Кошлар кайда кышлый
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районының
мәгълүмати-методик үзәге
Татарстан Республикасы мәгариф һәм Фән министрлыгы
Кукмара муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
Ядегәр авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе


Тапкырлар һәм зирәкләр





Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районының
мәгълүмати-методик үзәге
Татарстан Республикасы мәгариф һәм Фән министрлыгы
Кукмара муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
Ядегәр авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе


Тапкырлар һәм зирәкләр






Кукмара муниципаль районы
мәгълүмати-методик үзәк советы карары нигезендә нәшер ителә

Автор-төзүче: Мубаракова Г.Р. - I квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы

Рецензентлар:
Галиахметова Г.Н. - район мәгълүмати-методик тәэмин итү һәм
мәгариф өлкәсендәге контроль үзәге белгече
Василова Р.А. – район башлангыч сыйныф укытучыларының методик
берләшмә җитәкчесе

Бу кулланмада башлангыч сыйныф укытучылары өчен үстерелешле укыту технологиясеннән Рәхимов технологиясе элементлары, компьютер технологияләре кулланылган дәрес һәм сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләре тәкъдим ителә.

Фәнни редактор: Габбасова Г.М. – Кукмара муниципаль
районы муниципаль белем бирү учреждениесе
Ядегәр авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту-
-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары




Аңлатмалы язу

21 нче гасыр – югары компьтер технологияләре гасыры.
Балалар электрон культура дөньясында яшиләр. Укытучы информация бирүче генә түгел, ә бала өстенә агылган информация ташкынын координацияләүче. Компьютердан файдалану балада уку материалында, дәрестә бирелә торган теоретик белемнәрне компьютер уеннарында куллану белем һәм күнекмәләрне актуальләштерә, хәтерендә ныгыта, балада белем алу омтылышы, белемгә ихтыяҗ формалаштыра. Компьютердан файдалану баланың сәләтен үстерергә, аңа индивидуаль якын килергә ярдәм итә. , чөнки компьютерда бала башка балаларның эшчәнлегенә бөйле түгел, башкаларның тәэсирен сизми һәм үзе өчен оптималь нагрузка белән эшли.
Компьютерлы дәреснең структурасы традицион дәреснекеннән аерылмый: актуалләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту, контроль. Дәрес материалы мультимедия яки компьютер мониторында бирелгәндә күрсәтмә образлар, тавыш эффекты, музыка белән бергә үрелеп, бер-берсен тулыландыра һәм балага көчле эмоциональ тәэсир ясый. Нәтиҗәдә баланың аңына, хәтеренә тирәнрәк уелып кала.
Шушы күзлекләрдән чыгып, дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда мультимедия һәм компьютер куллану зур файда бирә. Бу кулланмада мультимедия кулланып уку фәненнән дәрес һәм сыйныфтан тыш чара тәкъдим ителә.

Тема: Р. Миңнуллин “Яхшылык”

Максат: Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, “Яхшылык” шигырен өйрәнү.
Сөйләм телләрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, күзаллауларын баету.
Р.Миңнуллин иҗатына мәхәббәт, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Материал: Уку китабы – 73-74 нче бит, “Ачык дәрес”-июль,2008 ел, “Сабантуй”-№11, 2006 ел, “Мәгърифәт”-№2,2008 ел, газеталары, “Салават күпере”-№8,2008 ел, “Ялкын”-№8,2008 ел, журналлары
Җиһазлау: мультимедиа өчен слайдлар, “тылсымлы сүзләр”, әдәплелек турында рәсемнәр,мәкальләр, шагыйрь портреты, китаплар күргәзмәсе,тест.

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше
-Хәерле көн, балалар, килгән кунаклар.
Укучылар, без бу уку дәресендә узган дәрес материалын искә төшерербез,
Р. Миңнуллинның шигыре, аның тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз

2. Алган белемнәрне актуальләштерү.
Узган дәрес материалын искә төшерү
- Узган дәрестә без “Иң зур байлык” хикәясен укыган идек. Әйдәгез, белемнәрне тест аша тикшереп алыйк.(1 нче слайд)
1. Хикәянең авторы( 2 нче слайд)
Б. Фәнис Яруллин
В. Мирсәй Әмир
Г. Һади Такташ
2. Хикәядәге Сибгат абый тимерчелектә ничә ел эшли? ( 3 нче слайд)
А. 35 елдан артык
Ә. 45 елдан артык
И. 40 елдан артык
3. Сибгат абый малайларга нәрсәләр сөйләргә ярата? ( 4 нче слайд)
С. Әкиятләр
Ш. Үз башыннан кичкәннәрне
З. Теләсә нинди уйдырмалар
4. Сибгат абый сөйләгән вакыйга кайсы вакытка туры килә? ( 5 нче слайд)
Л. Революция елларына
М. Бөек Ватан сугышы елларына
Н. Тыныч вакытка
5. Атасы алып кайткан иң зур байлык нәрсә булып чыга? ( 6 нче слайд) Э. Татарстан Республикасы Законы
И. Бала хокуклары турында Конвенция
Е. Җирне бушлай өләшү турында Декрет
- укучылар, нинди сүз килеп чыкты? Әгәр “ бишле” сүзе чыккан икән, димәк тестыгыз дөрес эшләнгән. ( “бишле” сүзе 7 нче слайдта)

Ә хәзер эчтәлеген искә төшереп китик.(өч укучы эчтәлеген сөйләп китә)
Булдырдыгыз, укучылар.

