Нормалардан читкә тайпылучы тәртип – холык: эчкечелек , наркоманлык.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
ТР Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее

Нормалардан читкә тайпылучы тәртип –
холык: эчкечелек , наркоманлык.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Галиуллина Энҗе Илфатовна



2013
Тема: Нормалардан читкэ тайпылучы тэртип –
холык: эчкечелек , наркоманлык.
Эчучелек – афэт, наркоманлык-улем.
Нэрсэ генэ күрми газиз халкым буген,
Безгэ зэгыйфь тормыш, нурсыз кузлэр тугел
Безгэ ихтыяр хэм акыл кирэк буген.
Максат: Эчкечелек хэм наркоманлыкны нормалардан читкэ
тайпылучы тэртип – холык күренешлэре буларак
аңлату;
наркотик хэм алкоголь белэн бэйлэнешле телэсэ
нинди законсыз эш өчен жаваплылыкка тартылу
турында кузаллауны,сэламэт яшэу рэвешен
формалаштыру;
законнарны хормәт итуче, аек акыллы, топле
фикерле шэхесләр тэрбияләу.
Материал: дэреслек,сузлек,’’Казан утлары” журналы 2005,
N1,2; РФ,ТР Конституциясе,РФ ЖК, Бала
хокуклары турында Конвенция, “Балаларга угет –
нэсыйхэт” (198 бит).
Җиһазлау: рэсем-плакатлар,ак ,кара тостә кеше йозе
рэсеме, 2 конверт-кесэ,ситуацияләр,тестлар,
кешенен эхлак сыйфатлары жыелмасы, йорэк-
булэк.

Дэреснен барышы:

I. Классны дэрескә оештыру.
- Бугенге жэмгыять белеме дэресендэ кунаклар катнаша. Дэресебез темасы – нормалардан читкэ тайпылучы тэртип – холык : эчкечелек хэм наркоманлык. Дэрес ахырында без чын кеше булу өчен кирэкле унай сыйфатлар жыелмасы тупларга, сэламэтлеккэ наркоманлык, эчкечелекнен тээсирен ачыкларга тиешбез.

II. Актуальләштеру.
Укытучы шигырь укый .
Нишлэдек без?
Хэерле иртэ телэп без
Башлый идек коннэрне,
Сэламләп каршылый идек
Юлларда кешелэрне.
Сокланырлык матур иде
Гореф-гадэт йолабыз;
Шушы куркэм сыйфатларны
Онытып бит барабыз.
Этилэрнең, эниләрнен
Кадерен беләбезме?
Жан парэсе – нарасыйны
Назлыйбыз, соябезме?
Курше – кулэн, дус-ишлэрне
Кайгырта белэбезме?
Кайгыларны, сагышларны
Бергэлэп булэбезме?
Ялгызларның, мохтажларның
Хэленэ керэбезме?
Эллэ яшибезме бары
Яратып узебезне?
Кеше дигән зур исемне
Буген без аклыйбызмы?
Яшәгән сыман кыланып
Жан гына асрыйбызмы?
Алтын-комеш, чупрэк-чапрак,
Колачлап алган жанны.
Эйтегезче, кайчан икән
Уятырбыз вожданны?
(Эзхэр Габиди)
- Бу шигырь юллары хәр кешене уйланырга этэрэ. Бугенге жэмгыятьтэ тискэре куренеш – жинаятьчелек турында без алдагы дэрестэ сойлэшеп киттек. Эйдэгез, тестка җавап биреп, белемнэребезне тикшерик эле. (Укучылар тест эшли).
- Кунаклар, Сез дэ үз сэламэтлегегезнен кадерен белэсезме икэн, бу тест аша тикшереп карагыз әле. Шулай ук анкета сорауларына да дэрес ахырында жавап бирсэгез иде. (Кунакларга тест, анкета бирелэ).

