Табигать-туган йортыбыз
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Табигать – уртак йортыбыз
(инша)
Идеал-хыялда түгел,
Түгел сүрәт-рәсемдә
Безнең гап-гади кешелек,
Табигать синдә генә.
Г.Рәхим.

И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең, адашырлык урманнарың, биек-биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар. Күктә кояш елмая, болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар барысы да табигать.
Гаҗәеп матур безнең Котлы Бүкәш авылы табигате. Әрәмәлектә талпына-талпына сайраучы кошлар җыры үзәгеңне өзә, бормаланып аккан сулары сагышыңны еракларга агызып алып китә, тешләрне камаштырырлык салкын сулы шифалы чишмәләре дәва бирә...
Авылның бер чите куе урманга барып тоташа. Урманында чикләвек, балан, шомырт уңа . Урманнарда төз наратлар, чыршылар, каеннар, имәннәр һәм башка агачлар үсә. Җәй урталарында анда концерт. Кошлар сайрый, барлык бөҗәк гөжли. Күкенең дәртле дә, моңсу да, ямансу да тавышы ишетелеп куя. Зирек ботагында ак күлмәкле, кара җиңле тукран утыра. Озын томшыгы белән тук та тук тукылдата.
Урманда бөтен тереклек дөньясы хәрәкәттә. Умарта кортлары, берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй ашыгып, үләннәрдән бал җыеп йөриләр. Калын тавыш белән жуылдап, чәчәкләргә куна-куна төклетура узып киткәли. Әледән- әле чикерткәләр сайрап куя. Берсе туктый, шунда ук икенчесе башлап җибәрә. Бар җирдә күп санлы җан ияләре яшәгәне сизелеп тора. Алар кыштырдыйлар, безелдиләр, шуышалар, пырылдап очып китәләр. Бу күренеш тын урманга җанлылык, күңеллелек кертә.
Урманда барганда югарыга карасаң, кош ояларын күрәсең. Бервакыт шулай тын калып күзәтә башладым. Оядан нәни кошларның чыр-чыр килүе ишетелә. Бераздан ата кош томшыгына каяндыр ризык эләктереп кайтты. Ашарларына булгач, кошчыкларның чыркылдаган тавышлары да ишетелми башлады. Күңелемдә бу кошларга карата мәхәббәт уянды. Тырыш әти белән әни шулай кошчыкларын бергәләп үстерәләр. Мондый дус, тату, тырыш гаиләдән үрнәк алырга кирәк.
Авылымның болыннарда нинди генә чәчәкләр үсми. Хус исле әнис үләне, какы, татлы кузгалак. Ромашкаларның ниндиләре генә юк. Су читләрендә су бөтнекләре, төн миләүшәләре үсә. Җиләк чәчәге борынны кытыклый. Үлән арасында йөк күтәргән кырмыскалар йөгерешәләр.
Авылыбыз тормыш чыганагы булган, иртәсен-кичен, җәен-кышын, буыннан-буынга кешелек дөньясына хезмәт иткән чишмәләргә дә бай.
Болында көчле чишмә ага. Аны Басай чишмәсе дип атыйлар. Ул ярның биек җиреннән улакка чыга да шаулап, вак ташларны зыркылдатып ага. Чишмәләр тавышына бакалар сайраганы кушыла.
Чиста су- зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Шуңа күрә суларны пычратмыйк, чиста тотыйк. Чиста һава, чиста су - табигатьнең иң зур байлыгы.
Мине әти-әнием кечкенәдән тирә-якны пычратмаска өйрәттеләр. Без алар белән бик еш табигать кочагына ял итәргә чыгабыз. Ял итү урыныбызда бервакытта да чүп калдырганыбыз юк. Чүпне пакетка яисә чиләккә тутырып, өйгә алып кайтып яндырабыз.
Димәк, табигатебез - безнең уртак йортыбыз гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый.

У вас нет прав для создания комментариев.