3. Яңа тема өстендә эш.
1) Шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштыру ( 8-10 слайдлар)

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 нче елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында дөньяга килә. Балачагы һәм яшьлек еллары Шәммәт, Аккүз авыллары белән бәйләнгән. Аккүз авылындагы сигезенче классны тәмамлагач, ул Уфага китеп, сәүдә-кулинария училищесына укырга керә, беркадәр вакыт туган колхозында эшли. 1966 елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлый, Илеш район газетасы “Маяк” редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшләп ала. Шагыйрьнең шуннан соңгы тормышы Казан шәһәре белән бәйләнә.Ул бирегә килеп, университетның тарих-филология факультетына укырга керә. !973 елда , укуын тәмамлагач, балалар газетасы “Яшь ленинчы”да эшли башлый. 1977-1983 елларда әдәби эшчәнлеген “Казан утлары” журналында дәвам итә.Шушы елларда аның балалар өчен иҗаты активлаша, 1976-1983 елларда Казан телевидениесендә балалар өчен “шигъри тәлгәшләр” тапшырулар циклын алып бара. 1983 елдан Р.Миңнуллин – Татарстан телевидениесенең , бераздан “Сабантуй” газетасының баш мөхәррире вазифасын башкара. Озак еллар дәвамында Татарстан Балалар фондын җитәкли.Соңгы елларда ул- күренекле дәүләт эшлеклесе, депутат, сәясәтче.
Р.Миңнуллин – Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге премияләргә һәм Г.Х. Андерсен исемендәге Халыкара Мактаулы Дипломга лаек булган шәхес.
Бу елда аңа 60 яшь тулды. Аның юбилеен бик зурлап билгеләп үттеләр. Илебезнең төрле төбәкләреннән аңа котлаулар яуды. Бу инде аны Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә белүләрен, яратуларын күрсәтә.

2) Р.Миңнуллинның әнисе турында сөйләү (11-13 слайдлар)

Р.Миңнуллинның әнисе белән мөнәсәбәте бик җылы була. Аның әнисе бик яшьли тол кала, әтиләре бик яшьли үлеп китә. Гөлҗәүһәр апа 33 яшендә 5 баланы ялгыз канат астына сыйдыра. Әниләреннән һәрьяклап үрнәк алып, көчле, намуслы, чын кешеләр булып үскәннәр, югары белемгә ия булганнар.
Р.Миңнуллинның әнисен олылап, хөрмәт итеп язган шигырьләре дә бик күп. Бу шигырьләрендә ул үзенең анасына булган мәхәббәтен, яратуын белдерә. “Әнкәй мине хатлары белән тәрбияләде. Казанга килеп, студент булу белән , хатлары килә башлады. Эшли башлагач та, өйләнгәч тә, балаларыбыз үскәндә дә язды. Минем өчен иң кыйммәтлесе - Әнкәйнең үзенең бәясе.Ул исә кычкырып бәя бирергә бер дә ашыкмый. Ул тыңлый гына. Башка меңләгән аналар да минем шигырьләремне, җырларымны шулай тыңлыйдыр, үз балаларының ихлас сүзләре итеп, аларның хөрмәте, сәламе итеп кабул итәләрдер”, - дип яза.

3) Кассетадан Р.Миңнуллин шигыре, Оскар Усманов көенә иҗат ителгән “Талбишек” җырын тыңлап китү.

4) “Әнигә ял кирәк” шигырен магнитофон тасмасыннан Фоат Галимуллин башкаруында тыңлап китү. Эчтәлеген ачыклау.