III. Яңа теманы аңлату.
1. Бер укучы аракы булып сойлэп керә.
Минем исемем – аракы,
Алкоголик эчемлек.
Мине эчкэн хэрбер кеше
Йори хэрчак исереп.
Киемнэрне алыштырам
Коннэн-кэн гел яңага.
Алдап, кеше кызыктырып,
Эчертеп аздырырга.
Исемнэрем бик куп торле,
Минзэлэ, бар Богелмэ.
Бик нык кочле батырлар да
Мине эчкэч богелэ.
Кэеф-сафа кырдырам,
Башларны эйлэндерэм.
Кубрэк эчеп ташласалар
Дунгызга эйлэндерэм.
- Э-э мине котэсезме? Минсез донья сансыз. Миннэн башка бер эш бармый. Мин дэвалыйм, кэеф кутэрэм. Минем туган жирем – Гарэбстан. Гарэп алхимиклары “Эль – Кохель” дип атаганнар. Мина байтак яшь булса да, мин картаймыйм, яшэрэм генэ. Мин Эби патшага зур рэхмэтле. Мине бетерергэ дигэч ул, - “Исереклэр белэн идарэ иту унайлырак”, - дигэн. 1513 елны татарлар арасында бер эчуче дә булмаган, э хэзерге кондә Татарстанда эчмэучелэр 0,5% кына. Минем минимум план: кешелэрне юлдан яздыру, гаилэлэрне таркату, ятимнэр һәм гарип, юлэр балалар санын артттыру. Максимум: миллэт, ил хэм планетаны юк иту. Ашыгам, эшем куп, бу эйтелгэннэрне үтэп бетерэсем бар.
2. Сузлек белэн эш: эчкечелек, алкоголь, наркоманлык, наркотик.
3. Укытучы сойлэме:
- Эчкечелек – спиртлы эчемлеклэрне даими рэвештэ куллану нэтижэсендэ арта баручы хроник авыру. Йорәк-кан һәм онкология авыруыннан сон ул өченче урында тора. Бу сэер авыру бернинди вирус һәм башкача йокмый. Аны кеше уз ихтыяры белэн барлыкка китерэ. Кеше исерткеч куллангач, акылын жуя, зихене чуала. Нэтижэдэ узе очен, гаилэ хэм жэмгыять очен зыян, э куп очракта жинаять барлыкка килэ. Ботендөнья сэламэтлек саклау оешмасы спиртлы эчемлеклэрне наркотиклар рэтенэ кертэ.
Наркоманлык - наркотикларны табиб тэкъдименнэн башка куллану. Кеше наркотикка шулкадэр иялэнэ, дозаларны арттыра хэм аянычлы нэтижэлэр: эхлаксызлык, криминаль эш-гамэллэр, гаилэлэр таркалу, жинаять. Бу куренешлэр бик нык арта бару кузэтелэ. Наркотиклар куллану - оч буынны юк иту ул: узе, эти-энисе, балалары.
4. Бер укучы Мэдинэ Маликованын “Чэчкэ балы” повесте белән таныштыра. (Казан утлары № 1,2, 2005).

IV. Ял моменты.
Талгын тан ату музыкасы астында хэрэкэтлэр ясала:
- тан ата (укучылар аяк очына баса),
- кояш чыга (кул белэн тугэрэк ясала),
- кошлар уяна (кулларны жилпу),
- җил исә (кулларны чайкау),
- иртәнге саф хава (тирэн сулыш алу) ,
- безнен очен дэва (сулышны чыгару).

V. Укучы чыгышы.
Л.Миннегалиева “Афэт” шигыре .
“Наркомания – гасыр афэте” – дип
Халык эйтмэгэн юкка.
Наркотикнын зыяны куп,
Кулланма аны, тукта!
Кирэкми ул эчкечелек,
Тэмэкене тартулар.
Шунын нэтижэсе бит
Наркоманнар артулар.
Кеше яшэу очен туа,
Ә гомеркэй бер генэ.
Наркоманнар булырга бит
Житэ бары бер энэ.
Шулай булгач,наркотиклар
Кирэкми бу доньяга.
Кеше наркотик кулланып
Уз-узенэ кул сала.

