Планетабызны саклыйк !
- Подробности
- Автор: Васильева Лариса
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 19 Июль 2017
-
Просмотров: 867
Калимуллина Адиба Муниповна, 6 класс
Денисова Гелюся Рашидовна, Учитель татарского языка и литературы
Гимназия №37
Планетабызны саклыйк !
Җир уллары кызлары без,
Планетабыз - йортыбыз.
Нигә соң без балалары ,
Нигезне тузгытабыз?!
Урманнарын ник кисәбез?
Суларын пычратабыз.
Планетабыз кулын суза,
Без аңа таш атабыз.
Туган нигез- чүплек түгел!
Нишлибез без, кешеләр?!
Киләчәк соң нинди булыр ,
Балалар ни күрерләр ?
Әйдәгез әле, бергәләп,
Йортыбызны чистартыйк.
Үзебезнең куллар белән,
Планетаны без саклыйк.
Туган йортыбыз бәхете,
Бары безнең кулларда.
Бар нәрсә дә бездән тора,
Шуны кирәк аңларга .
Җир -безнең уртак йортыбыз,
Барыбызга бер генә.
Саклыйк аны бергәләшеп,
Кадерен белеп кенә.



