Табигать могҗизалары
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 22 Июль 2017
-
Просмотров: 835
Гаврилова Гульнара Фаридовна,воспитатель
МАДОУ "Центр развития ребенка-детский сад №98 "Планета детства"
Табигать могҗизалары
Борын-борын заманда түгел, эле хәзерге вакытта яшәп ята бер авыл. Аны “Кадерле” дип атыйлар. Уйлап карасаң, бу авылның исеменә бик күп мәгънә салынган икән. Анда туып – үскән, яки инде аннан чыгып китеп читтә яшәгән кешеләренә дэ бик кадерле ул авыл. Алар әле дә булса, үзләре уйнап – тәгәрәп үскән тау буйларын, аллы – гөлле чәчәкле болыннарын, челтерәп аккан сап-салкын сулы, кечкенә чишмәләрен, җәй көннәрендә балык тотып, иреннәре күгәргәнче су коенган, инешләрен сагыналар. Бераз гына буш вакытлары булса, туган авылларына кайтып, яз көнен зарыгып көтеп алган, сыерчыклар сайравын тыңлыйлар. Иртән торып чыккач сандугачлар, тургайлар сайравын тыңлап хозурланалар. Андагы моң, андагы аһәң, аны сөйләп кенә аңлатып булмый, аны узен тыңларга кирәк.
Менә авыл уяна, этәчләр кычкыра, тавыклар кытаклый, сыерлар мөгри, аларны хуҗабикәләре шифалы, җылы сөтләрен салгач, болынга, көтүлеккә куалар, ә сөтләре, каймаклары белән балаларын, оныкларын сыйлыйлар. Ә болында, нинди генә үләннәр, чәчәкләр үсми: тукранбаш, сап-сары кояш чәчәкләре, кашкарыйлар, алдегет чәчәкләре, ләлә һәм ал-шәмәһә, кызыл кыңгырау чәчәкләр. Кешеләргә бу чәчәкләр мәңге шулай аларны сөендереп, хушландырып торырлар кебек иде.
Ә бер көнне кояш та вакытында чыкты, кошлар да сайрап торды. Булат белән Айнур көтү көтәләр иде. Тау буендагы, ерганак янында йөнтәс койрыклы бер төлкенең ике куян малаен ничек итеп алдарга азаплануын күзәтә башладылар. Ерганакның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып үзе белән ияртеп китмәкче була. Шулвакыт бөтен күк йөзен болыт каплады. Кояш болытлар артында калды. Бөтен җирдә тып-тын булды. Кинәт... бик көчле күк күкрэде. Бал кортлары, кырмыскалар, башка бөҗәкләр, үләннәр яфраклар астына постылар. Ә куян малайларының, уйнаулары уйнау иде, уйлап та бирмәделәр.
Чәчәкләр дә кайсылары таҗларын йомдылар. Кайсылары башларын иделәр. Тукранбашлар гына башларын горур тотып: “Барыбыр җиңелмибез!”- дип, җирдә тирбәләләр иде. Кыңгырау чәчәге тукранбашка әйтте: “Кил мондарак, хәзер яңгыр ява, мин сине кыңгыравым белән каплап торырмын” – диде. Тукранбаш тыңламады, ул горур иде. “Егет башым белән, мин кыңгырау чәчәге астына качыйм мени?” – дип уйлады.
Бик көчле яңгыр башланды. Ерганактан ташу акты. Ул юлында очраган бар нәрсәне: үләннәрне, чәчәкләрне – үзе белән юып, агызып елгага алып төшеп китте. Бу яңгыр гына түгел, гарасат булды.
Бераздан болытлар узды, ялт итеп кояш чыкты. Шулвакыт, Булат белән Айнур ерганак буенда, төлке койрыгына ябышкан, үзләре лычма су булган, ике куян малаен куреп, шак каттылар. Аларга якын бара башлагач, өчесе дә өстләрендәге суны кактылар да, урманга кереп качтылар.
Яңгыр туктагач, кыңгырау чәчәге кыңгыравын ачып, дусты тукран башны эзләде, ләкин тукранбаш янәшәсендә юк иде. Аны көчле яңгыр ташкыны юып алып киткән иде. Шулчак, кыңгырау чәчәк: “Эх, шулвакыт мине тыңлаган булса, ул исән булыр иде”- дип, моңаеп башын иде. Шушы вакыйгадан бирле, дустын сагынып, башын иеп, җай гына, җилдә тирбәлә.
Табигатькә афәт килде. Ә менә сандугачлар, тургайлар тик кенә очып йөрмәделәр. Алар юкка чыга язган чәчәкләрнәң орлыкларын урман буйларына алып килделәр.
Икенче елны тагын яз килде. Ул орлыклардан чәчәкләр үсте, әммә алар болыннарда түгел, тау буйларында. Кешеләр Кадерле авылларына кайткач, тауларга менеп, авылга сокланып, чәчәкләрен күреп куаналар.
Хәзер инде кешеләр үз бакчаларында төрле-төрле чәчәкләр үстерәләр. Ул чәчәкләр аларның күзләрен иркәли, ләкин күңелләрен җылытмый. Чөнки аларга табигать үзе тудырган хозурлык кирәк.
Болыннарда, тауларда йөргәндә чәчәкләрне җыеп бетермәгез. Киләсе буыннар да күреп соклансын, хозурлансын.
Табигатькә чыккач, мин бер тавыш ишетәм: “Дус яшәгез, табигатьне саклагыз!” Бу тавышны, шул матурлыкны тоя белүче, һәркем ишетсен иде.



