“Су анасы усал диләр,бер дә усал түгел ул” балалар иртәсе
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Яр Чаллы шәhәренең “Шатлык” 1нче балаларбакчасы-баланың аң-белемен үстерү

үзәге”муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясы

“Су анасы усал диләр,бер дә усал түгел ул”

балалар иртәсе


Белем бирү эшчәнлеге конспекты: “Су анасы усал диләр,бер дә усал түгел ул.”балалар иртәсе

Яшь үзенчәлеге: мәктәпкә хәзерлек төркеме

Максат: Балаларның Габдулла Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү.

Бурычлар:

  1. Белем бирү бурычы:Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрне тирәнәйтү,
  2. Үстерү бурычы:Шагыйребезнең әкиятләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек.шәфкатьлелек сыйфатлары үстерү,
  3. Тәрбия бурычлары: телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү;ялганламаска, җәнлеләрне, табигатьне яратырга өйрәтү,аларны рәнҗетмәскә ярамавын сабыйлар күнеленә сендерү;

Алдан әзерлек эшләре: балалар Г.Тукай балачагы,тормышы белән таныша,әти-әниләре белән бергә һәм үзләре ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырыла

Зал бәйрәмчә бизәлә,стенага Тукайның портреты эленә,кечкенә өстәлгә китаплары куела.”Тукай әкиятләре безнең белән” дип исемләнгән иҗат күргәзмәсенә балалар ясаган рәсемнәр,композициялар урнаштыла.

Балалар эшчәнлегенең төре: “Танып-белә үсеше “, “Сөйләм теле үсеше”,” Иҗади эстетик үсеше”,

                                                     Кичәнең барышы:

Алып баручы:Кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар,хәерле көн! Бүген кояшның нурларыннан бүлмәбез балкый.Урамда гөрләвекләр ага,кар эри,җылы яктан туган якларын сагынып кошлар кайта.Менә шулай шаулап-гөрләп яз килгәндә безнең сөекле шагыйребез Г. Тукай дөньяга килгән.Татар халкыбызнең бөек улы,әдәбиятебызның йөзек кашы Тукаебызга багышланган бәйрәмебезне башлап җибәрәбез.Сезнең игьтибарыгызга “Су анасы” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән спектакль тәгьдим итәбез.

Сәхнә алдына милли кием кигән кыз чыга. “Су анасына” багышлап шигырь укый.

                         Аккош күленнән чыккандыр

                         Су анасы чәч тарый.

                           Тарагын чәлмәсеннәр дип

                         Тирә- ягына карый.

                         Әгәр чын алтыннан булса

                        Бу кадәр дә зур тарак,

                         Теш саен кирер иде,

                     Мөгаен, бер йөз карак..(Су анасы)

Сәхнә ачыла.Җәйге көн.Күл буе камышлар,су чәчәкләре,кошлар сайрый,бакалар кычкыра(магнитофон язмасында) Гәли,кошлар тавышын тыңлап,сокланып йори.Бер-бер атлы авыл малайлары керә,алар түбүтүй кигәннәр,чалбар балаклавры сызганылган.

Гәли: Ихмалайлар нинди күңелле кул буенда.Кошлар сайрый,бакалар кычкыра.Әйдәгез әле,уйнап алыйк.

Малайлар:Әйдәгез!

                       Татар халык уены: “Утыр,утыр Мәликә”

                       Утыр,утыр Мәликә,алмагачның төбенә

                       Кем утыра каршына ,эйтеп бир тиз генә

Уен беткәч,малайлар китәргә җыена.Аларның берсе:

-Гәли,без хәзер кармакларны алып киләбез,күл буенда балык тотабыз.Син безнең белән кайтасыңмы?

Гәли:Бигрәк эссе! Суда коенасы,йөзәсе,уйныйсы,чумасы килә.( Су янына килеп суда битен юа,аякларын суга тыгып ала,шул вакытта җиңел музыка ишетелә.)

                                   “ Су дулкыннары “ бию

Бию ахырында басмага әкрен генә Су анасы чыгып урыра,чәчен тарый:

                                       Мин гүзәл, нәфис буйлы

                                       Су саклый зифалыгымны

                                         Мин суның күз карасы!

                                         Кем дә булса килгәнче

                                         Чәч башымнны карыймчы,

                                         Кыслалардан,сөлекләрдән

                                         Төрле су үсемлекләрдән

                                         Чәчемны аралыймчы

(Гәли кинәт Су анасын күреп,куркып агач артына кача,дерелди-дерелди күлмәген кия)

Гәли:Нинди куркыыныч хатын утыра басмада,ялтырый кулындагы алтын тарак.Шул тарагы белән тузган чәчен тарап утыра.(Су анасы суга чума.Алтын тарагы басмада кала.Шул арада малайлар килә)

Гәли:Тс-с! Шауламагыз!(әкрен генә алтын таракны басмага барып ала.Матурлыгына сокланып,таракны әйләндереп карый)

Гәли:Малайлар,Күрәсез,нинди матур тарак!Әйдәгез,үзебезнең авыл кызларына бизәкләр белән бизәп алтын тарак бүләк итәбез!

Малайлар:Әйдәгез!(Малайлар агач төпләренә утырып ,татар бизәкләрен таракларга төшерәләр.Алар эшләре бөткәндә генә Су анасы басмага керә,үзенең алтын тарагын эзли башлый.Шулчак күзе эшләп утыручы малайларга төшә,алар аны күреп алалар һәм куркып качалар.Су анасы аларны куа китә)

Су анасы:Качмагыз,караклар! Туктагыз!Ник аласыз сез аны,ул бит минем тарагым!(этләр өргән тавышын ишетеп ,Су анасы куркып кача.Хәлдән таеп йөгерүче малайларны авыл кызлары каршы ала)

Кызлар:Малайлар,кая шулай ашыгасыз?

