Куркыныч төш әкияте
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Куркыныч төш
Беркөнне дустым бик кыстагач, урманга җиләк җыярга киттек. Сөйләшеп бара-бара, барып җиткәнебезне сизми дә калдык. Урман безне сәер тынлык белән каршы алды. Яшеллеге дә үзгә кебек тоелды. Сәер тынлыкка да, алан өстендә очып йөргән әллә нинди формадагы күбәләкләргә дә әллә ни игътибар итмичә кып-кызыл ымсындырып торган җиләкләргә иелдек. Йа хода, нәрсә бу? Җиләк тә кебек, юк та кебек, үзләреннән сәер ис килә. Без шулай гаҗәпләнеп торганда, яныбызда ишетелгән кыштырдаган тавышка күтәрелеп карадык. Монысы ни инде тагын? Яфраклар урынына кош каурыена охшаган яфраклы, кәре-бөкре ботаклы агач сын басып тора. Нәрсәдер әйтергә теләгән сыман яфракларын кыштырдата.Без гаҗәпләнүебездән өнсез калдык. Без инде нәрсәгә килгәнебезне дә оныттык. Борылып килгән якка йөгердек. Ерак китә алмадык, алдыбызга әллә нинди кыяфәтле киек-җанварлар чыгып юлыбызны бүлде. Үзләре әллә нинди авазлар чыгаралар. Дустым белән кулга кул тотыныштык та, бар көчебезгә йөгерергә тотындык Кинәт абынып, икебез дә җиргә капландык. Арттан гыжлаган, мышкылдагн авазлар якынлашканнан якынлаша бара. Инде килеп җитәләр, тотып алалар дигәндә ....шабыр тиргә батып уянып киттем. Уф, аллага шөкер,төшем генә булган икән бит. Торып утырдым да тирән уйга калдым . Әгәр кешелек табигатьне агулаудан туктамаса, мондый мутантларның чынлыкта да булуы бик тә мөмкин бит.Нәрсә безне сандугачсыз-тургайсыз, агачсыз урманлы, кипкән-корган елгалы, агулы һавалы “матур” киләчәк көтәме? Нишлисең син , и адәм баласы?
Минем өлкән абый-апаларга мөрәҗәгать итәсем килә.Сез безгә нинди киләчәк әзерлисез. Безнең дә бит саф һава сулыйсы, яшел чирәмдә ауныйсы, сау-сәламәт яшисе, дүрт ягы сау-сәламәт балалар үстерәсе килә. Мәхрүм итмәгез безне боларның барсыннан.
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,
Саклый белмәсәк.
Нурлат районы
Якушка Урта мәктәбенең
8 нче сыйныф укучысы
Мөфтиханова Лилиянең иҗади эше

У вас нет прав для создания комментариев.