Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Файзуллина Зарина Айратовна, 9 класс

Якубова Наиля Габдрахмановна

учитель татарского языка и литературы

МБОУ школа №70 Кировского района города Казани

Хәтирәләр чоңгылында

Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез,

Аерылсагыз туган илләрдән...

Әлеге җыр сүзләре Маратны сискәндереп җибәрде. Ул үзе дә сизмәстән моннан күп еллар элек, аның белән булып үткән бер вакыйганы исенә төшерде.

          Балачагында бабасыннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый иде Марат. Су коенырга барсалар да, балыкка китсәләр дә аларны табигать кочагында аерым гына күрергә мөмкин түгел. Телевизор карап тик утыруга караганда,  мең сорау биреп, тинтерәтеп бетергән оныгы белән бергә булуны ак сакыллы карт кирәгрәк саный иде.

Күңелләрне җилкендерә торган август иртәсендә алар, бабасы белән икәве, кулларына әллә ни зур булмаган кәрзин тотып, урманга киттеләр.  Малай яшь колынчак кебек бабасының әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып сорауларын яудыра. Карт исә, олы бер түземлелек белән, барысын да бәйнә-бәйнә аңлата. Гөмбә җыю, Марат өчен әле яңа гамәл булса да, бабасы берничә агулы гөмбәне күрсәткәч, малай ашарга яраклыларын тиз таный башлады. Гөмбә җыю шактый гына уңышлы үтте. Тулы кәрзиннәрне күтәреп урманны чыкканда, Маратның күзе моңа кадәр күрмәгән искиткеч матур чәчәккә төште. Шулчак ул бабасына:

-        Кара әле, бабакаем, нинди матур чәчәк! Мондый матур чәчәкләр әкиятләрдә генә үсә дип белә идем мин! Искиткеч!

-        Матур шул, улым, бик матур.

-        Бабай, әйдә без аны бакчабызга алып кайтып утыртабыз. Мондый матурлыкны күргәч, әбинең исе китәчәк. Ә күрше Галимә әбинең күзе маңгаена менәчәк...

Малай башлаган җөмләсен дә төгәлләргә өлгермәде, бабасы:

-        Балакаем, тия күрмә! Мин аларны бик күп еллар күзәтәм инде. Бик акырын үрчи ул чәчәк, нәзберек нәрсә, күрәсең. Аның матурлыгына кызыгып өзүчеләр аркасында хәзер бик сирәк җирдә үсә дә инде ул. Һәр үсемлекнең, һәр чәчәкнең үзе урыны бар, балам. Аларны күчереп утыртсаң, башка туфракта үсеп китмәскә мөмкин...

Малай бабасының сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде, аның бу чәчәкне үз бакчаларында үскәнен күрәсе килде.  Ничек матур бит, урам буйлап үткән һәр кеше сокланып китәчәк. Аннары дус малае Гатага күрсәтеп мактансаң да яхшы булыр иде. Әлеге хис аны тулысы белән биләде. Елап диярлек сорап, бабасын күндерде  Марат. Картның бер генә дә күңеле тартмады, шулай да оныгына “юк” дип әйтә дә алмады.

Өйгә кош тоткан кебек кайтты Марат. Юл буе бабасына әлеге чәчәкне бакчаның әле бер, әле икенче почмагына утыртырга тәкъдим итте. Кайткач та, табын артында да, йокларга ятканда да Маратның телендә шул чәчәчәк кенә булды.

Иртәгесен йокысыннан торып  күзен дә ачмастан, бакчага йөгереп чыкты ул. Чыкса, үз күзләренә үзе ышанмады малай, чәчәк башын җиргә салган.

-        Бабай! – дип ачыргаланып кычкырды малай, - ни булган минем гөлемә?

-        Нигә шулай кычкырасың, улым. Шиңгән синең чәчәгең, үскән җиреннән аерып алганга сулган. Мин бит сине кисәттем. Гөлләр генә түгел хәтта кешеләр дә туган-үскән җирләреннән аерылгач сулалар, туган илләрен сагынып саргаялар. Чәчәгең дә урманын сагынадыр.

Марат бабасының әйтеп бетергәнен дә көтмичә, күз яшьлләрен сөртә-сөртә бакчаның кеше күп йөрми торган аулак почмагына таба йөгерде. Бу мизгелдә аңа урманын сагынып, җирдә шиңеп ятучы чәчәк бик кызганыч иде. Ә бит нинди өметләр белән алып каткан иде ул аны. Хәзер инде берәү дә күрмәячәк, соклана алмаячак, бигрәк тә Гатага мактана алмаячак... Озак елады малай, көне буе кәефсезләнеп йөрде, әллә ничә тапкыр килеп чәчәккә су да сибеп карады, тик барысы да файдасызга.

... Күптән үткән вакыйга булса да, бу хәлләр Маратның күңелендә тирән эз калдырган булып чыктылар. Менә хәзер үзе судент булып, туган йортыннан аерылып, ыгы-зыгылы Казанга килгәч кенә бабасының ул чакта әйткән сүзләренең мәгънәсенә төшенә башлады.  Сагындыра икән шул ул туган-үскән җир дигәннәре. Ә җырны исә, күрше бүлмәдә генә яшәүче моңлы тавышлы Саба кызы Гөлия башкара иде.