Шаймарданова Муслимя Габдулхаевна, Учитель татарского языка и литературы, Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа»
Җир турында әкият
Шәймәрдәнова Мөслимә
|
1)Борын-борын заманда Кояш балкымаганда, Ай һәм йолдызлар күктә Нур чәчеп тормаганда, Котыптай суык җиһан Әле караңгы булган. 2)Ул вакытларда җирдә Бернәрсә дә булмаган: Таулар да калыкмаган, Елгалар да акмаган, Җир үзе дә дөньяга Әле тумаган булган. 3)Ләкин ул чакта инде Бөек көч булган, диләр, Юктан бар итә белүче, Кирәксә - юк итүче, Кирәксә – җан өрүче Илаһи бер көч икән. 4)Шул караңгы җиһанда Бөек көч тарафыннан Без хәзер белә торган, Без хәзер яши торган, Ләкин башка төрлерәк Яңа тормыш корылган. 5)Иң беренче, дөньяны Яктыртып тору өчен, Җылытып тору өчен, Кояш кабызылган, ди, Аңа ярдәмгә тагын Йолдызлар кабынган, ди. 6)Кояш тирәли сигез Сәйлән-шарлар тезелгән, Бары үз юлы буйлап Әйләнеп йөри икән, Әйтерсең лә бу шарлар Уйныйлар әйлән-бәйлән. 7) Тиздән шарларның берсе - Кояштан өченчесе Башкалардан күрепме, Ялкын-уттан сүрелгән, Сары төсен үзгәрткән Һәм зәңгәрдән киенгән. 8)Җир дип аталган шарны Бөек көч бүләкләгән: Зәңгәрсу бу шарны ул Һава-юрганга төргән, Туфраклы урыннарын Яшел төскә бизәгән. 17) Күп еллар кояш нурын Күрмәсә дә Җир үзе Көчле хайваннар анда Нәселен калдыралган, Түземнәр генә җиңгән Табигать сынауларын. 18) Салкыннан күп җәнлекләр Юк булган, тик шулай да Җылы тунга төренгән Җанварлар исән калган, Төрле-төрле кошларны Каурыйлары саклаган. 19) Киткән Суык, шул вакыт Кабат килгән җылы көн: Кар тауларны эретеп, Юмарт Кояш җылыткан, Җирне яшәртеп, ямьләп, Ләйсән яңгырлар яуган. 20) Гүзәллеккә төренгән Саф сулы, яшел тунлы Шат Җир өстенә кабат Җанлы зур тормыш кайткан: Суда – балык, җирдә – киек, Һавада кошлар очкан. 21) Җиләк-җимешләр үскән, Ашлык шаулаган уңып, Ач булмаган кошлар да, Тук булган шуңа киек, Балык суда уйнаган, Кинәнгән бар тереклек. 22) Иркә җилләр искәннәр, Язларын алсу таңда, Җирнең битен җәйләрен Юып яуган яңгырлар, Кышын саклаган аны Ап-ак кардан юрганнар. 23) Көннәре шулай үткән Киек, җанвар кошларның, Җир әйләнгән күчәрдә Онытып кайгыларын, Белмәгән киләчәктә Ул ниләр булачагы. 24) Килгән бер шундый вакыт: Бөек көч тарафыннан Җир өстенә балчыктан Адәм - зат яратылган, Аңа иптәшкә янә Һава да бар ителгән. 25) Җәннәт-бакчадай Җирдә Бу икәү бергә булган, Алар мәхәббәтеннән Бик күп балалар туган, Һәм бәхетле Җир өсте Шат авазларга тулган. 35) Ә Җир балаларына Әле бик сабыр булган: Кышны – яз алыштырган, Җилдә урман шаулаган, Суда – балык, җирдә – киек, Һавада кошлар очкан. 36) Комсызланган кешеләр Җир биргән нигъмәтләргә Рәхмәтле булмаганнар, Бөек көч биргән акылны Тик үз мәнфәгатьләре Өчен файдаланганнар. 37) Табигать биргән байлык Саксыз тотыла биргән: Елгалар бүәлгәннәр, Урман, агач киселгән, Болыннар сукаланган, Җир өсте теткәләнгән . 38) Тимер, алтын эзләгән – Тау-ташларны актарган, Җир куенына кереп Кара алтын чыгарган, Аның янәшәсеннән Зәңгәр ягулык тапкан. 39) Һаман сабыр булган Җир, Байлыгын кызганмаган, Төтенгә тончыкса да, Сулары болганса да, Кара туфрагын ертып Тимер атлар йөрсә дә. 40) Һаман сабыр әле Җир, Дәрьялары пычранып, Су кошлары, җанвары Кавемләп кырылса да, Урмансыз калган киек Ризык табалмаса да. 41) Авырып киткән, ахры, Җир бу вәхшилекләрдән: Тетри аның тау-ташы, Гүя тетри йөрәге, Йөзен юарга тели - Давыллы күз яшьләре. 42) Ник аңламый соң Кеше Җир-ананың хәлләрен, Табигый гарасатлар Юктан гына түгел лә, Әллә соң, иркәләнеп, Ул бозылып беткәнме? |