5) Р.Миңнуллинның китаплары белән таныштыру ( 14 нче слайд)

Татар телендә:
Беренче карлыгачлар Рус телендә:
Бәхетле булыгыз Сладкая крапива
Акбай цирк карый Глядит в окошко человек
Сөенсеннәр генә каеннар Утренний снег
Җиде абый тай җигә Наш тигрёнок
Айга очтык!
Мәңгелек сәфәр Ох уж эти взрослые!
Балачак бәйрәмнәре
Әнкәйнең ак чәчләре
Җәйнең яшел аты
Безнең авыл зоопаркы
Сандугачның туган көне
Энекәш кирәк миңа
Дөньядагы иң зур алма

5) Китаплар күргәзмәсе белән таныштыру

6) “Яхшылык” шигырендәге сүзлек өстендә эш. Мәгънәләрен аңлату ( 16 нчы слайд)

Гарьлек – оят, хурлык
Фидакарьлек – үз-үзеңне аямау

7) Укытучы укуы

8) Эчтәлеге өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

- “Яхшылык эшләү” дигән сүзне ничек аңлыйсыз?
- Үзегез кешеләргә яхшылык эшлисезме?
- Шигырьнең беренче дүртьюллыгында шагыйрь яхшылыкны нәрсә дип атаган? Бу сүзне сез ничек аңлыйсыз?
- Икенче дүртьюллыкта шагыйрь нинди киңәш бирә?
- “Күңелем, син дә үз-үзеңне күндер” һәм “Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ юлларын сез ничек аңлыйсыз? Шул турыда бер-берегез белән фикер уртаклашыгыз.(укучыларны бу очракта төркемнәргә бүлү һәм төркемнән бер укучы аңлата)

9) Яхшылыкка багышланган рәсемнәр күрсәтү.

-Укучылар, кайсысы яхшылык, кайсысы начарлык эшли?

10) Яхшылыкка багышланган мәкальләр уку, мәгънәләрен ачыклау

- Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл
- Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә файда булсын
- Кургашны ялкын эретә, күңелне яхшылык эретә
- Яхшы белән яман арасы – җир белән күк арасы
- Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр

11) Шигырьне эчтән, пышылдап уку

12) Сәнгатьле итеп чылбыр буенча кычкырып уку

4. Йомгаклау
-Укучылар, дәрестә нәрсәләр эшләдек?
-Нинди яңалыклар белдегез?
- Ә хәзер бергәләп “Елмаю” җырын башкарып китәрбез.Үзең елмаю, башкаларны елмайту кәефне күтәрә. Кемнедер сөендерәбез икән, димәк, без яхшылык эшлибез.
5. Билгеләр кую
6. Өй эше бирү
73-74 нче битләр-шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Яхшылык эшләүләрегез турында кечкенә хикәя төзеп килергә.

Тамчы-шоу

Максат: Укучыларның белемнәрен төрле яктан тикшерү
Күзаллауларын баету
Табигатькә, гаиләгә, әкиятләргә карата мәхаббәт, сәламәтлеккә карата сакчыл караш тәрбияләү

Материал: “Могҗизалы мәктәп сәхнәсе”, “Гөлбакча” китаплары, “Сабантуй”, “Ачык дәрес” газеталары

Җиһазлау: мултимедия өчен слайдлар, “Сабыйларга-бүләк” МР3 дискасы

Уенның барышы:

1. Уенның барышы белән таныштыру
-Укучылар, без бүген сезнең дәресләрдә, дәресләрдән тыш, әдәби китаплар укып алган белемнәрегезне тикшереп карарбыз. Тамчы-шоуны үткәрү өчен безгә хөкемдарлар кирәк булачак. Ә хәзер ике командага бүленик. Командаларга исемнәр сайлыйк. ( 1 нче слайд)
2. Төп өлеш
1 нче тур: Без әкият яратабыз ( 2-5 нче слайдлар)
(Абдулла Алиш портретының дүрттән бер өлешен слайдта күрсәтү)
-Укучылар, бу кем? Нинди әкиятче?
(Әгәр укучылар әйтә алмасалар, дүрттән ике өлешен күрсәтү, инде бөтенләй танымасалар, портретын тулаем күрсәтү)
- 2008 нче ел - Абдулла Алишның юбилей елы. Без аның бик күп әкиятләрен беләбез. Ә барысын да таныйбыз микән, әйдәгез, тыңлап карыйк әле.
( МР3 дискасыннан “Сертотмас үрдәк”, “Бал корты һәм шөпшә”, Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?”, “Куян кызы” әкиятләренең өзекләрен тыңлау. Һәрбер команда 2 шәр өзек тыңлап, җавап бирә)

2 нче тур: Гаилә - җылы учак (6 нче слайд)
2008 ел үтеп бара. Әйтегез әле, бу нинди ел иде? (Гаилә елы)
Безнең бу турыбыз гаиләгә багышлана.

