Тиңнәр юктыр сиңа Тукаем
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 26 Апрель 2024
-
Просмотров: 443
|
ФИО участника |
Школа |
Должность |
Номинация |
Название работы |
|
Якупова Зиля Хамзеевна |
МБОУ »Юхмачинская СОШ» Алькеевского района РТ |
Учитель родного (татарского) языка и литературы |
«Литературное творчество» |
Стихотворение собственного сочинения «Тиңнәр юктыр сиңа Тукаем” |
Тиңнәр юктыр сиңа Тукаем
Милләтемнең олы хәзинәсе.
Алтыны син – үзе Тукаем!
Табылырмы тагын шундый шагыйрь,
Тиңе булган сиңа Тукаем?
Чирек гасыр гына яшәсәң дә,
Бик күп авырлыклар күргәнсең.
Тыйнаклыкны, чиксез сабырлыкны,
Шигырьләргә салып биргәнсең.
Туган җире, туган теле өчен,
Бармы икән синдәй җан аткан?
Туган телем - татар теле диеп,
Барлык татар халкын җырлаткан.
И туган тел, и матур тел, диеп,
Моң агыла төрле тарафтан.
Әллүкиле, бәллүкиле көйне,
Милләтем бит бик нык ярата.
Шагыйрьләр күп, артып тора алар,
Шигырьләр дә буа буарлык.
Җир йөзендә юктыр андый шәхес,
Синең янәшәңә куярлык!