9)Башкалар кебек бу шар Иярчен – дуслы булган, Кече туганы аның Тик ком-ташлардан торган, Кояш нурларыннан ул Яктырып, балкып торган. 10)Ай-иярчен белән Җир Һич кайгы күрмәгәннәр, Кояш җылысын тоеп, Якты нурда коенып, Куеп иңнәрне иңгә, Тату, дус яшәгәннәр. 11) Ни өчендер Җир шарын Бөек көч бик яраткан: Зәңгәрдән су ясаган, Яшелдән – урман, болын, Ак кар белән каплаган Котып дигән урынын. 12) Тау-ташлар да ясаган Көрән, кызыл төсләрдән, Җәелгән киңлекләргә Сары комлы чүлләр дә, Сөенеп гүзәллегенә Җир бәхетле яшәгән. 13) Тик җансыз булган әле Бу самими матурлык: Сайрамаган кошлар да, Суда йөзмәгән балык, Тау, чүл, болын, урманда Булмаган киек-җәнлек. 14) Килгән бер көн һәм Җирдә Бөек көч тарафыннан Үз урынын белеп кенә Җанварлар тудырылган: Суда – балык, җирдә – киек, Һавада кошлар очкан. 15) Рәхәт булган кош-кортка, Җирдә иркенлек, муллык, Белмәгән әле алар, Корылык яки ачлык, Шулай яшәп ятканда Килгән, ди, бозлы Суык. 16) Бөтен җирне ап-ак кар, Зәңгәр бозлар каплаган, Яшел урман, болыннар, Гөлсахралар калмаган, Урман, таулар өстендә Кар-бураннар уйнаган. 26) Бөек көч тарафыннан Адәм-зат бүләкләнгән: Аның балаларына Акыл һәм көч бирелгән, Җирдә чын хуҗаларча Яшәү рөхсәт ителгән. 27) Саф һава, зәңгәр сулар, Яшел болын, урманнар, Биек таулар, диңгезләр, Ком чүлләре, сахралар - Үз өстендә нәрсә бар Барын биргән Җир аңа. 28) Үзенең балаларын Җир-ана бик яраткан: Һәрберсенә ризыктан, Судан өлеш чыгарган, Барча җан иясенә Яшәргә урын булган. 29) Адәм белән Һаваның Күп булган балалары, Ыру-кавемнәр тиздән Бар Җиргә таралганнар, Соңрак адәми затлар Кеше дип аталганнар. 30) Акылы, көче белән Күпкә ирешкән Кеше: Яңгырдан сакланырга Түбә, дивар ясаган Суыктан курыкмаган – Җылы учагын яккан. 31) Әзер җиләк-җимешкә Риза булып калмаган: Ашлык чәчкән һәм җыйган, Кош-киекләр аулаган, Чиксез киң далаларда Мал көтүләре йөргән. 32) Йортлар төзегән Кеше Агачтан, соңрак – таштан, Тиздән Җирдә беренче Калалар пәйда булган, Шәһәрләр үзәгендә Зур базарлар кайнаган. 33) Төзелгән мәмләкәтләр - Төрле-төрле дәүләтләр, Кеше акылы белән Җир өсләре чикләнгән, Кавемдәшләр берләшеп Илләргә бүлгәләнгән. 34) Бу дәүләтләр үзара Яхшы күршеләр кебек Тату яши белмәгән, Шуңа сугышлар булган, Шәһәрләр җимерелгән, Кабаттан торгызылган. 43) Гавам онытканмы соң Бабаларыннан килгән Кануни тәртипләрне? Ник аңларга теләми Ул үзе дә табигать Баласы икәнлекне? 44) Җирдә, суда, һавада - Кеше, хәтта космоста Оча Җирне әйләнеп Ул ясаган очкычлар, Төшә диңгез төбенә Ул ясаган кораблар. 45) Шуңа, ахры, Кешедә Эреләнү, кәпрәю, Бит ул ясаган тимер Бөтенесен булдыра, Мең атны йөгәнли ул Бер ачкыч борып кына. 46) Җирне тишеп май ала, Шул нефтьне эшкәртеп, Завод-фабрикаларда Төрле җиһазлар ясый, Ул завод калдыклары Табигатьне агулый. 47) Агулы сулар һава, Агулы эчәр сулар, Агулы хәтта кырда Үстерелгән ашлыклар, Агулаган Кешенең Акылын фани уйлар. 48) Уйламый иртәгәсен, Бүгенге белән яши, Кешелекнең үсешен Техника белән бәйли, Асыл көч табигатьтә Икәнен ул аңламый. 49) Кешенең кылганнары Шаяру-шуклык түгел Икәнен Җир белә, тик Әле кичерә бирә: Булмасын иде берүк Зур хәвеф-хәтәр генә. 50) Бөек көч саклый Җирне, Әле Кояш җылыта, Ул һаман да әйләнә - Кышны яз алыштыра, Суда – балык, җирдә – киек, Һавада кошлар оча... |