«Язгы матурлык»
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
МБДОУ №5 Низамова Танзиля Халиковна «Стих к празднику» «Язгы матурлык»

Язгы матурлык

Кояш җылы нурлар сибә,

Карлар эри, җир кибә.

Кошлар кайта җылы яктан

Сагынып көткән яз килә.

Март аеннан башлана ул,

Кызлар бәйрәме белән.

Бу бәйрәмдә бөтен дөнья

Шау чәчәккә күмелә.

Серле апрель дәвам итә

Язның икенче аен.

Бар табигатькә сокланып

Көтеп алабыз маен.

Язның матурлыгын тоя,

Күрә белергә кирәк.

Барыбыз да бик көтәбез

Яз җитүен тизерәк.

Яз айлары бәйрәмнәргә

Бигрәк бай, беләмсез?

“Нәүрүз”, “Карга боткалары ”

Тукайлары үлемсез!

У вас нет прав для создания комментариев.