Каен кызы.
- Подробности
- Автор: Сария
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 04 Июнь 2017
-
Просмотров: 968
Хисматуллина Сария Завитовна
Учитель начальных классов
МБОУ "Средняя общеобразовательная школа № 8" г.Нижнекамска
Каен кызы.
Язлар җиткәч каен кызы
Ап-ак күлмәген кия.
Яшел бөркәнчек бөркәнә,
Алтын алкасын элә.
Каен кызы җиткән кыздай
Купшыланды быел да.
Тирә - якка нурын сибеп,
Үсә ул юл буенда.
Үзе тыйнак, үзе зифа,
Тирә - як яшел келәм.
Туган ягым җанга якын
Каен кызлары белән.
Ә беркөнне каенкайның
Ботаклары салынды.
Яфраклары сарыланды,
Алкалары коелды.
Нидер булган каенкайга,
Мөлдер – мөлдер яшь ага.
Кемдер килеп суын эчкән,
Яра ясаган аңа.
Яраларын бәйләп куйдым,
Кулларым җылы булсын.
Каен тагын яфрак ярсын,
Яралары төзәлсен.



