Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Яр Чаллы шәһәре 77 нче “Теремкәй” 
балаларның танып-белү-сөйләм үсешен 
өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы 
Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
 
 
«Син - шагыйрьләр солтаны»
 
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бәйрәм сценариясе
 
Хафизова Фәйрүзә Файзрахмановна - 
югары категорияле
 балаларга татар теле өйрәтүче тәрбияче
 
2016 ел
 
Зал бәйрәмчә. Түрдә Г. Тукай портреты. Ул чәчәкләр һәм гөлләр белән бизәлгән. Алгы планда болын, урманны хәтерләткән урын әзерләнгән. Маг-нитофон язмасында «Әллүки» көе яңгырый.
Алып баручы: Әкиятләреңдәге  Шүрәлеләр 
                       Кырлаеңда яши бүген дә.
                       Шигырь чишмәләрең җырга күчеп 
                       Яши сандугачлар телендә.
                       Ничә буын сине иң кадерле 
                       Бер кешесе итеп сагына. 
                       Син остаз да, мөгаллим дә булып 
                       Яшисең күк туган ягыңда.
Җыр. «Умырзая». Ә. Фәйзи сүзләре, татар халык көе.
Алып баручы: Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
                      Җылы яктан кошлар кайтканда,
                      Туган көнең синең - бөек Тукай,
                      Тугры халкың итә тантана.
1 бала Рәхимә Арсланованың «Бөек Тукай» шигырен сөйли.
1. Асрамага бала бирәм 
Я, кайсыгыз ала? —
Шомлы тавыш ишетелде 
Печән базарында.
2. Кайберәүләр читләп үтте,
Кемдер кызганды.
Арадан бер мәрхәмәтле 
Аны күтәреп алды.
3. Бала чакта әле бик күп 
 Кулдан кулга йөрде.
Җылы кочак, кадер-хөрмәт 
Апуш бик аз күрде.
4. Халкына да мәхәббәте 
Аның сүрелмәде.
Хакыйкатькә туры юлны 
Ул күрсәтә белде.
5. - Үз улыбыз! - диде халык 
Бөеклеген таныды.
Исеме дә мәңгелеккә 
Җир йөзендә калды.
 
