|
ФИО участника |
Класс |
Школа |
ФИО руково- дителя |
Номинация |
Название работы |
|
Хасанова Алсу Минасхатовна |
Учитель начальных классов |
МБОУ “Староибрайкин-ская СОШ” |
- |
Литературное творчество |
Габдулла Тукай эзләре буйлап |
Сочинение
Габдулла Тукай эзләре буйлап
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
Тукай... Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.
Тукайны укыганда хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган, ябык кына, кечерәк буйлы бу кешегә шулкадәр рухи байлык каян килгән?
Күрәсең халыктан, халык белән берегүдәндер. Табигать Тукайга бөек талант та биргән – аз гына вакыт эчендә ул никадәр шигырь һәм чәчмә әсәр язып калдырган.
Аның әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец, япон һ.б. бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.
Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри. Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.
Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.
1905–1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» «Уклар» журналларында редактор булып эшли.
Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров,Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.
Габдулла Тукай истәлегенә бик күп әдәби һәм мәдәни чаралар оештырыла, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында:
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясе.
Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамы. Казан шәһәренең Габдулла Тукай мәйданы.
Казан метросының Габдулла Тукай мәйданы станциясе.
Уфа шәһәрендә Тукай урамы.
Ташкент шәһәрендә Тукай урамы.
Татарстанның Чирмешән районында «Тукай» коллектив хуҗалыгы булган.
Җаек шәһәрендә (Уральск) Тукай исемендәге типография
Тукай иҗатына багышланган әдәби әсәрләр
«Тукай» романы – Әхмәт Фәйзи
«Тукай» драмасы – Әхмәт Фәйзи
«Кечкенә Апуш» повесте – Әхмәт Фәйзи
«Тукай турында хикәяләр» (җыентык) – Ибраһим Нуруллин
«Тукай Петербургта» - Ибраһим Нуруллин, башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь, хикәяләре.
Тукай музыка өлкәсендә
«Тукай маршы» - Заһид Яруллин
«Шүрәле» балеты- Фәрит Яруллин
«Кисекбаш» балеты - Рәшит Гобәйдуллин
«Алтын тарак» балеты - Әнвәр Бакиров
«Шагыйрь мәхәббәте» операсы
Тукайны “татар Пушкины” дип йөртсәләр дә, дәртле рус әдибеннән аермалы буларак, 27 елга якын гомерендә Тукай бәхетле сөю хисләрен кичереп өлгермәгән. Тукайның иҗатына мөккибән китүче туташлар күп булса да, ул гүзәл затлар белән аралашудан гел качкан. Туташлар аның кайларга йөрүен белү өчен җаннарын фида кылырга әзер була: очраклы очрашулар ясарга хәйләләр кора. Тик шагыйрь бу хакта белә һәм хатын-кызлар килерлек йортларга йөрми. Бу куркуы аның эшенә дә бик нык комачаулаган. Ул сәгатьләр буе редакциягә эләгә алмаган, чөнки анда Тукайны күрергә теләгән затлар мыжлап торган. Үз эченә бикләнеп яшәүче Тукай үз кайгыларын беркайчан да, беркемгә дә сөйләмәгән.
Аның бердәнбер илһам чыганагы, Зәйтүнә Мәүлидова – “очраклы” очрашулар эзләп йөрүче туташларның берсе була. Тукай аны нибары биш тапкыр гына күргән. Беренче очрашуы – язның матур бер көнендә Зәйтүнә апасы белән “Әл-ислах” газетасы редакциясе буеннан үтеп баралар иде. Боларны Тукайның дусты булган Фатыйх Әмирхан тиздән монда Тукай киләчәк, дип керергә чакыра.
“Без килгәндә, - дип яза Зәйтүнә.- Габдулла Тукай, Фатыйх абый һәм Вафа Бәхтияров өчәүләшеп утырганнар иде. Тукай безнең белән башын күтәреп бер карады һәм карашын күтәрми генә исәнләште. Без бераз утырдык та киттек. Тукай белән танышуым шулай булды. Икенче очрашуы күз ачып-йомган мизгелдә узган: трамвайның ачык тәрәзәсеннән кызларны күргән Тукай аларга баш ия.
Өченче очрашу редакция янында була: бу юлы инде, Зәйтүнәнең үҗәтлеге белән, Тукай кызга бераз вакытын бирә. “Ул бик кыюсыз иде, карашлар белән очрашмаска тырышты. Гел китү ягын карады, ә мин аның сөйләвен озаграк тыңлау өчен, төрле сәбәпләр табып тоткарларга тырыштым. ”Дүртенче очрашу вакытында Тукай, күрәсең, үзен иркенрәк хис итә: әдәби кичәдән соң алар шактый озак сөйләшә.
Ә Тукай белән бишенче очрашуына багышланган язмаларда Мәүлидованың үпкәсе сизелә: 1908 ел, 12 июнь. Без Казаннан кире Чистайга кайтырга уйладык. Ул көнне Тукай белән күрешү өчен тиз генә редакциягә килдек һәм хушлашырга килүебезне әйткәч: “Бик кызганыч” диде. Тукай пристаньгә озатырга килергә вәгъдә итсә дә, без аны кабат күрмәдек, дип яза Зәйтүнә Мәүлидова.
Биш елдан соң, Тукай Клячкин хастаханәсендә үпкә авыруыннан сулып ятканда, Зәйтүнә аның янына килә, ләкин ул аның белән күрешергә ризалык бирми: “Китсен, мине болай мескен килеш күрүен теләмим...”, ди.
Шушы хәлләрдән соң еллар узгач, Зәйтүнә Мәүлидова гаиләсе белән Җаекка күчеп китә, анда кияүгә чыга. Зәйтүнәнең улы туа – ул Атилла Расих.
Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма —
Туган телне онытма!
Без — Тукай оныклары
Халкым бертумыш көндә дә
Тукаен онытмады:
Без — «Туган тел»дән туганнар —
Без — Тукай оныклары!
“Туган тел”
Кечкенә чакта җырлаган кебек,
Һавада – кояш, җирдә туган тел
Булмаса әгәр, зураймас идек.
Сөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын
Онытканнарның бәгырен телеп,
Мин бит Татар баласы, диеп,
Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.