- Подробности
-
Автор: Ландыш Галиева
-
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2469
Рейтинг: 



/ 0
Галиева Ландыш Илгиз кызы
Актаныш районы Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Безнең күңелләрдә син, Тукай!
Максат: Балаларны Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре, җыентыклары, китаплары белән таныштыру. Аларда халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай һәм аның иҗаты белән кызыксыну уяту. Туган илгә, туган телгә, туган халкыңа ихтирам хисе уяту, белем алуга теләк, омтылыш булдыру.
Җиһазлау: Сәхнә стенасында Тукайның портреты һәм аның туган көне язып эленә: 26 апрель 1886 ел.
Тамаша залына балаларның Тукайга багышлап язган шигырьләре, рәсемнәре, газеталар эленә.Мәктәп китапханәсе Тукай китаплары күргәзмәсен әзерли.Тукайның тормыш юлын сурәтләүче рәсемнәр, фотолар куела.
Ике якта сүзләр:
«Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;
Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай».
(Ш. Бабич)
«Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе буген күңелдә!
Туган көнең белән! - диләр,
Горурланып һәркем бу көндә.»
Экранда Республика Президенты Минтимер Шәймиев сүзләре языла:”Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырда да аның белән булырбыз.Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр.Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!”
Шагыйрь әсәрләре буенча эшләнгән балалар рәсемнәреннән һәм Г.Тукай китапларыннан күргәзмә оештырыла, Г.Тукай иҗатына багышланган плакатлар эленә.
Заһид Хәбибуллинның Тукай маршы яңгырый.
1 ук. Шатлыгыннан бүген апрель көлә,
Көлү тавышы - һәрбер инештә.
Карлар түгел, җирнең җаны эри,
Апрель аңа шундый килешкән!
Апрель булып, илгә Тукай килә.
Үлгән җаннар, каннар яңара.
Яз аенда кем соң хыялланмый
Тукай кебек яшәп янарга!
2 ук Апрель булып, җиргә шатлык килә,
Яз уяна һәрбер күңелдә.
Күзен ача агач бөреләре,
Чәчәкләргә илем күмелә.
Апрель булып, җиргә Тукай килә.
Мәңгелек яз җиргә китерә.
Шул язларны йөрәкләргә салып,
Киләчәккә безгә илтергә!
Укытучы:
Кадерле, балалар! Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, моннан 126 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә нәни Апуш-Габдулла-мәшһүр Тукай дөньяга килә. Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла-Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.
ЕГЕТ:
Менә без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны, сезне яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә, киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...
Егет.Тукай исән.
Җыры-күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Кыз. Заман таный аны:
Кәләпүштән
Килә иде Кырлай юлыннан...
Сизмәгәндер үзе дә
Зур Апушка
Әверелгән авыл улыннан.
1нче укучы.
Мәхәббәте сүнми кешелекнең;
Гомер үткән саен яңара.
Алгы рәткә куеп һәрбер юлын,
Җырларыңны тыңлый замана.
"Бәйрәм бүген" шигыре, Г.Тукай сүзләренә язылган "Бәйрәм бүген" җыры башкарыла.
ЕГЕТ:
Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның тынмас тургаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай.
КЫЗ:
Үксез тормыш читкә типкән чакта,
Иркәләде сине киң Кырлай;
Моңлы Кырлай урманнары ничек,
Шигъриятең синең шулай бай.
ЕГЕТ:
Урам ташларыннан эзләмәгез
Тукай баскан утлы эзләрне,
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез.
Йөрәкләрдә - Тукай сүзләре.
КЫЗ:
Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,
Килгән чакта җиргә җылы май,
Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,
Яшәтәбез сине, яшьТукай!
БЕРГӘ:
«Безнең күңелләрдә син, Тукай!»
ЕГЕТ:
Ятимлек сине кемнәргә «әнием» дидермәгән
Кемнәрнең утлы сүзләре җаныңны сөйдермәгән дә
Шатлыгың сүндермәгән.
КЫЗ:
Еласаң да елагансың кешедән качып кына.
Яраларыңа сипкәнсең май түгел, балчык кына шул,
Ят күздән качып кына
1ук. Тукай теле – минем туган телем,
Тукай иле – минем газиз илем.
Тукай күзе баккан зәңгәр күгем,
Тукай аяк баскан газиз җирем.
"Туган авыл җыры башкарыла.
ЕГЕТ:
Тукай җирдә бик аз яши, тик шулай да
Гомеренең минуты да буш узмаган.
Тырышкан ул: көн дә, төн дә шигырь язган
Шуңа халык күңелендә мәңге калган.
КЫЗ:
Яраткан ул гаделлекне, матурлыкны
Яратмаган ялкаулыкны, куркаклыкны.
Күрә алмаган ялагайны, сатлык җанны
Мактамаган беркайчан да куркаклыкны.
_____________________________________________________
1ук. Тигез генә бармый безнең тор¬мыш,
Эш гел барып тормый уңайга...
Эш-гамәлләр авыр барган чакта,
Күңелемә азык кирәк чакта,
Әйләнәм дә кайтам Тукайга.
“ Милли моңнар” укый Сәрвәрова Гүзәлия
2 ук. Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,
Сукмагымда - Тукай эзләрен.
Күңелемдә балкый маяк булып,
Тукай моңы, Тукай сүзләре.
1 ук. Тукай абзый әкиятләре...
Үзе бер серле сандык.
Шул сандыкны ачып карау -
Безнең өчен зур шатлык.
Балачактан шул сандыкның
Төбенә төшә барам,»
Тукай абзый әкиятләрен
Су кебек эчә барам.
-Габдулла Тукайның балаларга багышлап язылган әсәрләре күп.Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрәк тә әнә шул шигырьләрендә, әкиятләрендә ачык күренә.
укучы.Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди.Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра.
Ә хәзер сүзне башланыч класс укучыларына бирәбез
Башлангыч класс укучылары Тукай шигырьләрен сөйлиләр
1. Күңелемә күчте ялкыны.
Ә шулай да синең, Тукай абый,
Шигырьләрең иң-иң якыны.
Синең шигырьләрең - тел ачкычы,
Һәрбер сүзең - безгә васыять.
Мин горурмын, Тукай, телем ачтым
"Туган тел"җырын җырлап.
КЫЗ:
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап синең туган көнеңне,
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең туган телеңне.
Хор. «Туган тел» җыры башкарыла.
Укытучы:
Хөрмәтле кунаклар, укытучылар,кадерле балалар! Менә шулай итеп безнең Г.Тукайны искә алу кичәсе ахырына якынлашты. Мәңге яшь шагыйребезнең шигырьләрен, матур җырларын онытмавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укыгыз һәм үзегездән кечкенәләргә дә сөйләгез!