- Подробности
-
Автор: Айгуль Мавлеева
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 1999
Рейтинг: 



/ 0
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МЕНДЕЛЕЕВ РАЙОНЫ
ТАРИХЫ ҺӘМ ОНОМАСТИКАСЫ
Мавлеева А.И. МБОУ “СОШ № 53”
Яр Чаллы шәһәренең 53 нче гомуми белем бирү мәктәбе
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезенә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-бабалар нигезендә яши башлый. Туган ягын яраткан кеше генә челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишетә; йолдызлы күкне, тулган айны күреп соклана.
Һәр кеше дә туган төбәгенең тарихы белән кызыксына. Чөнки үткәнен белмәгән халыкның киләчәге дә юк. Шушы гыйбарәне истә тотып, без сезне Менделеев районы тарихы белән таныштырып китәбез.
Ойконимия күзлегеннән караганда, Татарстан җөмһүриятенең Кама аръягы – бик кызыклы һәм үзенчәлекле регион. Менделеев районы территориясе дә 3 этник дөньяның: фин-угыр, төрки һәм славян халыкларының “контакт зонасы”. Әлеге кабилә һәм халыкларның үзара тел мөнәсәбәтләре озын тарих дәвамында Кама аръягы ойконимиясенең шактый катлаулы стратиграфик катламнарын тудырган.
Менделеев шәһәре үзе Бондюг авылы нигезендә барлыкка килә. Иң элек Бондюг авылына нигез салына, ә соңыннан Менделеев шәһәренә. Торак пункт 1967 нче елга кадәр Бондюг поселогы дип аталса, соңрак рус химигы Дмитрий Иванович Менделеев (1834-1907) хөрмәтенә Менделеев исеме бирелә[1].
Бондюг ойконимы ике компоненттан тора: бонд + юга ~ юг. Соңгы элементны Б.А. Серебренников -енга ~ -энга, -анге ~ -онге фонетик вариантыннан барлыкка килгән дип аңлата[2]. Әлеге компонент “елга, су” мәгънәсенә туры килә. Бондюг атамасы гидронимнан ясалган. Фин-угыр телендә әлеге атама “зур елганы тәшкил итүче кечкенә инешләр, чишмәләр” дигән мәгънәгә ия.
Татарстан Республикасы Менделеев районы серле атамаларга бай төбәк. Аларның күбесе бүгенге көнгә хәтле үзенең серен саклый. Төбәктә бик күп атамалар, тарихи җирләр, чокырлар, чишмәләр бар. Еллар узган саен, алар онытыла шикелле, яшьләр аларны бөтенләй белми диярлек, шуңа күрә әлеге атамаларга “җан өреп” торырга кирәк.
Ономастик (топонимик) материаллар тел һәм халык тарихын өйрәнүдә ярдәмгә килүче чыганак ролен дә үтиләр. Әйе, топонимнарның роле бәяләп бетергесез. Тарих һәм топонимия исә, үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр[3]. Әлеге багланышларны күзәтү кызыклы тарихи-лингвистик нәтиҗәләр ясау мөмкинлеген бирә. Менделеев районының топонимик системасы бик озак еллар буе тарихи-географик һәм этнолингвистик шартлар йогынтысында формалашкан.
Районның топонимиясен (ойконимия, гидронимия, оронимия) өйрәнеп, галимнәр аның 3 этнолингвистик төркемен бүлеп чыгарганнар:
1) славян төркеме;
2) төрки төркем;
3) фин-угыр – самодий төркеме.
Әлеге өч төр арасында славян төре Менделеев районы топонимиясендә төп урынны алып тора.
Менделеев районы топонимнарының иң борынгы катламын төрки, фин-угыр чыгышлы атамалар тәшкил итә. Бу аларның рус төркеме белән чагыштырганда беренчерәк барлыкка килүе турында сөйли һәм славян төркеме атамаларының “яшь” булуын исбатлый.
Көнчыгыш Кама аръягы территорияләрендә берничә этник төркем бар. Шуңа бәйле рәвештә Менделеев районының гидронимиясен караган вакытта бәхәсле яки бөтенләй тикшерелмәгән мәсьәләләрне күрергә мөмкин. Шулай ук гидронимнарны классификацияләгән вакытта да каршылыкларга очрарга мөмкин. Бу хәл районда татар, рус, удмурт, мари халыкларының бергә яшәүләре аркасында килеп чыга.
Менделеев шәһәре − Татарстанның гына түгел, ә бөтен Рәсәйнең химия промышленносте үзәкләренең берсе. Хәзерге вакытта шәһәр икътисади һәм мәдәни яктан үсә, зурая. Район биләмәләрендә җөмһүриятебез өчен мөһим булган завод-фабрикалар төзелә.
Һәр кеше үзенең туган ягы, туган туфрагы, туфрак нигезе, туган авылы тарихын өйрәнергә омтылырга тиеш. Шул вакытта гына төбәк һәм андагы атамаларның килеп чыгышын өйрәнү, буыннан-буынга тапшыру уңай нәтиҗә бирер.
Файдаланылган әдәбият
1. Хаҗиев Р.И. Топонимнар ни сөйли? // Фән һәм мәктәп. – 2001. − № 2. – Б. 175.
2. Габдрахманова Ф.И. Ойконимия Менделеевского района РТ // Менделеевский Музейный Вестник. – 2003. − №2. – С.5.
3. Хаҗиев Р.И. Тел һәм тарих җәүһәрләре − Яр Чаллы, 2006. – 167 б.