Стих
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 06 Июнь 2017
-
Просмотров: 723
Ведушева Вика
8 класс
Руководитель: Галиева Минзиля Гаптелхаевна
Воспитатель
ГБОУ Новокинерская школа-интернат для детей с ОВЗ
Ял җитте,елга буена
Ял итәргә без чыктык .
Елга янына җиткәч,
Шак катып карап тордык.
Анда кеше, монда кеше-
Бөтенесе ял итә
Кем коена, кем кызына
Елга яны гөж килә.
Буш урын эзли-эзли
Килеп чыктык аланга.
Аланда да хәлләр мөшкел
Чүп-чар тулган аланга.
Бутылкалар, банкалар,
Пыскып утыра учаклар.
Күренеп тора монда да -
Ял иткәннәр кешелэр.
Мондый урында дуслар
Ял итеп булмый инде!
Утырырга урын эзләп
Тагын киттек яр буйлап.
Хәлдән таеп эзли торгач
Тап булдык бер аланга
Чишмә буе,хәтфә үлән
Ул агачлар, чәчкәләр
Коенсаң суы янда,
Кызынсаң яр буе бар.
Көн матур, кошлар сайрыйлар
Ял иттек рэхэтлэнеп
Балык тотып учак ягып,
Шулпа да ашап алдык.
Ашы да тәмле булды
Ялы да яхшы булды
Учакны җыеп,чүпне җыярга
Хәл генә бетеп китте.
Учак та шулай калды
Чүпләр дэ җыелмады.
Кайтырга көчне көчкә җыеп,
Кайтып киттек без шулай.
Тагын ял көне җитте
Тагын елга га килдек
Кайда ял итик диеп,
Шак катып карап тордык.