VI. Теманы ныгыту
1) Бирелгэн ситуациялэрне законга нигезлэнеп хэл итэргэ.
1. Исерек хэлендэ 18 яшьлек В. Узып баручыдан акча даулый. Теләэгенэ ирешмэгэч, ана пычак кадый. Кулга алгач, ул исерек идем, хэтерлэмим, ди. Суд ана тупас хулиганлык очен дип каты жэза билгели. Ни очен?
Жавап: РФ ЖК ст.111
2.Базар горли. Сатучы хэм алучылар арасында 10 яшьлек Р. узенэ кирэкле кешене эзли. Бирелгэн пакетны тизрэк тапшырып, мэжбури эш һәм коллыктан котыласы килә. Шул мизгелдэ хокук тэртибен саклаучылар малайны тотып алдылар. Бу эшне бэялэгез.
Жавап: Бала хокуклары турында Конвенция ст. 33.
3. Г.ны наркотик сатуда гаеплэп кулга алдылар. 3 тэулек изоляторда тоттылар. Ул бу эшне дорес тугел ди. Ни очен?
Жавап: РФ Конституциясе ст. 22.
4. Йорт хуҗасы ойдэ юк вакытта кереп, А.нын йортында тенту ясадылар һәм наркотик матдэ табылды. Бу эшне бэялэгез.
Жавап: ТР Конституциясе ст. 27, РФ ЖК ст. 228 .
2) Аракы эчу, хэмер куллану турында ислам дине.
Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр, дигэн Пэйгамбэребез бер хэдисендэ. Доньяда эшлэнгэн бик куп явызлыклар вэ усаллыклар исерек кешелэр тарафыннан эшлэнэ. Юл казалары, янгын, кеше утерулэр, ямьсез бэхэс, орышлар, исереклек ислам динендэ хэрэм кылынган вэ Аллаһы Тэгалэ тарафыннан катгый рэвештэ тыелган нэрсэлэрдэн берсе – исертэ торган эчкелэр эчу.
Кешене исертэ торган һэрнэрсэдэн сезне тыямын. Куп булса да, аз булса да, кешене исертэ торган нэрсэлэр хэрэмдер.

VII. Йомгаклау.
- Укучылар, буген без эчкечелек хэм наркоманлык турында сойләштек. Бирелгэн кешелек сыйфатларын конвертларга аерып салыйк һәм нэтижэ ясыйк. Кайсы йоз янына кеше сүзен беркетербез. Кемгэ яшэу жинелрэк? Ни очен?
Унай сыйфатлар: эдэпле, юмарт, динле, кешелекле, эшчэн, сабыр, намуслы, игелекле, кыю.
Тискэре сыйфатлар: ялкау, усал, карак, алдакчы, эшлексез, конче, астыртын, дорфа.
- ой эше: “Эгэр сайлау момкинлеге булса, мин кайсы кеше булып яшэр идем? Бугенге кондэ кем булып яшэу жинел, “ак” булыпмы, “кара” булыпмы?” сорауларына жавап итеп эссе язарга.
- Билге кую, булэкләу. Бугенге дэрестэ эйтелгэн сузлэр чын йорэктэн чыктылар. Йорэктэн чыккан гына, йорэккэ барып житэ сузлэрен истә тотып, мин сезгә йорэклэр булэк итэм. Алар сезне кисэтеп торсын, бугенге дэрес хэрвакыт исегездэ калсын.






Тест ”Саулыкнын кадерен бел”
1. Коннэрдэн бер конне яшьлекнен узып баруын тоясыз:
- берни эшлэп булмый,ботен кеше дэ картая-4;
- картаю сизелмэсен очен ботен кочемне куеп тырышам-2;
- бик нык газапланам-0.
2. Табиб сезгэ биек укчэле туфли киеп йормэскэ кинэш итте ди:
- бу кинэшне шунда ук утим, сэламэтлек барыннан да кадерлерәк-4;
- ничек йоргэн булсам,шулай дэвам итэм-2;
- биек укчэне бэйрэмнэрдэ генэ киям-0.
3. Һэрвакытта да яхшы формада булу өчен нэрсэ эшлисез?
- Махсус режим буенча гына яшим-4;
- бернэрсэ дэ эшлэмим-2;
- вакыт-вакыт зарядка ясаштырам-0.
4. Атна саен берэр конегезне спорт белән шогыльлэнугэ багышлый алыр идегезме?
- Юк,спорт белэн кэефем булганда гына шогыльлэнэм-4;
- бу кыен булса да тырышып карар идем-2;
- билгеле-0.
5. Диета тотасызмы?
- Юк,доньяда тэмле эйберлэр шулхэтле куп бит-4;
- мина анын кирэге юк,авырлыгым менэ дигэн-2;
- эйе-0.
6.Бернэрсэ дэ эшлэмичэ,тик ятарга яратасызмы?
- эйе-4;
- яратам,эмма уземэ тик ятарга ирек бирмим-2;
- юк-0.
7. Гадэттэ нэрсэлэр ашыйсыз?
- Азыкны файдалылыгы,туклыклылыгы буенча сайлыйм-4;
- бары тик узем яраткан азыкны гына ашыйм-2;
- нәрсә туры килсә,шуны ашыйм-0.
8. Узлэренен сэламэтлеген кайгырткан кешелэр турында сез нэрсэ уйлыйсыз?
- Алар бик акыллы кешелэр-4;
- бер дэ юкка вакыт эрэм итүчелэр-2;
- дорес эшлилэр,эмма мин алай булдыра алмыйм-0.
Нэтижэ
6-12 балл- “саулык-иң зур байлык”дигән девиз белэн яшисез.Узегезнен сэламэтлекне саклау очен кулыгыздан килгэнне дә ,килмэгэнне дэ эшлисез.Шуна курэ физик хэм психологик яктан сез сау- сэламэт .
13-24 балл- хэрвакыт сэламэтлек турында кайгыртып тору очен ихтыяр кочегез житеп бетми.Кайчагында”менэ буген генэ ял итэм дэ,иртэгэдэн зарядка ясый башлыйм”дип узегезгэ суз бирэсез.Эмма...
25-32 балл- хэзергэ сезнен сэламэтлегегез бик эйбэт,яисэ сез эле артык яшь һәм сезнен организм хэрторле кыенлыкларны жинел генэ жинэ ала.Эмма бу хэзергэ генэ,шуны онытмагыз!