Алып баручы: Әйе, балалар, кечкенә Апушның (Тукайны кечкенә чагында Апуш дип йөрткәннәр) балачагы бик авыр булган.
Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә Арча районының Куш-лавыч авылында туа. Ул бишектә чагында ук әтисе Мөхәммәтгариф үлеп китә. 4 яшендә инде ул әнисез дә кала. Балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында үтә. Г. Тукай үзенең туган авылын, аның матур табигатен, балачагын сагынып яши. Шушы сагынуы аның «Туган авыл» шигырендә бик ачык чагыла.
Җыр. «Туган авыл». Г. Тукай сүзләре, А. Монасыйпов көе.
Җиңелчә көй яңгырый. Залга күбәләк очып керә. Артыннан чәчәкле чиләк тоткан кыз бала керә. Күбәләкне тотмакчы булып куып йөри.
Кыз: Нинди матур күбәләк,
        Сөйләшикче бергәләп.
Җыр. «Бала белән күбәләк». Г.Тукай сүзләре, З.Хабибуллин көе.
Кыз: Монда ничек күңелле. Нәкъ Тукай абыйның шигырендәгечә «кура жиләк тә, җир җиләк, күз ачып йомганчы һичшиксез җыярсың бер чиләк».
Җыр. «Бүләккә» Н. Яхина көе һәм сүзләре.
Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетыннан музыка яңгырый. Кыз куркып кача. Шүрәле музыка астында хәрәкәт итә. Кача, поса агач арасында йөри. Ат пошкырган тавыш ишетелә, Шүрәле агач артына кача. Биленә балта кыстырган Былтыр керә. Агач янына килеп кисәргә тотына. Шүрәле аның янына килә.
Шүрәле: Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы егеткәй?
Егет: Мин Былтыр. Ә син кем?
Шүрәле: Мин - Шүрәле. Әйдә кети-кети уйныйбыз.
Былтыр: Я, ярый уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында ярыгы бар. Тык шунда бармагыңны и урман сарыгы.
Шүрәле бармагын тыга. Былтыр чөйне сугып чыгара. Шүрәленең бар-маклары кысылып кала.
Шүрәле: Кысты, кысты бармагымны Былтыр кысты, килегез, котка-рыгыз...
Алып баручы: Балалар, бигрәк кызганыч бит, әллә ярдәм итәбезме?
Берничә бала Шүрәленең кулын ычкындыра.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез Шүрәле дә бүген бәйрәм итсен әле, аңа җыр бүләк итик.
Җыр. «Шүрәле» (түгәрәктә).
Шүрәле: Рәхмәт, балалар. Мин урманга китим инде. (Чыгып китә).   Магнитофон язмасында су аккан тавыш  ишетелә. Басмага Су анасы килеп утыра. Кулында алтын тарак. Чәчен тарый.
Су анасы: Суларга карыйм әле, 
                 Чәчемне тарыйм әле,
                  Чумып бакалар белән 
                   Бер уйнап алыйм әле.
Җыр. «Бакалар җыры».
(Җыр беткәндә малай басмага кереп таракны урлап йөгерә).
Су анасы: Качма, качма, тукта, тукта и карак
                    Ник аласың, ул бит минем алтын тарак.
(Су анасы куркып кирегә китә. Малай йөгереп өйгә кайта).
Малай: Әни, алтын тарак таптым 
               Сусадым, ардым, әни,
               Мин бик озак чаптым.
Әни (малайның башыннан сыйпап): Рәхмәт, улым, әйдә йокларга ятыйк. 
Г. Тукайның «Бишек җырын» җырлап малайны йоклата. Су анасы ишек шакый.
Әни:  Ни кирәк, кем бу? 
         Кара төндә вакытсыз кем йөри?
          Нәрсә бар соң төнлә белән, 
          Әй пычагым кергере.
Су анасы: Су анасы мин, китер кайда минем алтын тарак?
Бая көндез урлап качты синең улың карак.
(Әни таракны тәрәзәдән ыргыта).
Әни: Нигә сораусыз кеше әйберенә тиясең, ах юньсез малай. Бу һич тә ярый     торган эш түгел. Бүтән алай эшләмә.
Малай: Аңладым, әни, аңладым. Башка бер вакытта да рөхсәтсез кеше әйберенә тимәм.
Алып баручы: Г. Тукай үзенең шигырьләрендә табигатьне яратырга, хезмәт сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә өйрәткән. Татар телебезне яратырга өндәгән. Әйдәгез Г. Тукайның шигырьләрен тыңлап үтик.
«Кызыклы шәкерт», «Җир йокысы», «Фатыйма белән сандугач», 
«Гали белән Кәҗә» шигырләре сөйләнә.
Шигырь тәмамлануга ишектән Кәҗә белән Сарык керәләр.
Кәҗә-Сарык: Сандугачның балалары
                      Өздереп сайрый усакта.
                      Бүреләр дә качып китте 
                      Куркып Кәҗә-Сарыктан.
Сарык: Килдек сезгә кунакка 
              «Теремкәй» бакчасына.
              Бик күп табышмаклар салдык 
              Кәҗәнең букчасына.
Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Тыңлагыз әле табышмаклар әйтәм. 
         Нәкъ кеше кебек үзе, 
         Ә шулай да шаккаттыра.
         Былтыр кысты! - дип кычкыра. 
         Туганнарын чакыра. Кем ул?
Балалар: Шүрәле.
Кәҗә: Мин дә әйтәм тыңлагыз: 
 Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы аның ярык,
Исеме аның (сарык).
Сарык: Әйе мин ул, дуслар. Тоягым ярык булса да, серле ул тиз йөгерә. Әйдәгез әле, Г. Тукай бик яраткан «Буш урын» уенын уйнап алыйк.
«Буш урын» уены.
Кәҗә: Рәхмәт сезгә! Безгә бик күңелле булды. Без урманга китик инде. (Чыгып китәләр).
«Әллүки» көе яңгырый.
Алып баручы: Тынмый сазың, моңлы сазың 
                       Кем тыя алсын аны.
                       Син яшәрсең, мең яшәрсең 
                       Син - шагыйрьләр солтаны!
Кадерле балалар, сез - яшь Тукайчылар! Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы, мирасыбызга тап төшермичә, Туган илебезнең бөек уллары һәм кызлары булып үсегез.
Ә хәзер әйдәгез барыбыз да бергәләп бәйрәмебезне Бөек Тукаебызның «Туган тел» җыры белән тәмамлыйк.
Җыр «Туган тел». Г. Тукай сүзләре, татар халык көе.
 
 
 
Кулланылган әдәбият.
1. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия / төз.: Ф. Ю. Юсупов, З. Ф. Камалова, Р. А. Борһанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 254 б.
2. Закирова К. В. Уйный – уйный үсәбез: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инстукторлары өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 175 б.
3. Иң матур сүз: ата – аналар һәм балалар бакчалары өчен хрестоматия / төз. К. В. Закирова. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335б.
4. Туган телем – Тукай теле: балалар бакчалары тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре, башлангыч сыйныф укытучылары, ата-аналар өчен методик ярдәмлек/төз.:Нигъматуллина Г.Г. – Яр Чаллы, 2009. – 108 б. 
5. Закирова.К.В. “Балачак аланы” балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан:РИЦ,2011.
6. Шәехова Р.К. “Региональная программа дошкольного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012.
7. Г.Тукай “Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар җыентыгы”,Казан Татарстан китап нәшрияте,1990.
8. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җырлы- биюле уеннар аудиоҗыентыгы “Җырлап-биеп уйныйбыз”. – Казан: Мәгариф, 2007.
9. Методик кулланма өчен аудио-кушымта 4-5 яшь.- Казан: Мәгариф, 2013.