Печать
Рейтинг:   / 30
ПлохоОтлично 
Кабатланмас нәфис моң чишмәсе
(Якташыбыз композитор Ф.Әхмәдиев иҗаты буенча әдәби - музыкаль кичә)
1 нче алып баручы.
Фәтхерахман гармуны! Бөкәшнең
Йөрәккә җыелган бар моңы !
"Чистайның сәгате - дусларның кулында
Әйтегез , кем белми бу җырны ?"
Мәңгелек җырларым - бүләгем ,
Әйтерсең ул шулай пышылдый
Сагынып ачыла җырлары,
Агыла,агыла, һич тынмый...
Фәтери , Фәтхери, Әхмәди,
Син бүген гашыйклар иңендә
Син бүген парсызлар пары да,
Син бүген парлылар тиңе дә.
2 нче алып баручы
Исемнәре халкыбыз күңеленә мәңгегә уелып калырдай олуг шәхесләребез бар.Якташыбыз композитор Ф.Әхмәдиев шундый шәхесләребезнең берсе.Аның исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән хөрмәт белән саклана. Берсеннән – берсе популяр җырлар иҗат иткән бу композиторны Татарстаннан читтә дә яхшы беләләр. Аның 1950 – 1970 нче елларда язылган тирән хисле, ялкынлы җырлары бүген дә сәхнәләрдә, концерт залларында, мәҗлесләрдә яңгырый.
1 нче алып баручы.
Ф.Әхмәдиевның иҗаты җыр яратучыларның йөрәкләренә үтеп керүе, аларның кайгы – шатлыкларын, сагыш – моңнарын тирән чагылдыруы белән аерылып тора. Аның иҗат җимешләре халык үзенең күңел дәвасы,
рухын яктыртучы нур итеп тоя.
7-б сыйныфы укучысы Хәсәншина Зәринә башкаруында “ Ромашкалар “ җыры яңгырый.
2 нче алып баручы
Халкыбызның сөекле улы композитор Ф.Әхмәдиев 1930 нчы елның 15нче ноябрендә районыбызның Тәб.Чаллы авылында дөньяга килә.
1 нче алып баручы.
Тәберде Чаллысының көньяк көнбатыш өлешендә Тау асты чишмәсе һәм Акбүз ат елгасы урнашкан.
2 нче алып баручы.
Әалардан көньякка табарак гаять зур мәйданны саллы болын, көтүлекләр биләп тора.
1 нче алып баручы.
Ф.Әхмәдиев кайда гына булмасын Тау асты чишмәсен, шушы түмгәкле болыннарны сагынып кайта торган була.
2 нче алып баручы.
1938 елны авылның җидееллык мәктәбенә укырга керә.
1 нче алып баручы.
1951 елда исә Казан музыка училищесына ирекле тыңлаучы булып урнаша.
2 нче алып баручы.
Ф.Әхмәдиевнең әтисе Габдрахман абый оста гармунчы була, һәм дүрт улына мирас итеп, бер тальян гармун һәм үзенең җырга , музыкага булган мәхәббәтен калдыра. Ул, Фәтхерахманга өч яшь тулганда дөнья куя.
1 нче алып баручы.
Җырга, музыкага булган омтылышны, мәхәббәтне үстерүдә әнисе- Фәхрелбанат апаның да өлеше зур була.Әнисе үзе дә кечкенәдән гармунда уйнап үсә һәм районда беренче чигеп кәлпәкләр тегүче була.Малайлар да калышмыйлар- Мөнир дә, Фәйзрахман да гармунда уйныйлар.
2 нче алып баручы.
Ләкин бер әйбер дә мәңгелек түгел шул, Фәтхерахманга биш яшь тулганда гармунның кулга тотарлыгы да калмый. Малай, әнисенә ялварып, яңа гармун сорый. "Сүз тыңласаң, алырмын."- ди әнисе. Тыңлый Фәтхерахман, идәнен дә юа, бәрәңгесен дә әрчи, башка эшләргә дә өйрәнә. Тик гармун гына алсыннар. Ә кулына гармун эләккәч, нинди көй ишетсә дә, аны өйрәнмичә туктамый ул. Әнисенә булган олы хөрмәте, чиксез рәхмәте Г.Зәйнашева сүзләренә язылган "Җырлыйм әнием турында”
дигән җырында бик ачык чагыла.
“Сәйлән” вокаль ансамбле башкаруында "Җырлыйм әнием турында” җыры яңгырый.

