Икмәк кадере
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
Алабуга муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
”Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге
3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Икмәк кадере” тексты өстендә эш.
(8 сыйныф рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес)

Шайдуллина Гүзәл Хатмулла кызы,
1 нче категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы

2013

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес
Тема: “Икмәк кадере” тексты өстендә эш.
Максат: “Икмәк кадере” тексты белән танышу;
Мәкаль һәм әйтемнәр өстендә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Җиһазлау: икмәк, карточкалар, тест

Дәрес барышы
1. Оешгтыру
-Исәнләшү
Исәнмесез! Хәерле көн!
Һәммәбезгә: сезгә, безгә.
Сәламәтлек һәм иминлек
Булсын һәрчак илебездә
- дежур укучы рапорты
11 Актуальләштерү
- Без алдагы дәресләрдә Җиңүнең бәйрәме турында сөйләшеп үткән идек. Әйе, ул зур бәйрәм һәм без аны һәрвакыт истә тотарга тиеш. Әйдәгез әле укучылар белемнәрне тикшереп алыйк. Моның өчен мин сезгә тестлар таратам.
Тест
1. Сугыш кайчан башлана?
2. Сугыш ничә көн дәвам итә?
3. Татарстаннан беренче Советлар Союзы Герое?
4. Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое, очучы хатын-кызлар?
5. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар арасында татарлар ничәнче урында?
6. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар арасында руслар ничәнче урында?
7. “Лачын кыз” исемле хикәя кемгә багышлана?
8. “Ватаным өчен” шигыренең авторы?
9. Сугыш кайчан бетә?
Ә хәзер укучылар, әйдәгез җыеп алыйк.
- Димәк, укучылар БВ сугышы кайчан башлана?
- Ничә көн дәвам итә?
- Кайчан тәмамлана?
БВ сугышы елларында бик авыр булган, хәтта бер телем икмәккә дә тилмереп утыручылар бик күп булган. Без алдагы дәрестә сезнең белән ипи турында сөйләшә башлаган идек инде. Бүген сүзебезне дәвам итәрбез. Өй эше итеп “Бер көндә” шигырен укып килергә бирелгән иде. Теләгән кешегә ятларга да мөмкин дигән идем.
- 1 укучы сөйли
- Бик яхшы,... . Бу укучылар гади генә шигырь түгел, ә шигырь- табышмак. Әйдәгез әле бергәләп исәпләп карыйк.
- Әгәр һәр гаилә көнгә йөз грамм ипи ташласа, бу йортта бер көндә күпме ипи әрәм була
- 1 катта 6 гаилә яши, 9 катлы йортта 54 гаилә була. Алар һәр көн 100 грамм ипи ташласа, барысы 5 кг, 400 грамм ипи әрәм була.
- Ә сезнеңчә, кыз искергән ипине кая куйган? (Үз фикерләрен әйтәләр)
- Ә сез искергән ипине кая куясыз?
- Ә нинди ашамлыклар пешерергә була?
- Берәр рецепт әйтегез әле.
Нәтиҗә ясала.
- Бик яхшы, укучылар. Әйдәгез хәзер “Икмәк кадере” тексты белән танышып үтик.
111 Яңа белемнәр бирү
- автор белән таныштыру
“Икмәк кадере” текстының авторы Афзал Шамов. Татар әдипләре сугыш елларында фронт газеталарында бик актив эшләгәннәр. Афзал Шамов Шәйхи Маннур, Абдулла Әхмәт һәм башкалар белән Калинин фронтында “Алга, дошман өстенә” газетасында эшли. Дәһшәтле сугыш елларында да аның кулыннан каләм төшми.
Без бүген аның “Икмәк кадере” тексты белән танышып үтәрбез.
- Текстны чылбырлап укыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз, аңлашылмаган сүзләрне билгеләп барыгыз.
- сүзлек өстендә эш
каткан-
уйнаучы-
типкәләп-
- сүзләрне тәрҗемә итү
- сүзтезмәләр төзү
- текстның эчтәлеген сөйләп чыгу (бер укучы русча сөйләп чыга)
V1. Физкульминутка.
Бирелгән схема буенча күзләрне ял иттереп алу.
V11. Алган белемнәрне ныгыту
Дәреслектәге күнегүләрне эшләү
14 нче күнегү, текстан табып укыгыз.
15 нче күнегү, бер- берсенә сораулар бирү
16 нчы күнегү, текстның эчтәлеген белдек. Малайлар икмәкне тибеп уйнаганнар. Алар дөрес эшләгәннәрме?
- Әлбәттә, дөрес эшләмәгәннәр. Әйдәгез әле, малайларга киңәшләр бирик.
Нәтиҗә ясала. Ипи бит ул – бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Җир йөзендә аннан да кадерлерәк нәрсә юк. Шуңа күрә, ипине таптамаска, әрәм итмәскә, чүп савытына салмаска, яныннан үтеп китмәскә кирәк.
V111. Өй эше бирү. Икмәк турында кечкенә генә хикәя язып килергә.
1Х. Йомгаклау. Дәреслектәге мәкаль һәм әйтемнәрне уку һәм тәрҗемә итү.
- Ипи – тоз – якты йөз.
- Шикәр, тәмле булса да, икмәкне алыштырмый.
- Иписез, тозсыз аш – ярты аш.
- Сез тагын нинди русча мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?
- Хлеб всему голова.
- Сез моны ничек аңлыйсыз?
- Ипи барысына да баш. Татар халкында бер нинди бәйрәм дә ипи тозсыз башланмый диярлек. Яшь парлар үзләренең тормыш юлларын да ипи тозны авыз итеп башлыйлар. Кунак килсә дә, табынга иң беренче булып икмәк чыга.
- Дәресемне Әхсән Баяновның “Икмәк “шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Ул өстәлгә чыга иң беренче,
Хуҗага көч, терәк,
Ә кунакка сый ул, хөрмәт, дан.
Икмәк.
Күп булса да рәвеше, мәгънәсе бер:
Бөтен тормыш килә икмәктән.

Икмәк – кирпеч төсле.
Аның көче-тәме белән
Дивар булып ташлар береккән.
Торып баскан өйләр, манаралар,
Чал калалар...
Дөнья-икмәктән.

Икмәк-Җирнең үзе төсле,
Түгәрәк.
Мәңгелектән килгән илбасарлар
Тырышканнар,
Тырышалар ашап бетерергә аны,
Телгәләп.

Икмәк – Җир, Су, Һава,
Кояш җылысы булып
Җңгән ул күктән.
Икмәк – синең йөрәк, әткәң синең, әнкәң,
Тормыш – икмәктән.

Син – Кеше
Синең кулда – икмәк,
Синең кулда – сөю, хөрмәт, дан.
Синең кулда – Тормыш!
Нык тот аны-
Дөнья яратылган көчтән,
Икмәктән.
X. Билге кую.

У вас нет прав для создания комментариев.