Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Иске Арыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Әтиләр конференциясе”
әдәби-музыкаль композиция

Хаҗиева Диләрә Равил кызы
2 квалификацион категорияле
татар теле 1әм әдәбияты укытучысы

2012-2013 нче уку елы
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнәгә алып баручы чыга.
1 а.б. Кадерле әтиләр! Без бүген Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
Кадерле әтиләребез!
Дөньядагы барлык яхшылыкны
Килә Сезгә бүләк итәсе.
Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакытта
Килә Сезне хөрмәт итәсе.
2 а.б. Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Саулык- сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын Сезгә мәңгегә.
1 а.б. Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
2 а.б. дуслар! Бүген безнең бәйрәмебезгә Хәбибрахман абый да килергә җыена икән. Аның ничек җыенуын карыйк әле. Ашыга күрсен, юкса соңга калуы бар.

Факиһә: Дөнья мәшәкатьләре тагын да ишәйде: хезмәт хаклары түбән, утка-газга түләүләр көннән көн арта, ашау-эчү әйберләре кыйммәтләнә. Ярый әле балалар укый торган иске Арыш мәктәбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Бәйрәм саен төрле кичәләр үткәреп чакырып торалар. Тик бинасы гына искерде инде, азрак ремонтласаң да зыян итмәс иде. Менә бүген дә әтиләр кичәсенә чакырганнар. Каяле әтисенә әйтеп сөендерим әле. Хәбибрахман, Хәбибрахман!
Хәбибрахман: Куркыттын бит! Нигә шулкадәр кычкырасың? Телевизор ватылмагандыр ич?
Факиһә: Юк ла инде, сиңа шул гел газета да, телевизор булсын. Юньле әйбер күрсәтеп, яхшы хәбәрләр җибәреп язсалар бер хәл иде. Сине бүген мәктәпкә чакыралар.
Хәбибрахман: Теге малайтагын 2 ле алган мәллә?
Факиһә юк ла.
Хәбибрахман. Иптәшләрен кыйнаганмы?
Факиһә. Юк ла инде.
Хәбибрахман. Алайса үзен дөмбәсләгәннәрдер инде.
Факиһә. Китче әле, булмаганны.
Хәбибрахман. Укытучыларына берәр нәрсә әйткән мәллә?
Факиһә. Юк-барны юрама, әтисе. Безнең улыбыз һәр яктан үрнәк бит. Иптәшләре белән дә дус яши, укытучылары да гел мактап кына тора узен. Мәктәпкә аяк басканың булмагач, бернәрсә дә белмисен шул син. Малаең турында белэсен килсә, мәктәпкә баргаларга кирәк. Менә сине буген әтиләр кичәсенә чакырдылар. Менә чакыру кәгазе. Әйдә, җыена башла.
Хәбибрахман. Ничә ел узең генә йөрдең, бүген дә әллә нәрсә булмас. Үзең генә барып кайт. Юк, бармыйм. Телевизордан хоккей була, укыйсы газеталар да бар.
Факиһә. Әтиләр бәйрәменә ничек итеп мин барыйм инде. Әйдә, әйдә, җыен.
Хәбибрахман. Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасым, бик күрәсем килә ул мәктәпне. Малайга да бик ошый анда. Укытучыларын да күрәсем килә. Барам әле, барам.
Траттата, траттата,
Бүген мәктәпкә барам.
Траттата, траттата,
Директорларын күрәм.
Траттата, траттата,
Укытучыларын күрәм.
Траттата, траттата,
1 а.б. Кунаклар җыелып бетте, хәзер бәйрәмне башласак та була.
2 а.б. Әтиләр Сез, безнең газиз әтиләр Сез,-
Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы.
Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә Сез,
Иминлеге илнең, гаилә куанычы.
1 а.б. Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк
Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез
Балаларның тынычлыгын, әниләрнең
Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз Сез.
2 а.б. Үлем явын куып туган илебездән,
Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит Сез.
Киләчәге өчен газиз, олы йортның
Гомерегезне аямаган затлар бит Сез.
1 а.б. Атомнарның күңеле бар күңелегездә
Яшибез без һәрчак яклау көтеп Сездән.
Җиһан, Заман, Халык, бөтен дөнья
Карый Сезгә үзенең сакчылары итеп.
Сезнең хөрмәткә җыр яңгырый.
Ав ыр чакта җилкәсенә
Башны куеп, зарны сөйләп
Бер еларга, бушанырга
Сабыр җанлы әти кирәк.
Уйнап-көлеп шаярырга
Кызык уйлап чыгарырга,
Китап укырга бергәләп
Сабый җанлы әти кирәк.
Ваемсызланып йөргәндә.
Тиккә вакыт үткәргәндә, "Сабак укытырга" әзрәк
Усал, кырыс әти кирәк.
Яңа һөнәр өйрәнгәндә Акыллы киңәш бирергә,
Эшне эшләргә төгәлләп
Алтын куллы әти кирәк.
Тормыш сынаулары баскач Ялгышмыйча атлар өчен,
Булыр өчен җирдә терәк
Үз әтиең булу кирәк.

Минем әти бик уңган,
Бар эшне дә булдыра.
Өйдә рәхәт яшәргә
Бөтен шартны тудыра
Әти белән бергәләп
Уйныйбыз да, көләбез
Тәртипсезлек эшләсәк
Ачулана - беләбез.
Әти - әни, бергәләп
Тигез гомер итегез.
Үстергән балаларыгызның
Игелеген күрегез.

Минем әти эш сөючән
Бик көчле, киң күңелле.
Тагын әле шаян да ул,
Күтәрә белә күңелне.
Әтиемне эшендә дә
Һәр кеше мактап сөйли.
Ул үзе дә авылдагы
Күпләрнең көен көйли.

Ясадым мин акбиткә
Әтиемнеңпортретын.
Бикошадыәтигә
Улшундыйматурчыкты.
Әтиемэштәнкайткач
Портретынкарады.
Матурсурәтбулгандип,
Әти мине мактады.
- Ләкиншуныәйтәле
Рәсемдәгебуматуркыз
Ни өченсоңмыеклы?
- И, әти,әти,әти,
Үзеңнетанымыйсың,
Бу бит синеңүзеңнең
Яшьчагың, матурчагың.
Геляшьбулып кал, әти,
Изгесинеңкүңелең,
Әнибеләнбергәләп
Озынгомеркичерсин.

Әткәм киңәше.
Әткәм минем җырчы булмаган,
Тик ул миңа бер җыр өйрәткән:
- Кешеләргә дигән яхшылык
- Шытып чыга, кызым, йөрәктән.
Тапламыйча сакла син аны,
Авыр юллар аша үткәндә.
Өлешеңә тигән кайгыңны
Суза күрмә берүк бүтәнгә.