Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
ТР Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее





Класстан тыш чара:

“Игелекле эшнең
иртәсе киче юк.”

Үткәрүче: II категорияле тарих укытучысы,
7 нчы Г сыйныфы җитәкчесе
Галиуллина Энҗе Илфат кызы.

2013 ел
Тема: Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.
Максат 1.Мәрхәмәт, игелек төшенчәләре белән таныштыру, республика, район, авыл җирлеге
буенча башкарылган игелекле эшләрне аңлату.
2. Игелекле эш, изгелекләре белән илгә билгеле шәхесләр белән таныштыру.
3.Укучыларда шәхесләр үрнәгендә игелеклелек кешелеклелек, шәфкатьлелек
сыйфатлары тәрбияләү.
Материал: З.Шәрифуллин, В.Фатыйхов, Р.Вәлиева, Ә. Габиди, Г.Гаделшин, Г.Гайнетдинов шигырьләре, интернет материаллары, төбәк компонентлары.
Җиһазлау: плакатлар:
“Ә син нинди игелек кылдың?”
“Изгелек җирдә ятмас”
“Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә файда булыр”
“Бәхет ул игелек эшләүдән тәм табу”
Үткәрү формасы: түгәрәк өстәл.
Кичә барышы
Укытучы:“Нишләдек без?” (Ә. Габиди)
Хәерле иртә теләп без
Башлый идек көннәрне,
Сәламләп каршылый идек
Юлларда кешеләрне.
Сокланырлык матур иде
Гореф-гадәт, йолабыз.
Шушы күркәм сыйфатларны
Онытып бит барабыз.
Әтиләрнең, әниләрнең
Кадерен беләбезме?
Җан парәсе- нарасыйны
Назлыйбыз, сөябезме?
Күрше-күлән, дус-ишләрне
Кайгырта беләбезме?
Кайгыларны, сагышларны
Бергәләп бүләбезме?
Ялгызларның, мохтаҗларның
Хәленә керәбезме?
Әллә яшибезме бары
Яратып үзебезне.
Кеше дигән зур исемне
Бүген без аклыйбызмы?
Яшәгән сыман кыланып
Җан гына асрыйбызмы?
Алтын-көмеш, чүпрәк-чапрак
Колачлап алган җанны.
Әйтегезче, кайчан икән
Уятырбыз вөҗданны?
1 алып баручы. Безнең янәшәбездә генә көннәрен һәм төннәрен сызланулар белән үткәрүче күпме инвалидлар, ата-ана назыннан мәхрүм калган ятимнәр, картлык көннәрен ялгыз кичерүче әбиләр һәм бабайлар. Алар барысы да безнең ярдәмебезгә, кайгыртучанлыгыбызга мохтаҗ. Шуңа күрә һәркайсыбыз йөрәге чакыруына колак салырга, игелекле эшләргә вакыт табып, игътибарлылык, шәфкатьлелек күрсәтергә тиеш.
2 алып баручы. Хәйрия дигәч тә, “гуманитар ярдәм”, “иганәче” сүзләре искә төшә, мохтаҗ-мескеннәр күз алдына килә. Мохтаҗга сәдака бирдең, ул амин тотты да, шуның белән вәссәламме? Юк, болай тар мәгънәле була алмый Хәйрия, игелек, изгелек сүзе. Ярдәм, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итәгатьлелек һ.б. матур төшенчәләрне дз үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
Укучы :“Кеше булыйм дисәң” (Г.Гайнетдинова)
Нинди мирас кала бездән
Дәвам итсен өчен.
Килер буын без башлаган
Юлдан китсен өчен.
Кыл яхшылык кешеләргә-
Кеше булыйм , дисәң.
Авыр булыр, өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Аера бел ак-караны,
Начар юлда йөрмә.
Яхшы белән явызлыкны
Берүк бутый күрмә.
Кирәк булса коткарырга
Батып баручыны,
Кулың суз да коткар сагыш-
Моңга таручыны.
Шатландыр син ярдәм кылып
Ялгыз бер әбине.
Үскәнем дип, син матур дип,
Юат бер нәнине.
Кеше булып яшим, дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
Укучы: Хәйриячелек татарлар өчен яңалык түгел.Бу хәрәкәт Әби патша заманында ук башланып киткән: мөселманнарга мәчетләр ачарга рөхсәт бирелгән, татар сәүдәгәрләре үз эшчәнлеге белән капитал туплый башлаганнар.
Укучы: XIX гасырның иң абруйлы эшмәкәрләре Исхак, Ибраһим Юнысовлар.1844 елда алар бергәләп Казанда Мөселман ятим балалар йорты ачалар. Ул тарихка Хәйрия йорты дип кереп кала, 1917 елга кадәр эшли. Ибраһим Юнысовны III дәрәҗә Изге Анна ордены һәм алтын медаль, абыйсы Исхакны III дәрәҗә Изге Станислав ордены һзм алтын медаль белән бүләкләгәннәр.
