Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 


МБДОУ " Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского района РТ 

Воспитатель
Нигматуллина Раушания Фаиловна

Саклыйк җиребезне.

Иксез-чиксез галәм юлын иңләп

Җир планетабыз күктә әйләнә.

Болытларга төреп гүзәллеген

Болид, квазарлардан яшерә.

Ул тырыша, саклый табигатен

Галәмнәрдән килгән афәттән.

Без кешеләр саклыйбызмы аны

Рәхим-шәфкать бармы йөрәктә.

Җир сыкрана бүген төтеннәрдән

Зарарлы су, һава, парлардан.

Бер сәбәпсез киселгән урманнан

Корыган диңгез, елга-күлләрдән.

Вакыт үтәр, бездән җавап көтәр

Тик без аны бик соң аңларбыз.

Менә бүген, хәзер сакламасак,

Җир планетабыз исән калырмы.

Саклыйк аны, тормыш бишегебезне

Зур галәмдә дә ул бит бер генә.

Миллиардлаган йолдыз көнләшерлек

Сафлансын, яшәрсен мәңгегә.