Табигатьне саклыйк.
- Подробности
- Автор: Залия
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 29 Май 2017
-
Просмотров: 1492
Хасанова Залия Хамитовна
учитель начальных классов
МБОУ "Большеменгерская ООШ" Атнинского муниципального района
Табигатьне саклыйк.
Без-табигать балалары!
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Урман шавы,чишмә челтерәве,
Зәңгәр күктә кояш көлүе,
Агачларда кошлар сайравы....
Җанга тыныч,күңелгә рәхәт.
Без-замана балалары!
Табигатьне саклый белмибез...
Матурлыкны җимерәбез,
Тирә-юньне пычратабыз,
Һәлакәткә дучар Җиребез...
Рәхәт яшәргә без телибез....
Безнең балалар,оныклар,
Киләчәктә нишләрләр?
Һава пычрак,сулар тәмсез,
Чәчәк үсми,дөнья ямьсез,
Кешелек тә бетәр бит ул,
Табигать бетсә әгәр?!
Без- табигатьнең дуслары!
Кадерен белик,аны саклыйк!
Чиста булсын су һәм һава,
Гүзәллек ул җанга дәва.
Тереклекне усаллыктан яклыйк,
Газиз Җиребезне яратыйк!
Хәсәнова Зәлия Хәмит кызы.
Әтнә районы Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү
мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы..