Малайлар: Сезнең яңга ,кызлар!

1 малай:Әй,кызлар,без сезгә бик матур бүләк әзерләдек.Әйдәгез, “Бүләк” уенын уйныйбыз.

                                                   “Бүләк” уены        

(Кызлар ,малайлар түгәрәккә басалар.Бер малай уртага чыгып,тарагын өскә күтәреп,түгәрәк буйлап биеп-җырлап бара:

Баш тарагым яшел-яшел

Яшел чирәм төсендә;

Тарагымны бүләк итәм,

Дусларымның берсенә.

(Җыр ахырында тарагын бер кызга бүләк итә, икесе уртага биеп әйләнгәч кызны озатып куя. Ә түгәрәктәге балалар җырлый:

Истәлеккә саклыйк, дуслар

Бизәкле таракларны.

Киләчәк буынга илтик

Гореф-гадәт, йоланы.

(Уен дәвам итә, җыр “Әнисә” көенә җырлана) Уен беткәч, балалар өйләренә кайталар. Гәли өйгә кайта. Аны әнисә каршы ала.

Гәли: Менә, әни, алтын тарак таптым. Әнисе дәшми генә тарагын ала.

Ана: Улым, арыгансың дыр инде, әйдә йокларга ят. (Гәли ята. Шул вакытта тәрәзәгә шакыйлар. Әнисе тәрәзә янына килә.

Ана: Ни кирәк, Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда мине алтын тарагым?Бир! Бая көндез синең улың алып качты.

(Әнисе таракны тиз генә тәрәзәдән ташлый һәм улын ачулана.)

Ана: Улым, ник алдың син кеше әйберсен, әй, юньсез бала! Иртәгә үк Су анасыннан гафу үтен.

Гәли: Ярар, әнием, мин бүтән кеше әйбернен алмыйм.

Иртә. Гадел Су анасы янына бара.

Гәли: Су анасы, чык әле, зинһар, минем янына.

Су анасы чыга, Аны “бакалар” урап алган, алар “Бакалар” җырын (Р.Батулла сүзлэре, М.Минһаҗев көе) башкаралар.

Су анасы усал дилэр,

Бер дә усал түгел ул.

Бакак-бакак-бакакакак   2 тап.

Бер дә усал түгел ул. 2 тап.

Алтын тарагы бар аның

Көн дә чәчен тарый ул

Бакак-бакак-бакакакак 2 тап.

Көн дә чәчен тарый ул 2 тап.

Сөлекләргә, кыслаларга,

Әкәмнәргә-төкәмнәргә,

Чабакларга, маймычларга

Бакаларга башлык ул.

Бакак-бакак-бакакакак 2 тап.

Бакаларга башлык ул. 2 тап

Гәли: Су анасы, син мине зинһар, гафу ит, мин яңадан чит әйберләрәне кагылмам.

Су анасы: Ярый инде, гафу итәм, башка алай эшләмәгез, мин сезгә ышанам.

Гәли: Әй, малайлар, кызлар “ Зәңгәр күл “ җырын җырлыйк әле.

Балалар Су анасы белән бакаларны уртага алып, бергә биеп, “ Зәңгәр күл” җыры( Р.Вәлиева сүзлзре, И. Якубов көе) хәрәкәтләр белән башкалыла.

  1. Зәңгәр күл бик матур күл,

Тирәсе камышлы.

Аның белән без инде

Бик күптән таныштык.

  1. Күлнең зәңгәр суларын

Чәчрәтеп уйныйбыз.

Шундый рәхәт, күңелле,

Уйнап һич туймыбыз.

  1. Йөзәбез колач салып,

Баш белән чумабыз.

Елмайгач күктә кояш,

Без ярга чыгабыз.

  1. Дәшә безне монда

Зәңгәр кул хуҗасы.

Баш иеп ала безгә

Зәнгәр күл камышы.

1 бала: Котлы булсын ил рухланып,

             Бәйрәм иткән Тукай көне.

             Тукай көне, Тукай көне.

           Туган телнең туган көне.

Алып баручы: Балалар, ә хәзер без сезнең белән “ Кайсы әсәрдән” дигән уен уйнап алыйк. Бу өзек Г. Тукайның кайсы әсәреннән икән.

  1. Йөзеп йөри табакта арлы-бирле һич тә чыгып булмый!

Сыек сөт бит, бата, һич табактан ычкынып булмый.

                                             (Сөткә төшкән тычкан)

  1. Әйдәле Акбай өйрән син, арт аягың берлә тор

Аума –аума туп-туры тор төз утыр, яхшы утыр.

                                             (Кызыклы шәкерт)

  1. Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

                                             ( Гали белән кәҗә)

  1. Әйтәле күбәләк, сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек.

                                             ( Бала белән күбәләк)

  1. Күптән түгел безнең тәрәзә капкасын

Оя итте минем сөйгән к арлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.   (Карлыгач)

  1. Бик озак торгач карашып , күзне күзгә нык терәп.

Эндә батыр утырып “Сиңа миннән ни кирәк?” (Шүрәле)

  1. Борын заман бер ир белән хатын торган

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган.

Асраганнар бер кәҗә бергә бер сарык –

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

                                      (Кәҗә белән сарык әкияте)

Алып баручы: Шуның белән безнең әкиятебез тәмам. Игьтибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Исемлек кулланылган чыганаклар һәм әдәбият:

1. Иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик басма "Мәгариф" ("Мәгърифәт"),№5,2008. г.;

2.Ин матур суз:Ата-аналар хэм балалар бакчасы тэрбиячелэре эчен хрестоматия/ Тэзучесе:К.В.Закирова;

Кушымта

У вас нет прав для создания комментариев.