Галимзянова Халида Азгамовна
Учитель-дефектолог
ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат для детей с ОВЗ" Муслюмовского муниципального района
Табигать-туган йортыбыз
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...
Яраткан шагыйребез Г.Тукайның бу матур шигъри юлларын кем генә белми икән?! Бигрәк матур итеп тасвирлаган шул ул авылына булган ярату хисләрен. Тау башына ук салынмаса да, минем туган авылым да табигатьнең искиткеч ямьле урынында - җәенке калкулыклар итәгендә җәйрәп ята. Исеме дә бик матур, аһәңле - Метрәй. Район үзәге булган Мөслимнән дә күренеп тора ул. Әллә кайдан ук төрле төстәге калай түбәләре, биек манаралы мәчете, ике катлы мәктәбе белән олы юлдан узучыларга сәлам биреп тора авылым.
Авылда тормыш кайный: балалар мәктәптә белем ала, әти-әниләр һәр иртәдә эшкә ашыга, җомга саен картлар, тезелешеп, мәчеткә баралар...
Элек безнең авыл Калинин исемендәге колхоз составында булган. Фермаларында сыер асраганнар, сарык үрчеткәннәр. Колхозлар таралгач, берничә еллар басу һәм фермалар файдаланылмыйча торды. Хәзерге вакытта һәр басуның үз хуҗасы бар, алар, көнне төнгә ялгап, кырларда мул уңыш үстерәләр. Тынгы белмәс уңган яшьләр, фермер хуҗалыклар төзеп, иске фермаларны рәткә китерәләр, анда терлек асрыйлар, кош-корт үрчетәләр. Алар халыкны азык-төлек, эш белән тәэмин итәләр.
Әйткәнемчә, авылым табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан. Юмарт табигать аңа ниләр генә бүләк итмәгән! Ул иксез-чиксез хәтфә болыннарга, зифа буйлы биек агачларга, төрле-төрле җәнлекләргә, тирән елгаларга, челтерәп аккан саф сулы чишмәләргә, текә тауларга бай. Әби-бабаларыбыз аларга берсеннән-берсе матур атамалар биргәннәр: Имәнәй, Йөрәкле, Әгъбәз таулары... Кукай, Солтанай, Назыйкул чокырлары... Салкын, Үзәкәй, Хәйдәр чишмәләре...Авылга кергәндә уң якта болын җәелеп ята, ул Ык елгасына кадәр сузылган. Җәй көне авыл халкы чокыр буйларында, аланнарда печән чаба. Бер генә авылда да бу кадәр печәнлек юк дип әйтәләр. Кул сузымында гына җир җиләкле аланнар; алма бакчасында кура җиләк, карлыган, чия, алма өлгерә; көз җитсә, халык урманга гөмбәгә агыла...
Еш кына табигатьне туган йортыбыз белән чагыштырабыз. Туган йортыбызның ишекләре безгә һәрвакыт ачык булган кебек, табигать тә безне һәрчак кочак җәеп каршы ала. Бары тик һәр адымыңны уйлап, бик сак атлап керергә кирәк ул табигать дөньясына.
Табигать - ана адәм баласын ашата - эчертә, ризыклы итә. Ә без аңа тиешле кадер - хөрмәтне күрсәтәбезме соң? Күпме кош - корт, җәнлекләр, хайваннар, үсемлекләрнең төрләре азаеп бара, инде күбесе Кызыл китапка кертелгән. Уйланырга нигез бар монда.
Сер түгел, кемнәрдер мәҗбүр иткәнгә, тиеш булганга гына, елга бер мәртәбә агач утыртырга барабыз, сыерчык оялары ясыйбыз, кыш көне кошларга җимлекләр эләбез. Әмма безнең тарафтан бу бик аз, без һәрдаим табигатькә сак карашта булырга тиеш. Табигатьне саклау һәм яклау - һәрберебезнең намус эше. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, безнең кечкенә генә тырышлыгыбыз да үзебезне үк зур проблемалардан коткарып калуы бар.
Әйләнә -тирәбездә игътибарга мохтаҗ урыннар бик күп. Мәсәлән, үзебезнең җирлектә генә дә, чүп яндырабыз дип, күпме посадкаларны яндырдылар. Ул чишмәләрне саклап кына тотар урында, алар янына чүп - чар китереп түгәләр. Бер- беребезгә, табигатькә битараф булмасак, мондый хәл булыр идемени?! Үзебезнең эчәр суларны үзебез үк пычратабыз, ягъни үзебез эчәсе коега үзебез төкерәбез дигән сүз. Алдарак фермерларның эшчәнлеген мактасак та, аларның да табигатькә зыян китергән очраклары бар. Шуның ачык мисалы безнең күз алдыбызда. Авылыбызның көньяк-көнбатышында киң болын җәелеп ята. Халык телендә аны “атау” дип йөртәләр. Ул болынга бик күп еллар элек халык печән чабарга, җиләк-җимешкә йөргән. Без белгәндә ул инде авыл көтүе йөри торган урын иде. Ә хәзер авылыбызда эшләп килүче кошчылык фермасының 5-6 мең казы җәй буе йөргәнгә, Ык буена урнашкан шушы ямьле болыныбыз кызганыч хәлгә килде. Алар андагы үләнне кыркып ашап бетерәләр. Берничә елдан анда сыерларга ашарлык үлән дә калмаска мөмкин.
2017 нче ел Россиядә Экология елы дип игълан ителде. Бу тиккә түгел. Димәк, чын мәгънәсендә бу мәсьәләдә чаң сугарга вакыт җиткән. Әлбәттә, табигатьне саклау максатыннан җирлегебездә бик күп эшләр башкарыла. Ел саен апрельдә чисталык икеайлыгы игълан ителә, әрәмәләр, су буйлары чистартыла. Тик менә чисталыкны күпме сакларга тырышсак та, арабызда табигый матурлыкка битараф булучыларның саны арта баруы күңелне борчый. Минемчә, беренче чиратта, балачактан табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә кирәк. 1 нче сыйныфта укытучыбыз сөйләгәннәр, өйрәткәннәр бүген дә истә. Халыкка да чисталык турында күбрәк, ешрак сөйләнсә, барыбер ишетелер, күңелләренә үтеп керер иде, дип уйлыйм. Табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ. Әйдәгез, тирә -ягыбызга тагын бер кат игътибар белән карыйк, табигатебезне саклыйк, кирәк урында аны яклый да белик. Быел гына түгел, бу һәрвакыт шулай булырга тиеш. Киләчәк буыннар безне тәнкыйтьләрлек булмасын, киресенчә, алар да безнең үрнәктә уртак йортыбызның матурлыгын һәм җылысын саклап яшәсеннәр!
Язмамны кунел түремнән чыккан шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Җир ярасы - тән ярасы кебек,
Төзәлсә дә, кала җөйләре.
Уентылар, чокыр-чакыр калган
Юл салынган җирдә элгәре.
Чирәм ертып, тау битләрен бозу
Дөрес гамәл түгел, җәмәгать.
Мондый кырын эшләребез өчен
Кичерерме безне табигать?
Бозылганны төзәтергә кирәк,
Тирә-юньгә зыян салмыйча.
Хаталарны бетерергә кирәк,
Кичекмичә, соңга калмыйча.
Сакланмаган безнең көнгә кадәр
Табигатьнең күпме ядкаре!
Югалтмаска иде булганнарын
Көчебездән килгән кадәре!