1 нче алып баручы.
Фәтхерахманга 11 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әле берәүнең , әле икенче кешенең үлем хәбәрләре килә башлый. Кечкенә малай, гармунын күтәреп, гармун уйнап, җырлап, кешеләрнең кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып, хәлләрен җиңеләйтеп, өйдән өйгә йөри.
“Салават күпере” вокаль ансамбле башкаруында “Хәбәрсез югалганнар” җыры яңгырый

2 нче алып баручы.
Озатып вокзаллар каршында
Тетрәтә. Аяклар тыңламый.
Дан – шөһрәт елларда сынала
Хәтердә шомлы ел йокламый.
Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар.
Бу җыр ул – мәңгелек күз яше,
Бу җыр ул – мәңгелек дәва да.
7б сыйныфы укучылары башкаруында “Солдатлар” җыры яңгарый
1 нче алып баручы.
Фәтхерахман җиденче сыйныфны тәмамлый алмый, МТСка эшкә керә, чөнки эшләгән кешегә 400 грамм икмәк бирәләр. Егет буш вакытларында баянда уйнарга өйрәнә һәм фотограф һөнәрен үзләштерә.
Берсут ял йортында фотограф булып эшли, ә кичләрен Кама буена төшеп, ял итүчеләргә гармун уйный.
2 нче алып баручы.
1953 елда шагыйрь Мөхәммәт Садри мәшһүр композиторны Салих Сәйдәшев белән таныштыра. Бу танышу Фәтхерахманның киләчәк иҗади юлында зур роль уйный, рух өсти, канатландыра. Ләкин озакламый Фәтхерахманны хәрби хезмәткә алалар.Ил алдындагы бурычын үтәгәннән соң, туган төбәгебезгә кайтып, мәктәбебездә музыка дәресләре укыта
башлый, авылыбызның Мәдәният йортында музыка түгәрәге оештырып җибәрә һәм җитәкчелек итә.
Ф.Әхмәдиев җитәкләгән җыр түгәрәге әгъзасы, мәктәбебезнең өлкән укытучысы Хәтимә Вагыйзовна композиторыбыз турында тирән истәлекләре белән уртаклаша.
1 нче алып баручы.
Төрле сәбәпләр аркасында язмыш аны кабат Казанга илтә. Шактый вакытлар Казан җитен комбинатында татар хоры түгәрәгендә җитәкчесе һәм баянчы булып эшли.

2 нче алып баручы.
Ул монда композиторларыбыз Арслан Батыршин, Зиннур Гыйбадуллин
Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Ифрат Хисамовлар белән аралаша. Шагыйрь И.Юзеев белән дуслаша. Аларның дуслыгы гомеренең соңгы көненәчә дәвам итә. И.Юзеев 1997 елда Ф.Әхмәдиевның якты истәлегенә "Фәтхерахман" дигән поэма иҗат итә.

Гайбадулллина Рәзинә һәм Һадиуллина Ләйсән И.Юзеевнең"Фәтхерахман” поэмасын сөйлиләр.

1 нче алып баручы.
Олы җанлы, үтә дә сизгер күңелле талант иясе әтисе, Фәтхерахманга мирас итеп гармун калдырып киткән булса, Фәтхерахман бу дөньяга үзеннән соң саф мәхәббәт җимеше булган яраткан кызы Ләйсәнен, оныклары Айдар белән Розаны, ә халыкка мирас итеп йөзләгән моңлы, матур җырларын калдырды.

Мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкиф Юнысович “Яшьлегем чәчәк атканда” җырын башкара.

2нче алып баручы.
Ф.Әхмәдиевның 1968 елда "Кызыл ромашка", 1972 елда "Җыр чакыра", 1979 елда "Ак болынлар" исемле җыентыклары дөнья күрде.
1 нче алып баручы.
2003 нче елда исә Ф.Әхмәдиев турында истәлекләр теркәлгән "Яшьлегебез музыкасы" дигән китап чыкты.
2 нче алып баручы.
” Мәңге яшисе килә!" дип җырлап 1981 нче елның 3 нче сентябрендә Ф.Әхмәдиевнең йөрәге тибүдән туктый. Ул Казан шәһәрендәге татарлар зиратына күмелә.
1 нче алып баручы.
Иҗатының нәкъ чәчәк аткан чорында- 50 яшен тутырып, бу тормышның гаделсезлекләрен, нужасын үз җилкәсе белән түгел, ә бәлки йөрәге аша кичереп, искиткеч талант иясе, моң дәрьясы ярларына сыеша алмыйча арабыздан китә.

2 нче алып баручы.
Гасырлар кайтаваз кайтара
Елларда эзләрең тоташ моң.
Гармуның калдырып киттең дә
Алырга килмәдең нигә соң?

Барысы хәтердә, бәгырьдә;
Ул кайта җырлардә тәңредәй
Үткәннәр – көчле бер яшен дә,
Үткәннәр – киләчәк фәне дә.

“Салават күпере” вокаль ансамбле башкаруында “Чаллы Бүкәш яклары” җыры яңгырый