Казандагы иң яхшы мәктәпләрнең берсе
- Подробности
- Автор: Гульчачак Айнуллова
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 1978
Дәреснең темасы: “Казандагы иң яхшы мәктәпләрнең берсе.”
Максат:
1.Лицей тарихы турында мәгълүмат бирү.
2.Телдән һәм язма бәйләнешле сөйләм телен, диалогик сөйләмнәрен үстерү.
3. Укучыларда үзләре белем алган уку йорты белән горурлану, биредә укыган күренекле шәхесләргә соклану, ихтирам хисе тәрбияләү.Тормышта үз юлыңны табарга өйрәтү.
Дәрес тибы: өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Дәреснең метод һәм алымнары: сорау-җавап, әңгәмә
Җиһазлау: мультимедиа проектор, презентация, биремле карточкалар, Р.Р. Нигъмәтуллинаның 10 сыйныф өчен “Татарча да яхшы бел”дәреслеге, Равил Бохараев “Шигырьләр җыентыгы” .
I.Оештыру өлеше (укучылар фикерен туплау, уңай психологик халәт тудыру)
II .Белемнәрне актуальләштерү. Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Барыбызга да күңел күтәренкелеге, уңышлар теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.
Дәреснең темасын билгеләтү.
-Тактада язылган сүзтезмәләргә игътибар итегез әле: алар арасында нинди бәйләнеш бар?
131нче мәктәп 1961 Кревер Наталья Самойловна (1961-1970)
131нче номерлы математиканы тирәнтен өйрәнү мәктәбе 1961-1992 Куприянов Юрий Николаевич(1970-1973)
131нче номерлы физика-математика мәктәбе 1992-1995 Малакаев Степан Яковлевич(1973-1977)
131нче номерлы физика-математика лицее 1995-2005 Савельев Иван Алексеевич(1977-2006)
131нче номерлы муниципаль белем бирү учреждениесе 2005-2009 Хәбибуллина Әлфия Блигвардовна (2006-хәзерге вакытка хәтле)
131нче номерлы муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе 2009
-Бу исемнәрне нәрсә берләштерә?
-Әйе , алар лицеебызның элеккеге исемнәре һәм җитәкчеләребезнең исемлеге.
-Димәк , без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
-Без укый торган уку йорты турында.
-Быел лицейга ничә ел булды.? (52)
-Хәзерге директорыбыз ничә ел эшли? ( 7) ( укучылар җавабы тыңланыла).
Өй эшен тикшерү. «Лицеебызның традицияләре» дигән темага кечкенә хикәя төзергә.
1 нче слайд. Лицей тарихыннан (бер укучы чыгышы тыңланыла,презентация карала).
Лицеебызга 1961 нче елда нигез салынган. Безнең лицей физика һәм математика фәннәрен тирәнтен өйрәнү лицее буларак билгеле. 2011 нче елда 50 еллык юбилеебызны билгеләп үттек. Ярты гасыр үтсә дә, мәктәбебез үз традицияләрен саклап килә.
Безнең укучыларыбыз бөтендөнья, халыкара һәм россиякүләм уздырылган олимпиадаларда, конференцияләрдә призлы урыннар алалар. Имтиханнарны һәрчак югары балларга бирәләр. Шулай ук лицей күләмендә оештырылган походларда да бик теләп катнашалар. Бу походлар миңа да бик ошый.
2 нче слайд. Көзге поход
“Алтын көз”дип аталган бу бәйрәмдә без теплоходларда Идел буенча сәяхәткә чыгабыз,“Студенцы”га барабыз. Анда төрле спорт ярышларын, кросс, туристик конкурслар уздырабыз. Һәр класс “Көзге табын”дигән конкурста үз өстәлен презентацияли.
