Шәвәли күлгә бара...
- Подробности
- Автор: Фанзия
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 07 Июль 2017
-
Просмотров: 550
Алабуга муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе « 4нче гимназия »
Республика иҗади конкурсы “Планетаны үзебезнең кулларыбыз белән саклыйк”
Юнәлеш Әдәби иҗат - шигырь (татар телендә)
Категория Уртача яшьтәге катнашучылар
төркеме (5-8 сыйныфлар)
|
Шәвәли күлгә бара... (Шәүкәт Галиевкә ияреп) |
Эшне башкарды: Комиссарова Виктория Геннадий кызы,
8 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Комиссарова Фәнҗия Гавис кызы,
югары квалификацияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Алабуга, 2017 нче ел
Татарстан Республикасында 2017 ел - Экология
һәм җәмәгать урыннары елы уңеннан
Шәвәли күлгә бара...
(Шәүкәт Галиевкә ияреп)
Шәвәли күлгә бара,
Шикәрен суга сала.
Балыклар тиз үссеннәр,
Ширбәтле су эчсеннәр.
Күлнең суы баллана,
Бар балыклар шатлана.
Нинди матур тамаша,
Җыр ,биюләр башлана.
Чуртан матур көй суза,
Ташбашлар әйлән уйный,
Аларга бик кызыгып
Акчарлак очып йөри.
Рәхмәт әйтә малайга
Күлдәге бөтен халык.
Сокланып табигатькә
Яшәсен күлдә балык.
Чиста булсын һәр сулык,
Янында агач үссен.
Теләгән һәр кешегә
Ятып эчәрлек булсын!
Нинди яхшы күңелле
Шәвәлиләр бар бездә.
Тирә-як матурлыгы
Шул балалар кулында.
Шәвәли күлгә бара,
Сәламен суга сала.
Яшәгез сез дускайлар,
Эчегез сез сукайлар!
Булсын иде һәр малай
Шушы изге теләктә.
Яшәр иде кояштай
Табигать киләчәктә!



