«Минем җәйге ялым»
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 30 Сентябрь 2023
-
Просмотров: 675
МБДОУ Алексеевский детский сад №1 «Ромашка» Алексеевского муниципального района РТ
Гатина Гульфия Гайнулловна
Литературное творчество - эссе
Эссе «Минем җәйге ялым»
Җәй – искиткеч матур ел фасылы! Мин балалар бакчасында татар телен өйрәтүче тәрбияче булып эшлим, шуңа күрә җәйге ялларым да шул вакытка туры килә. Җәй көне ял итү – ул үзенә күрә бер серле могҗиза.
Таң ата. Кояш нурлары тәрәзәгә карый. Иртән йокыдан уянасың. Тәрәзәдән урамга карыйсың: ә анда - тулы бер дөнья. Кояш нурлары сине иркәләп, урамга чакыра. Иртәнге саф һава. Нинди рәхәт! Агачларга кунып сандугачлар сайрый, аларны күреп алырга бик авыр. Сандугач – күренми торган һәм бик сак кош.Гәүдәгә бик гади күренсә дә, аның тавышы гаҗәеп матур.Тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Ләкин, сандугачны йокысыннан бик иртә торган , яисә соң яткан кешеләр генә ишетә ала. Шуңа күрә мин иртән иң беренче бакчага чыгам. Аларның илһамланып сайраганнарын тыңларга яратам. Көндезләрен сандугач сайрамый.
Әнә, сыерчык оясыннан сыерчык балаларының шатлыклы тавышлары ишетелә. Инде әтәч тә торган, ул бар дөньяга матур итеп “Кикрикүк!” дип кычкырып, сәлам бирә. Тавыкларын, нәни чебиләрен үз янына дәшә. Ә чебиләр, яшел , йомшак чирәмдә берсен – берсе уза – уза йөгереп йөриләр, чирәм чүплиләр. Аларның да үз дөньялары.
Аларга сокланып йөргәннән соң, чәчәк бакчасына юл алам. Ә анда, нинди генә чәчәкләр үсми: розалар, кашкарыйлар, канәферләр, дәлияләр, япон гөле, алтын чәчәк, нәркисләр, лилияләр, ирисләр, лаләләр, кыңгырау чәчәкләре, акчәчәк. Аларны санап та бетереп булмый. Елдан – ел чәчәк сортларын алыштырып, төрле чәчәкләр үстерергә яратам. Берсеннән – берсе матур итеп җәй буена чәчәк атып утыралар. Бал кортлары да уянган инде, чәчәкләр янында мәш килеп очып йөриләр. Аларның да үз дөньясы. Шуларга сокланып, саф һава сулап иртән бакчаны күзәтеп йөрергә яратам.
Ял көннәрендә урманга барып, андагы матурлык белән хозурланып кайту – анысы гына да бит ни тора. Нинди рәхәт! Тирә – яктан кош тавышлары ишетелә. Җәйге табигать бик юмарт. Никадәр нигъмәт бирә бит. Җиләк, дару үләннәрен җыю – иң яраткан шөгылем.Аларны да үз вакытында җыярга кирәк. Җәйнең шундый бер чорыннан файдаланып калам.
Көндезләрен кул эшләре белән шөгыльләнү – минем өчен үзе бер кызык шөгыль. Интернеттан видеолар карап, төсле йоннан нәрсәләр эшләп булганын карадым, ясау ысуллары белән таныштым. Төрле кечкенә уенчыклар, поделкалар ясарга өйрәндем.
Җәйге яллар үтеп, балалар бакчасына килгәч, үземнең тәрбияләнүчеләремә ясаган кул эшләрен күрсәттем. Алар төрле сораулар биреп, поделкаларны ничек ясарга кирәклеген сорадылар. Ә мин аларга йон белән эшләү серләрен аңлаттым. Балалар белән атнага ике тапкыр бергә җыелып поделкалар ясап карадык. Бу шөгыль аларга бик ошады.
Әти – әниләр теләген искә алып “Салават күпере” түгәрәге оештырдым. Теләге булган балалар шул түгәрәккә язылдылар. Төрле әкият геройларын, чәчәкләр, йорт хайванарын ясарга өйрәндек. Балаларга фетрдан, фоамираннан да төрле поделкалар ясау бик ошады.Бүлмәбез кул эшләре белән байый барды. Җәй бик тиз үтеп тә китте. Ул файдалы, күңелле һәм истәлекле булып күңелгә уелып калды. Яраткан шөгылен һәм эшең булгач, нинди рәхәт бит!
Хәзер дә балалар белән яраткан бакчабызда шул шөгылебезне дәвам итәбез. Сезнең сайтта уздырылган конкурсларга үзебезнең ясаган поделкаларыбызны җибәреп катнашырга теләгебез бар.