1) Мәкальне дәвам ит ( 7 нчы слайд) Мәкальләр командалап бирелә.
-Әткәй-шикәр, ...............(әнкәй-бал)
-Ата-ананы тыңлаган адәм булган,............(тыңламаган әрәм булган)
-Ата-анасын хурлаган,........................( үзен дә хурлаган булыр)
-Алтын кадак-атаң бар,.......................( көмеш кадак-анаң бар)
-Ата-беләк,......................(ана-йөрәк)
-Атаңны башыңда тот,........................(анаңны учыңда тот)

2) Кая барсаң, күз алдында,
һәрчак күңелдә яши
Ул – безнең иң якын кеше,
Ул белегез – кем?..............(безнең әни)

Әни – гаиләдә иң кадерле кеше, Аннан башка гаиләне күз алдына да китереп булмый. Ә аның тәмле пешергән ризыклары. Әйдәгез шул әни пешергән ризыкларның фотоларын карап китик, истә калдырыйк.
- 8 нче слайд – кыстыбый
- 9 нчы слайд – гөбәдия
- 10 нчы слайд – вак бәлеш
- 11 слайд – чәк-чәк
- 12 слайд - өчпочмак
- Ә хәзер әйтегез инде, беренче рәсемдә нәрсә иде? ( сораулар командалап бирелә)
Икенчесендә, бишенчесендә? Һ.б.

3 нче тур: Сәламәт тәндә - сәламәт акыл ( 13 нче слайд)
2008 нче ел – Гаилә елы булса, 2009 нчы ел – Спорт- сәламәтлек елы дип игълан ителде. Без күбрәк үзебезнең сәламәтлегебез турында кайгыртырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, чиста-пөхтә булырга.
Ә хәзер табышмакларга җавап бирик.

1) Сәламәтлек ярдәмчеләре турында табышмаклар ( 14-15 нче слайдлар)
Үзе шома, күбеккә күмә,
Хуш исле ул, я кем белә? (сабын)

Аркасында – сөяге,
Сөягендә - мыегы.
Ак койманы агарта,
Мыегы белән чистарта (теш щёткасы)

Он түгел, үзе ак,
Авызыңа куеп бак.
Тешне агарта, ап-ак итә,
Бу ни була, әйтеп бак (Теш пастасы)

Битне – кулны, муенны корыта,
Үзе дә чисталыкны ярата (сөлге)

2) Кызыклы спорт сораулары (16 нчы слайд)
-Бокс мәйданчыгы нәрсә дип атала? (ринг)
-Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшырыла? (медаль)
-Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (алка)
-Ат узышлары үткәрелә торган урын? (ипподром)
-Хоккей мәйданың атагыз (каток)
-Тенниста иң кирәкле әйбер ( туп)

4) Спорт төрен спортсменнарның исеме һәм команда исеме буенча атагыз
( 17 нче слайд)
Алексей Морозов (хоккей)
Гата Камский ( шахмат)
Андрей Аршавин (футбол)
Марат Сафин (теннис)
Данис Зарипов ( хоккей)
“Рубин” (футбол)
Евгений Плющенко (фигуралы шуу)
Альбина Ахатова ( биатлон)

4 нче тур: Табигатьне бел һәм сакла! ( 18 нчы слайд)
1) Табигать турында тест ( 19-25 нче слайдлар)
-Бу үсемлекнең кайсысы агач түгел?
Нарат чикләвек
Каен усак

-Көз көне температура кайсы көннәрдә түбәнрәк була?
Бәйрәм көннәрендә Явым-төшемле көннәрдә
Кояшлы көннәрдә Каникулларда

- Кышның төп билгесе
Кошлар китә Балыклар ләм астына кача
Аю йокларга әзерләнә Сулыклар боз белән каплана

-Нәрсә ул җил?
Чайкалучы агачлар Күктә агылган болытлар
Яфраклар коелу Һаваның күченүе

-Песиләрне ни өчен кулга ияләштерәләр?
Йоннарын алыр өчен Кимерүчеләрдән сакланыр өчен
Матурлык өчен Азык өчен файдалану өчен

-Сирәк калган үсемлекләр һәм хайваннарны кайда саклыйлар?
Теплицаларда Көтүлектә
Тыюлыкта Фермада

2) Син беләсеңме? ( 26-27 нчы слайдлар, сораулар командалап бирелә)
-Ни өчен кабан дуңгызлары пычракта коена? ( чебен-черкиләрдән саклану өчен)
-Матур тавышлары өчен японнар нинди хайваннарны өйләрендә тоталар? (бака)
-Нинди хайваннарның колаклары аякта? (чикерткәләрнең)
-Җир йөзендә нинди кошлар күбрәк: йорт кошларымы, иректәге кошлармы? (йорт кошлары)
-Барлык черкиләр дә кеше канын эчәме? (ана черкиләр эчә, аталары үсемлекләр белән туклана)
-Табигатьтә иң нечкә җеп? (үрмәкүч җебе, чәчтән 1000 тапкыр нечкәрәк)
-Нинди хайваннарының йоклаганда күзләре ачык? (еланнарның)
-Урманда яшәүче иң зур үрмәкүч? (тарантул)

3. Нәтиҗәләр ясау
-Хәзер сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар нәтиҗәләр белән таныштырыр.
4. Командаларны бүләкләү.

У вас нет прав для создания комментариев.