Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

      Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №9 «Салават купере»  город Азнакаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

                                             

Сценарий летнего праздника: «Сабантуйга килегез»

                              Воспитателя первой квалификационной категории:              Гариповой Гульназ Дилшатовны

2015 год.

Сабантуй килегез.

Бурычлар:

1.Балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итеп, сабантуй бәйрәме турында күзаллауларын тирәнәйтү. Матур йола һәм бәйрәмнәр булуын аңлату. Балаларда бәйрәмнәрдә катнашасы килү теләге тудыру. Үзара бердәмлек, дуслыкны ныгыту.

2.Балаларның физик мөмкинлекләрен хәрәкәтле уеннар хисабына үстерү. Аларда борынгы гореф-гадәтләргә карата кызыксыну һәм патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Алып баручы костюмы – татар милли күлмәге, аю һәм төлке костюмнары, флажоклар, төсле шарлар, җырлар тупланган диск.

Уеннар өчен: 2 капчык, 2 йомырка, газета тутырган 2 капчык, 2 кашык, 2 яулык, 2 бәләкәй чиләк, 2 таяк.

Бәйрәм барышы: Сабантуй өчен мәйдан әзерләнә. Флажоклар белән мәйданның чикләре билгеләнә. Бер төркем балалар, башкаларны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бер малайның кулына сөлгеләр эленгән колга. Балалар мәйданга җыелалар.

“Сабантуй бәйрәме” дигән җыр яңгырый . (халык көе, М.Садри сүзләре)

Алып баручы:

Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борыңгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!  Без бүген татар халкының олы бәйрәме – Сабан туена җыелдык. Сабантуй ул- хезмәт бәйрәме, Сабантуй ул- дуслык бәйрәм е. Сабантуй ул - һәркемнең көтеп алган бәйрәме! Котлы булсын Сабан туйлары!

1 бала:

Шатлыклар – күгебездә.

Ал кояш күгебездә.

Килегез дуслар кунакка

Сабантуй бүген бездә.

2 бала:

Сабантуй, Сабантуй-

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр туе бит ул.         

Уен: “Куш кулым”

Татар халык көе яңгырый, мәйданга аю белән төлке чыгалар.

Аю һәм төлке:  Исәнмесез, балалар! Без үтеп барганда сезнең матур итеп шигырь сөйләгәнегезне, җырларыгызны ишеттек.  Безнең сезгә кунакка киләсебез килде. Ә бүген сездә нинди бәйрәм?

Балалар: Сабантуй бәйрәме. Рәхим итегез!

Аю: Балалар, әйдәгез сезне көрәшергә өйрәтәм. (Аю бер бала белән көрәшә, җиңелә.Балалар бер-берләре белән көрәшәләр.

Булдырдыгыз балалар.Ә хәзер, әйдәгез 2 командга бүленәбез, уен уйнап алабыз.

“Бау тартыш” уены.

Аю: Рәхмәт балалар, булдырдыгыз. Сез чын батырлар. Мин сезнең белән горурланам.

Алып баручы: Төлке апакай, әйдә синдә безнең белән уйнап ал әле.

“Капчык киеп йөгерү”

Алып баручы:

Җыр-биюсез бер бәйрәм дә узмый шуны белегез,

Балаларыбыз бик уңганнар концерт карап китегез.

Концерт номерлары.

Алып баручы:

Ә хәзер Сабантуй уеннарын дәвам итәбез.

Икегезгә ике капчык

Ягез әле, тотыгыз.

Сабан туенда ярышып

Сездә бүләк алыгыз.

“Капчык белән сугышу”

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам

Ватып булырмы икән.

“Чүлмәк ватыш уены”

Кашыкка салып күкәйне йөгерегез тизерәк.

Күрик әле, бу ярышта, кайсыгыз җитезрәк!

“Кашыкка күкәй салып йөгерү”

Төлке: Сезнең белән бик күңелле икән, ләкин бу уеннарны безнең урмандагы дусларыбыз белми бит әле. Аю абзый, әйдә урманга кайтып дусларыбызга да өйрәтик әле!

Аю: Дөрес, Төлке апакай, әйдә кайтыйк урманга! Рәхмәт сезгә балалар!

Алып баручы: Саубулыгыз кунаклар, киләсе елда да килегез!

Балалар: Саубулыгыз!

Алып баручы: Менә, балалар, Сабантуй бәйрәме дә тәмам. Барыгызга да саулык-сәламәтлек т елим. Саубулыгыз, дуслар