буйлап.

Көчле җилләр дә тындылар

Пароход җырын тыңлап.

Барлык матурлыгы өчен

Көзне бик тә яратам.

Бәхет теләп атсын иде

Һәркемгә дә көзге таң.

Мубаракшина Адиля Рашитовна