Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Название работы

Муниципаль бюджет гомуми белем учрежлениесе “Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе”

Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы

Эссе

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия          

                 Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия                                  

Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.  Бу фактор-лар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим. Моның өчен халык педагогикасына таяну зур роль уйный.

Берничә дистә еллар буена, күп кенә милли традицияләребез юкка чыгу белән беррәттән, халык экологиясенә дә игътибар кимеде, ә бу исә табигатькә кеше тарафыннан тискәре йогынтының артуына китерде.

 Әби-бабаларыбыз табигатьне ничек саклаган соң? Милли мирасның бер өлешен тәшкил иткән халык экологиясен без әдәбият  дәресләрендә файдаланырга тырышабыз. Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан. Әкият, мәкаль, әйтем, сынамыш һәм табышмакларда күп кенә экологик мәгълүмат бирелгән. Бу чыганакның төп өстенлеге шунда: белемнәр балаларга мавыктыргыч рәвештә җиткерелә.

 Дәресләрдә халык авыз иҗатының бар төре булган табышмакларны еш кулланабыз. Аларның күбесе еш очрый торган табигать күренешләренә багышланган, яки табигый җисемнәргә хас үзенчәлекләр турында. Табышмаклар балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, дәресне җанландыра, укучыларның активлыгын күтәрергә ярдәм итә. Табышмакларны теләсә кайсы дәреснең уңайлы моментын табып файдаланырга була. Аларны кулланып кроссвордлар  төзергә була.      

 Халык авыз иҗатының икенче бер төре - мәкаль. Кыска, ләкин хикмәтле сүзләр белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрне бер буыннан икенче буынга җиткергән; шуңа күрә күпчелек аны “ата-баба сүзе” дип йөрткән. Мәкальләр арасында табигатькә багышланган һәм экологик тәрбияне күз алдында тотканнарын сайлап, дәресләрдә куллану, аларның асылын укучыларга җиткерү дәреснең нәтиҗәлелеген  күтәрә, аларда игелекле эшләр башкарырга омтылыш уята. Мәсәлән,”Суга сусаган - чишмә әрчегән”, “Агач утырткан - ага булган”, ”Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса ни белән юарсың?” һ.б. шундый мәкальләрдән файдаланабыз.

Сынамышларны да шулай ук киң кулланырга була. Әйтем һәм сынамышларны балаларның хәтеренә сеңдерү өчен бу эшне экологик лото рәвешендә дә оештырабыз.

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре бик күп булса да, дәрестә аларның бик аз өлеше генә өйрәнелә. Алар белән таныштыруда сыйныф һәм сыйныфтан тыш тәрбия формалары ярдәм итә. Болар рәтендә сыйныфтан тыш уку, китап укучылар конференциясе,бәхәсләр кичәсе, әдәби –музыкаль кичәләр, түгәрәкләр язучылар белән очрашу керә. Балаларның фольклор буенча гыйлемнәре  көндәлек тормышта, үзара  һәм  өлкәннәр белән  аралашу, халык  иҗаты  әсәрләрен  мөстәкыйль уку , фильмнар карау, сәнгать  әсәрләре белән танышу  процессында  тулылана  бара.

Халык авыз иҗатын өйрәнү уңае белән сыйныфтан тыш язма эшләр үткәрү дә зур әһәмияткә ия. Язма эшләр өчен  “Әкиятләрнең тәрбияви роле “, “Мәкаль-тәрбия чыганагы “, ” Табышмак-зиһен ачкычы “, ” Бәетләр-тарихи чыганак “ һ.б. шундый темалар алына.

Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары күп. Мәсәлән, кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәре, Сөмбелә, Карга боткасы һ.б. Без бу бәйрәмнәрне табигатьтә, урманда уздырырга тырышабыз. Мондый бәйрәмнәр белән танышу ерак бабаларыбызның табигать белән бер бөтен булып яшәгәнәрен күзалларга ярдәм итә.

 Татар теле дәресендә дә экологик белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, ел фасыллары, үсемлек, жәнлекләр, табигатьне саклауга багышланган диктант, изложение, иншалар яздыру балаларда табигатькә, кошларга сак караш һәм  кайгыртучанлык тәрбияләү.

 Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, экологик проблемаларның иң зурысыннан түгел, ә көн саен очрый торган әйберләрдән башласаң дөресрәк булыр. Дәресләрдә изложение һәм диктантлар өчен текстлар сайлаганда табигать байлыклары, алардан кешенең ничек файдалануы турындагы текстлар бик үтемле. Мәсәлән, 7 сыйныфта  “Ык елгасы” дигән текст буенча диктант язабыз. Диктантка кадәр  “Татарстан елгалары” дигән темага әңгәмәләр үтелә,  “Ни өчен Иделнең хәле елдан- ел авырая?” дигән сорауга да җавап эзләнә.   “Дару үләннәре” дигән темага  шигырьләр язып киләләр. Шигырьләрләрендә үләннәрнең кеше өчен никадәр әһәмиятле булуларын чагылдырырга тырышалар.   
        Шулай ук татар теле дәресләрендә гади һәм кушма җөмләләрне өйрәнгәндә үзләренең  дуслары этләр, песиләр, аквариум балыклары турында  хикәя язу да уңай нәтиҗәгә китерә. 

Табигать куренешләрен тасвирлаган картиналар өстендә эш, газета- журнал материаллары- барысы да экологик тәрбия бирүгә ярдәм итә. Текстлар буенча эшне төрлечә оештырырга мөмкин: текстка исем куй, текст буенча план төзү, текстның ахырын яз, сораулар төзе һ.б.. 

  Экологик тәрбия буенча төрле эш алымнары куллану- табигатькә икенче төрле күз белән карарга, табигать өчен безнең дә җаваплы икәнебезне аңларга ярдәм итә.                                          Әдәбият:                                                                              1. Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия - мәңгелек фәлсәфә. Казан. Мәгариф нәшрияты 2001 ел.                                                                                                2. В.Х. Хаков. Татар әдәби теле тарихы. – Казан, КДУ нәшрияты, 1993.           3. И.Ә. Гафаров. Туган як мирасы. – Казан, 2004.3. Д.Ф. Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: метод.кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000.