Саклыйк җиребезне.
- Подробности
- Автор: эльвира
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 07 Июль 2017
-
Просмотров: 651
Гиниятуллина Рязидя Фаруковна
Саклыйк җиребезне.
Минем туган ягым шундый ямьле,
Шунда үскән гади бала мин.
“ Бу матурлык башка җирдә юк”,- дип
Уйлыймын да горурланамын.
Табигате матур, һавасы саф,
Халыклары тынгы белмиләр.
Килгән кунаклар да исе китеп,
Телгә алып, мактап сөйлиләр.
Ишек алларында яшел чирәм,
Шатланыша тавык-чебиләр.
Су буенда каз- үрдәкләр йөзә,
Болыннарда атлар йөриләр.
Алсу, кызыл, матур чәчәкләрдә
Күбәләкләр уйнап очалар.
Агачларда кошлар шатланышып,
Үзләренең җырын сузалар.
Нишләр идек икән, таң алдыннан
Өзелеп сайрамаса сандугач?
Сындырылган ботакларын күреп,
Әрнеп елар иде алмагач.
Бик күңелсез булыр иде безгә-
Ишетмәсәк чишмә тавышын.
Яшәүнең һич мәгънәсе булмас,
Күрә алмасак кояш баешын.
Саклыйк җирне, аның байлыкларын,
Җитсен өчен гомер буена.
Җаным тыныч булыр, бу байлыкны
Калдыра алсак килер буынга.



