Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Хисматуллина Сария Завитовна

Учитель начальных классов

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа № 8" г.Нижнекамска

Кыр чәчәкләре.

Болыннарда йөрдем бүген,

Хозурланып, хәйран калып.

Төркем-төркем булып үскән,

Шул чәчәкләргә сокланып.

Күңелләремне күтәрә,

Кыр чәчәкләре исләре.

Күр, сибелгән бит болынга

Салаватның бар төсләре.

Ак яулык җәйгән диярсең,

Алга син сокланып кара.

Аклык, сафлык теләп җиргә

Ромашка үсеп утыра.

Зәңгәр күлне хәтәрләтеп,

Сибелгән бит күк чәчәге.

Җил искәндә тирбәләләр,

Әйтерсең дулкын кисәге.

Сары чәчәк мәтрүшкәләр

Тирбәнәләр тау битендә.

Сәламәтлек теләп безгә

Үсә болын киңлегендә.

Дару үләннәренең дә

Шифасы тия һәркемгә.

Кирәк кадәр генә өзик,

Үссеннәр кояшлы көндә.

Чәчәкләргә сокланырга

Бер атнадан тагын килдем.

Ап – ак  ромашка урынына

Бары кап – кара жир күрдем.

Табигать – ана тырышкан,

Бар болыннарын гөл иткән.

Бер явызы шырпы сызган,

Ак чәчәклрәне көл иткән.

Туган ягым болыннарын

Бизәсен матур чәчәкләр.

Яндырмагыз һәм өзмәгез,

Саклыйк аларны, кешеләр.