3 нче слайд. Кышны озату бәйрәме
Бу бәйрәмдә без мәктәбебез белән “Имәнлек”кә чаңгы ярышына җыелабыз. Ярыштан соң таудан чанада шуабыз, кышны озатып, карачкыны яндырабыз, коймаклар ашыйбыз, җырлар җырлыйбыз. Шулай итеп, язны каршы алабыз.
4 нче слайд. Балаларны яклау көне
Безнең иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Бу бәйрәмне май аенда уздырабыз. “Балаларны яклау көнендә”иминлекне саклау(ОБЖ) дәресләрен искә төшерәбез: палаткалар җыю, учак ягу, шартлаткыч матдәләрдән саклану, яраланучыны коткару кебек ярышлар була. Нинди генә конкурслар юк монда!
5 нче слайд. Лицейчылар көне
Бу традиция әле яшь. Аңа 19 яшь кенә. Нәкъ шушы көнне лицеебызга яңа гына кергән укучыларыбызны үз сафыбызга алабыз, ягъни «лицейчылар» дип атый башлыйбыз. Алар безгә үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр, төрле ярышларда көч сынашабыз.
Безнең әле традицияләр бик күп: татар халык ашлары көне, сәнгать осталары концерты, “Көзге байлыклар”конкурсы, “Фәннәр атналыгы” исемле фәнни-гамәли конференция. Әлеге чараларда без бик теләп катнашабыз. Гомумән, бик күңелле яшибез.
III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.
Сүзлек өстендә эш. Яңа сүзләрнең мәгънәләре ачыклана, дәфтәрләргә яздыртыла.
Идарә җитәкчесе-начальник управления
Дәүләт эшлеклесе - государственный деятель
Чыгарылыш сыйныф укучылары- выпускники
Сәнгать эшлеклесе-деятель искусств
Идарә җитәкчесе- начальник управления
Эчке эшләр министры- министр внутренних дел
Хәзерлек курслары –подготовительные курсы
Югары уку йорты -высшее учебное заведение
Бердәм дәүләт имтиханы- единый государственный экзамен
6 нчы слайд.( Укытучы сүзе)
Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз.
Безнең лицеебызның горурлыгы булып чыгарылыш сыйныф укучылары тора. Аларның күбесе галимнәр, сәнгать һәм дәүләт эшлеклеләре. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында күренекле шәхесләр бик күп. Барлыгы 60 тан артык фән һәм дәүләт эшлеклесен тәрбияләгән безнең уку йортыбыз. Аларның кайберләре белән танышып үтик.
Равил Раисович Бохараев- драматург, шагыйрь, журналист һәм тәрҗемәче .
Альберт Харисович Гыйлметдинов- физика- математика фәннәре докторы, Татарстан республикасының элеккеге Фән һәм мәгариф министры .
Алисә Михайловна Галләмова-халыкара гроссмейстер, бөтендөнья шахмат олимпиадасында алтын медаль яулаган күренекле шахматчы.
Ренат Исламович Ибраһимов – Россиянең халык артисты, күренекле җырчы.
Морозов Олег Викторович- Россия президентының Эчке эшләр буенча идарә житәкчесе.
Хохорин Артем Валерьевич- Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры.
IV.Күнекмәләрне ныгыту. Текст өстендә эш уздырыла.
Равил Бохараев.
Күренекле драматург, шагыйрь, журналист һәм тәрҗемәче Равил Бохараев1951нче елда Казанның Яңа татар бистәсендә укытучылар гаиләсендә туа. Башлангыч белемне 18нче инглиз гимназиясендә ала, аннан 131нче математика лицеена күчә. Лицейда укыганда беренче шигырьләрен яза башлый. Казан университетының механика- математика факультетында укыган вакытта тәрҗемәчелек эшен дә башлый, әдәбият-иҗат дөньясы белән күбрәк мавыга. Безгә аның М.Җәлилнең, Г.Тукайның шигырьләрен тәрҗемә итүе билгеле, аларның иҗаты язучыны бик кызыксындыра.
