Участвует: МБОУ «Именьковская СОШ» Лаишевского муниципального района РТ
Зиятдинов Данил Дамирович, 2 класс
Руководитель: Мухаметзянова Г.М., учитель начальных классов.
Үз итик табигатьне!
Без- табигать балалары-
Уллары һәм кызлары.
Булыйкчы табигатьнең без
Кайгыртучан дуслары.
Ул барыбызны ашата,
Саф һавасын сулыйбыз,
Тик аны саклау турында
Нишләптер, аз уйлыйбыз.
Пычратабыз сулыкларын,
Чүп- чарлар таратабыз,
Ә үзебез ял итәргә
Бигрәк тә яратабыз.
Коега төкермә, диләр,
Суын үзең эчәрсең!
Үзең утырган ботакны
Кисмә, егылып төшәрсең!
Пычратмыйк без табигатьне,
Саклыйк аның байлыгын!
Ул да безгә үпкәләмәс,
Яхшы булыр саулыгың!
Агачлар күбрәк утыртыйк,
Сафлансын һавалары,
Чишмәләрдән сихәт алсын
Өлкәне, балалары.
Мәрхәмәтле булыйк, дуслар!
Үз итик табигатьне!
Ямьләндерик тирә- юньне,
Саклыйк булган нигъмәтне!