Печать
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Гумерова Фания Гарафетдиновна, учитель математики

МБОУ"Среднепшалымская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района РТ

Ярату гына  аз!Сакла аны!

Табигать бозыла, диләр.

Ул ник үзгәрә микән?!

Әле яңгыр явып үтә,

Хәзер әнә кар төшә...

Каеннар саргаештылар,

Аннары корыдылар.

Үскән матур полосалар

Карадан  коелдылар...

Табигать нигә шаяра?

Үпкәсе бармы әллә?

Сакчыл карашта бул безгә,

Дустым,  диюе әллә?

Нәтиҗәсе шул була, дип

Әллә кисәтүеме ?

Ел да агачлар корыса,

Тирә-юнь шыксызланыр,

Кошлар бөтенләй сайрамас,

Алар оя да кормас.

Монда яшеллек юк, диеп

Кире әйләнеп кайтмас,

Туган якта ямь тапмас.

Бөҗәкләр дә үрчемәсләр,

Чәчәкләр серкәләнмәс.

Чәчәктән чәчәккә кунып,

Күбәләкләр биемәс.

Кош-корт,киек-җәнлек -

Барчасы юкка чыкса?

Нәрсә булыр,уйлан, дустым,

Тизрәк җавабын әзлә!

Эшкә кереш!Зыян салма!

Дус бул, табигать белән!

Ярат аны! Бу гына аз!

Сакла, чүпләмә, зинһар,

Табигать ул - бик юмарт

Өстәле тулы –нигъмәт.

Аның белән булсаң дус,

Сыйда яшәрсең рәхәт.

Табигать белән гармониядә

Булып яшәсәк кенә :

Табигать безгә көч бирер!

Сәламәт буын килер.

Җиребезгә ямь биреп,

Илебезгә дан булып,

Гомер итәрбез тыныч!

Гомәрова Фәния  Гарәфетдин кызы. Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбе.