Табигать-туган йортыбыз.
- Подробности
- Автор: Арсланова Зухра Самиевна
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 18 Июнь 2017
-
Просмотров: 951
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Табигать-туган йортыбыз.
Эшләде: 10нчы урта мәктәбенең
6нчы сыйныф укучысы
Вәлиев Рәмзил Рәзим улы
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Арсланова Зөһрә Сәми кызы
-2017-
План:
I. Баланы туган җире назлый.
1. Әнием сүзләре: «Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма!»
2. Авылым өянкеләре.
3. Ага чишмә чылтыр-чылтыр.
II. Авылым — гүзәл бакча.
1. Табигатьне саклыйк!
III. Җырым сиңа булсын, туган ягым!
Табигать-туган йортыбыз.
Табигать – ул безнең туган йортыбыз. Һәр бер кешенең үз туган җире, туган иле, туган авылы, шәһәре, туган нигезе, табигате, туган йорты була.
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.
Мин дә кечкенәдән үк әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әниемнең: “Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!” – дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?
Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Кичке сабантуй да инеш буенда уза. Яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора.
Авылдан ерак түгел урманнар бар. Урман яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Урманда кызарып пешкән җиләкләрне күрсәң авыздан сулар килә: алар шундый тәмле, баллы ки, телеңне йотарсың. Челтерәп аккан салкын чишмә сулары күңелгә рәхәтлек һәм сихәт бирә. Чишмә чылтыравын тыңлап утыру да нинди күңелле! Менә шундый матур минем туган ягым.Урманы белән кеше дә үзгәрә торгандыр, дип уйлыйм мин. Без, җирдә яшәүче һәр кеше, һәр сәгать, һәр минут саен туган планетабыздан яңа көч алып яшибез. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез.
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен табигать ул- туган йортым. Әйтерсең, табигатьтә булган бар төсләр туган йортыбызда җыелганнар.
Үз илеңнең кадерен белү өчен, читләргә китеп карау кирәк микән!? Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җиреңдә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә.
Туган ягымның урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген-кырлары – һәммәсе изге бер җир.
Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау миндә борчылу уята. Табигатьне саклау проблемасы язучыларның әсәрләрендә дә күтәрелә. "Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ...
Әйе, Туган як, Туган ил, Туган җир һәркем өчен дә якын һәм кадерле. Юкка гына Туган җирне газиз ана белән тиңләмиләр. Һәркем үзенең Туган иле, аның байлыклары һәм уңышлары белән горурлана. Ләкин туган җирне ярату, аның байлыклары белән мактану гына җитми әле. Аның турында кайгыртырга, табигый байлыкларын сакларга, алардан дөрес файдалана белергә дә кирәк. “ Җире байның - иле бай”, - диелгән бит халык мәкалендә.
Сөекле Тукаебыз да бит “ Туган авыл” шигырендә :
“ Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем” , - дип юкка гына язмаган.
Һәркемнең туган төбәге, туган теле бер генә була. Минем туган җирем – Татарстан, туган телем – бөек татар теле. Ватан сүзе һәрвакыт әти, әни сүзләре белән янәшә йөри.
Безнең Туган ягыбыз чәчәк кебек, ул беркайчан картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле Туган ягым. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә яшәүче халкың булсын.
Әйе,без табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны
беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә,кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк.
Килә бөтен матурлыкны
Җырларыма саласы.
Һәр чәчәгенә гашыйкмын,
Мин- табигать баласы.
Урман-кырлар, җирләр-сулар
Бездән дә бит каласы.
Ачылмасын, сызламасын
Табигатьнең ярасы.
Мин –бербөтен дөнья белән,
Юк аерып аласы.
Яшәвем, барлыгым белән
Мин- табигать баласы.
Ралия Кәримова.



