Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Хисматуллина Сария Завитовна

Учитель начальных классов

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа № 8" г.Нижнекамска

Каен кызы.

Язлар җиткәч каен кызы

Ап-ак күлмәген кия.

Яшел бөркәнчек бөркәнә,

Алтын  алкасын элә.

Каен кызы җиткән кыздай

Купшыланды быел да.

Тирә - якка нурын сибеп,

Үсә ул юл буенда.

Үзе тыйнак, үзе зифа,

Тирә - як  яшел келәм.

Туган ягым җанга якын

Каен кызлары белән.

Ә беркөнне  каенкайның

Ботаклары салынды.

Яфраклары сарыланды,

Алкалары коелды.

Нидер булган  каенкайга,

Мөлдер – мөлдер яшь ага.

Кемдер килеп суын эчкән,

Яра ясаган аңа.

Яраларын бәйләп куйдым,

Кулларым җылы булсын.

Каен тагын яфрак ярсын,

Яралары төзәлсен.