Табигатьне саклыйк!
- Подробности
- Автор: Валентина
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 28 Май 2017
-
Просмотров: 943
Карманова Диана Юрьевна
9б класс
Романова Валентина Григорьевна
учитель татарского языка и литературы
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №5» Елабужского муниципального района Республики Татарстан
Табигатьне саклыйк!
Карманова Диана Юрьевна, 16 лет
Педагог:
учитель татарского языка и литературы
Романова В. Г.
Бүген мин бик куркыныч төш күрдем.
Буш калган “Түбән Кама” милли паркында йөрдем.
Урманнар, кырлар, елгалар - бернәрсә калмаган,
Бөтен җир карага төрелгән, чишмәләр тын калган.
Карыйм, карыйм – бернәрсә күренми.
Тоела миңа - табигать бик каты елый.
Үзем куркам - аяклар атламый.
Кычкырам, кычкырам - тавышым яңгырамый.
Яраткан почмагым, сиңа ни булды?
Хайваннар юк, матур кошлар сайрамый?
Төшемнең куркыныч җирендә уяндым,
Тәрәзәдән карап, җир исән дип шатландым.
Урамда яз, күктә кояш балкый.
Кошлар кайта, карлар эри, тамчы тама.
Урманнар, кырлар, елгалар – барысы исән,
Тау астында челтер - челтер чишмә ага.
Дуслар, бергә табигатьне саклыйк!
Хуш исле чәчәкләр, агачлар утыртыйк.
Яшәгән җиребез гөлбакча булсын,
Һәр кеше куанып монда яшәсен.