Тест

1. А. Нормалардан читкэ тайпылучы тэртип-холык ул-нормаларга хэм жэмгыять кешедэн коткэннэргэ туры килмэуче тэртип-холык.
Б. Социаль нормаларны бозу ул-нормалардан читкэ тайпылучы тэртип-холык.
а)А дорес в)А,Б дорес
б)Б дорес г)А,Б дорес тугел
2. А.Тирэ-юньгэ,кешелэргэ,узенэ даими рэвештэ зыян салу нормалардан читкә тайпылучы тэртип-холык дип атала.
Б.Нормалардан читкэ тайпылучы тэртип-холык зыян китермэскэ дэ момкин.
а)А дорес в)А,Б дорес
б)Б дорес г)А,Б дорес тугел
3. Нормалардан читкэ тайпылучы тэртип-холыкнын унай куренеше
А)наркоманлык
Б)новаторлык тэкъдиме
В)эчучелек
4. А.Нормалардан читкэ тайпылучы тэртип-холык дип,нормаларга туры килмэгэн тэртипне эйтэлэр.
Б.Жэмгыять талэплэренэ жавап бирмэгэн тэртип-холык ул-нормалардан читкэ тайпылучы тэртип-холык.
а)А дорес в)А,Б дорес
б)Б дорес г)А,Б дорес тугел
5. А. Тэртип-холыкнын тискэре якка тайпылуы – дорес булмаган йогынты нэтижэсе.
Б. Рэхимсезлек, мэрхэмэтсезлек куп вакыт олыларнын балага карата мэрхэмэтсезлегеннэн килэ.
а)А дорес в)А,Б дорес
б)Б дорес г)А,Б дорес тугел
6. А. Жинаятьчелек – социаль хэм хокукый куренеш.
Б. Жинаятьчелек – эшчэнлек ул.
а)А дорес в)А,Б дорес
б)Б дорес г)А,Б дорес тугел
7. А. Рецидивист ул...
а) жинаятьче в) тиз кызып китүче
б) жинаятьне кабат башкаручы г) барысы да
8. А. Жинаять – ул жэмгыятьтэге хокук тэртибенэ янаучы ижтимагый куркыныч эш-гамэл.
Б. Жинаять - ЖК да курсәтелә
а)А дорес в)А,Б дорес
б)Б дорес г)А,Б дорес түгел
Уен ”ДОРЕС-ЯЛГАН”

Укытучы жомлэлэр укый хэм укучылар “Дорес”, “Ялган” дип язылган карточкаларны кутәрәләр.

- Марихуана наркотик белэн бэйлелеккэ китерми.
- эгэр наркотикларны чама белән куллансан, беркайчан да наркоманга эйлэнмисен.
- Наркотик куллана башлагач, кеше уртача 5-10 ел яши.
- Наркотиклар куллану гепатит хэм ВИЧ йоктыру куркынычы яный.
- Наркотик куллану хэрвакыт закон бозуга китерэ.
- Наркоманда авырту-сызланулар булмый, бу – куркыту гына.
- Исерекнен акылы юк, ул толыбын да сатып эчэ.
- Аракы – акыл иялэрен дэ акылдан яздыра.
- Аракы күренсэ, акыл кача.
- Эчкечелек – акыл кунегуе.
- Наркотик хэм алкоголь кыюлык ости, батырлыкка онди.

У вас нет прав для создания комментариев.