Укытучы: Республикабызда хәйрия эшен моннан берничә дистә ел элек башлаган шәхес бар.Кем соң ул?
Укучы: Ул - Әсгать Галимҗанов, Казанда үз йорты белән яши. Терлек асрап, аннан кергән керемне хәйрия эшенә тота. Саба районының “Тургай”, Питрәчнең “Шатлык” һ.б. приютларга телевизорлар бүләк иткән. Төрле фондларга, балалар йортларына барлыгы 68 машина бүләк иткән кеше.
Укучы: Ул Л.Толстой ис. Халыкара алтын медаль лауреаты (1990), 1988 елдан бирле В.И.Ленин ис.Совет (Россия) балалар фондының мактаулы әгъзасы.Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.
Укытучы: Изге күңелле кешеләр безнең авылда да бар. Алар ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышалар. Булышу сүзен сез акча бирү дип кенә күз алдына китермәгез, ул рухи яктан да булырга мөмкин. Яхшы киңәш бирүче, елаганда юатучы кешеләр дә кирәк.
Үз эшләре белән таныштыру өчен сүзне муниципаль авыл җирлеге башлыгы Гараев Айдар Наил улына бирик әле.
Муниципаль авыл җирлеге башлыгы Гараев А.Н.чыгышы.
(Ярдәмгә мохтаҗ, караучысыз өлкәннәргә булышу,чисталыкны саклау, яшелләндерү, чишмә һәм зиратларны тәртиптә тотуда ярдәм итүчеләр турында).
Укучы:“Уяныйк” (З.Шәрифуллин)
Тирә-якны без – кешеләр -
Пычратып бетердек.
Үзебезнең киләчәккә
Үзебез үк төкердек.
Су буйларын,тыкрыкларны
Тирес белән тутырдык.
Табигатьне кызганмагач,
Төп башына утырдык.
Без, кешеләр киләчәкне
Уйлап та карамадык.
Табигатьнең байлыкларын
Берсен дә сакламадык.
Нинди тирән елгаларны
Без тубыктан калдырдык.
Шәфкать турында уйламый
Табигатьне талдырдык.
Иген үстергән кырларга
Күпме нефть агыздык
Исәпләми җир-ананың
Күпме яшен тамыздык.
Булды! Җитте,күңелләрдә
Шәфкать утын яндырыйк,
Киләчәк буыннарга без
Якты эзләр калдырыйк.
Укытучы: Балалар, сез бик бәхетле, чөнки янәшәгездә газиз әниегез бар. Һәрчак шулай бәхетле, сәламәт булыгыз! Бүген бик күп сабыйлар ана назыннан мәхрүм. Аларның да бәхетле, гаилә җылысын саклаучы әниле буласылары килә.Ни кызганыч, мондый нарасыйларның саны ел саен арта . Россиядә ел саен 56-57 мең бала ятимнәр сафына өстәлә бара. Әйдәгез, ятимнәргә ярдәм кулын сузыйк, күңел җылыбызны бүләк итик.
Укучы:“Дога белмим дисең, нигә?”
Яхшылык - үзе дога.
Бар кеше изгелек кылса,
Яхшырыр иде дөнья.
Изгелек ул- беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт
Ул –үзе изге дога.
Укытучы: Бездә бүген кунакта Югары Утар балалар йортында тәрбияче, укытучы булып эшләүче Гөлчәчәк Хөсәеновна. Сүзне аңа бирик әле. (Чыгыш)
“Саба телевидениесе”язмаларыннан “Язмышлар утравы” тапшыруыннан өзек карау (20.12.2011)
Укучы: Югары Утар балалар йорты директоры Гәрәев Имаметдин Гәрәевич “Алтын йөрәкле ир-ат” исемен алган кеше. Ул 50 ел эш стажының 46 елын директор булып эшләгән.
Укучы:
Масаймасын кеше байлык белән,
Кешелеге белән масайсын.
Игелекләр икеләтә кайтыр-
Изгелекләр күбрәк ясасын.
Нарасыен күкрәк сөте белән
Сөеп үстерсеннәр аналар.
Гомер буе әниләрен сагынып,
Тилмермәсен үксез балалар!
Җыр “Ятим бала җыры”.
Укучы: “Яхшылык” (Г.Гаделшин)
Әнием гел әйтә миңа:
“Яхшы бул син, и балам!
Кешеләргә мәрхәмәтле
Шәфкатьле бул син һаман.
Яхшы сүз бит йөрәкләргә
Сары май булып ята;
Яман сүзләр җанны йолкый,
Кара утларга ата.