Равил Бохараев -рус, инглиз, татар, венгер телләрендә язучы киң эрудицияле шәхес. Аның 30дан артык шигырьләр, прозалар китабы бар.Төрле телләрдә басылган бу китаплар чит илләрдәге укучыларга Татарстан турында мәгълүмат-белем бирәләр.
Аның күп кенә әсәрләре сәхнәләштерелгән. Мәсәлән, “Тимер борчак” пьесасы 2005 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында , ә “Апушның тылсымлы төшләре” Казан курчак театрында уйнала.
1990 елдан Равил Бохараев Англиядә яши. Шулай да Татарстан, татар әдәбияты һәм сәнгате белән һәрчак бәйләнештә яши . Аны Лондонга Бибиси хезмәтенә чакыралар. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул шунда яши. 2012нче елда Лондонда вафат була, аны Казандагы Татар зиратына күмәләр.
Равил Бохараев- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
7 нче слайд. (Текст өстендә эш уздырыла). Мин әйткән фразаларны “дөрес” яки “ялгыш” дип җавап бирергә.
1 Р. Бохараев шигырьләр генә язган. (ялгыш)
2. Ул 4 телне яхшы белгән. (дөрес)
3. Ул эшче гаиләсендә туа. (ялгыш)
4. Равил Бохараев Казанда вафат булган. (ялгыш)
5 . 1990 елларда Лондонда яшәми. (ялгыш)
6. Ул чит илдә яшәүчеләргә Татарстан турында мәгълүмат бирә. (дөрес)
7 . Пьесалары Тинчурин театрында уйнала. (ялгыш)
8. Башлангыч белемне 131 лицейда ала. (ялгыш)
9. Р. Бохараев 61 яшендә үлә. (дөрес)
10. Беренче шигырьләрен 18 инглиз гимназиясендә яза. (ялгыш)
8 нче слайд. Репликаларны татарча әйтү һәм -ер/-ыр өчен, ...чөнки конструкцияләрен кулланып җавап бирергә.
Спроси у друга, почему он выбрал наш лицей.
Спроси у друга, кем он хочет стать.
Спроси у друга,что ему нравится в нашей школе.
Спроси у друга, когда будет олимпиада по физике.
Спроси у друга, какие известные личности учились в нашем лицее.
9нчы слайд. Диалогны дәвам ит. Диалог тәкъдим итәм. Кайбер репликалар төшеп калган. Сез аларга җаваплар әзерләргә тиеш. (Биремне аерым битләрдә эшләтергә мөмкин).
- Минем сезнең мәктәпкә укырга керәсем килә. Миңа нинди фәннәрдән имтихан бирергә кирәк?
- ............
- Сездә әзерлек курслары бармы?
- ...........
-Сезнең мәктәбегезгә бөтен укучыларны алалармы?
-.......
-Укытучылар нинди?
-..........
-Конкурс зурмы? Бер урынга ничә кеше?
-........
-Ул дәүләт мәктәбеме?
- ..........
V.Йомгаклау. Димәк, яхшы мәктәп нинди була? (укучылар фикере тыңланыла, ахырдан слайдта укытучының вариантлары тәкъдим ителә).
1)Таләпчән, белемле укытучылар.
2)Бердәм дәүләт имтиханнарының югары нәтиҗәсе.
3)Югары уку йортларына керү-100% .
4)Заманча технологияләр кулланып укыту.
Дөрестән дә, без лицеебыз белән, бөек шәхесләр укыган йортта белем алуыбыз белән горурланабыз. Лицеебызга, әти-әниләребезнең йөзенә кызыллык китермичә, тырышып укырга һәм тормышта үз юлыбызны табарга тиешбез.
Рефлексив кабатлау.
-Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
-Нинди яңалыклар белдегез?
- 21 гасыр укытучысы нинди булырга тиеш?
VI. Өйгә эш бирү.
«Минем хыялымдагы лицей» дигән темага хикәя төзергә.
VII. Билгеләр дәрес барышында куела.



