Җир- Ана
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Җир- Ана.

Табигать ул безнең – олы тормыш.

Табигатьсез яши алмыйбыз.

Эчәр суым,ашар икмәгем ул

Җир –ананы  – шуңа саклыйбыз.

Челтерәп аккан чишмә тавышлары,

Сандугачның өзелеп сайравы.

Илһам алам урман буйларында.

Аланнарда йөрим көн буе.

Басып торам елга ярларында...

Ә янында аның чүп-чарлар.

Кемнәр ташлый,кемнәр мыскыл итә?!

Җир – ананы кем соң, дәвалар ?

Урамнарда янган учак кала

Дөрләп китәр бит ул  берзаман.

Алдын-артын уйлый белмиләр шул

Күңел сыкрый,күздә яшь һаман .

Яз җитүгә зифа каеннарның

Бөреләре үрелә кояшка...

Саклыйк әле табигатьне!-диеп

Язып куыйк әле һәр ташка.

Табигатьсез кеше – ятим бит ул.

Хөрмәт белән карыйк без Аңа.

Үткән буын саклаган бит аны

Без дә саклыйк, ул бит Җир-Ана.

Стихотворение “Җир -Ана”

Гарипова Раниля Рамилевна,7 лет

МБОУ “Большеменгерская ООШ”

Руководитель: Хуснутдинова Гулия Камилевна

У вас нет прав для создания комментариев.