Яхшылыкны эшлә дә син
Җиргә куй балам, күмеп,
Ул, һичшиксез, тишеләчәк,
Матур гөлчәчәк булып!”
Укытучы: Арабызда ихтирамга лаек һәм мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр яши.Бу ак яулыклы әбиләр, уңган куллы әниләр алдында без баш ияргә тиеш. Алар -әниләре үлгән ятимнәрне үз балалары кебек кабул итеп, һәм үз балаларыннан аермыйча, бергә тәрбиялиләр. Алар өчен “үги әни” сүзе харам, бу сүз аларга әйтелергә тиеш түгел. Зур рәхмәт сүзләре генә әйтелергә тиеш аларга.
Укучы: “Рәхмәт әйтә белегез” (Р.Вәлиева)
Ягез әле, килегез,
Тыңлагыз һәрберегез:
Игелек иткән кешегә
Рәхмәт әйтә белегез.
“ Рәхмәт” бик әйбәт сүздер,
Сез бәлки, белмисездер?
Ул күңелне үстерә,
Җанга рәхәтлек бирә.
Шуңа да һәрберебез
Рәхмәт әйтә, белегез!
Җыр “Рәхмәт, әнкәй”
Укучы:“ Кеше булсын исемең” (В.Фатыйхов)
Кем икәнен белим дисәң,
Бер күз сал карашына.
Нинди хисләрдә яши ул
Атасы-анасына?
Кем икәнен белим дисәң,
Бер күз сал ыруына.
Игътибар ит, вәгъдә биреп,
Сүзендә торуына?
Кем икәнен белим дисәң,
Бер күз сал киеменә.
Яратамы туган халкын
Ничек карый иленә?
Кем икәнен белим дисәң,
Байлыгын сорап кара.
Рухы зәгыйфь булмаганнар
Акчага яхшы каба.
Кем икәнен белим дисәң,
Акчага яхшы каба.
Кем икәнен белим дисәң,
Начарлык эшләп кара.
Яхшыларның күңеленнән
Бары тик яхшы тама.
Бер сынаудан,бер сулаудан
Тоям җаның, исемең,
Язылмаган канун яши:
Кеше булсын исемең!
Укучы:“Бабай киңәшләре” (З.Шәрифуллин)
Бабай әйтә: син, ди, улым,
Үрнәк бул кешеләргә.
Әти-әниеңне ташлап
Китмә ерак җирләргә.
Бергә йөргән дусларыңнан
Аерылма син, улым.
Кал якын кешеләреңә,-
Тугры иптәш булып.
Яхшылык эшләсәң, улым,
Һичкайчан онытмаслар.
Авырлыклар килгән чакта
Үзеңне ташламаслар.
Узган гомерләрең , улым,
Үкенерлек булмасын.
Күңел күгең беркайчан да
Хәсрәт белән тулмасын.
Укытучы:Бүген без күңелләребезгә игелек орлыклары чәчтек.Мин ышанам алар уңдырышлы туфракка төшәрләр, үсәрләр. Сез игелек, мәрхәмәт сүзен ничек аңладыгыз икән, шуны тикшерик әле.
Бирелгән кәгазь битләренә һәр укучы игелек сүзенең эмблемасын ясый. Ул арада җыр тыңлап алыйк (эмблемалар- нур сибүче кояш, куллар һәм җир шары, су сибелгән чәчәк, һ.б.)
Җыр “Гөлләр итик тормыш юлын”
1 а.б.Әгәр җиргә һәм халыкка яхшылык чәчсәң өеп,
Утырып эшләгән урның булыр тәхеттәй биек.
Син кылган яхшылык кайтыр үзеңә хөрмәт булып,
Бер кеше әйтмәс, тормышта юкка яшәде, диеп.
2 а.б.Кешеләргә бер китерсәң хәтта кечкенә зыян,
Ярдәм кирәк чакта качсаң, булып бер куркак куян.
Элек кылган игелегең минутта юкка чыгар-
Яхшы исемеңнең эзе әз гомер булмаган сыман.
1 а.б.Кичен ятып, иртәгесен торасыңны белмисең,
Шуңа көн дә яхшылык чәч, югыйсә , өлгермисең.
Уңышыңны җыеп ал да янә чәч зуррак җиргә
Шул чакта үзең күрерсең игелекнең төрлесен.
2 а.б.Үз халкыңа хезмәт итсәң,күрсәтсәң зур игелек,
Син яшәрсең мактауларга, ихтирамга күмелеп.
Китеп барсаң, уйламыйча, гел начарлык юлыннан,
Юл сине тезләндерер, һәм калырсың җиңелеп.
Укытучы: Бүген кичәдә сөйләгәннәр сезнең йөрәкләргә язылып калгандыр.Дөньяны игелек коткара. Изгелекләр эшлик! Миһербан шәфкатьле булыйк.