“Тукайга”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Шангараева Гульнур Файзиаздановна, воспитатель

МБДОУ №134 Комбинированного вида г.Казани

Тукайга

Кырлай улы Габдулланың

Авыр була тормышы.

Кулдан-кулга йөреп үсә

Татарның асыл кашы.

Каксалар да, суксалар да

Бирешми авырлыкка

Йөрәгендә булган хисләр

Кәгазь битенә ята.

Нәни Апуш Тукай булып

Таныла тирә-якка

Әкият һәм шигырьләрен

Һәрберебез ярата.

Су анасы, Шүрәлеләр,

Җен, шайтан һәм дә убыр...

Карлыгачлар, күбәләкләр

Йөрәк түрендә калыр.

У вас нет прав для создания комментариев.