Яхшы сүз - җан азыгы
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тема: Яхшы сүз - җан азыгы

Төзеде: Гарипова Ләлә Ильяс кызы
1 квалификацион категория
башлангыч сыйныф укытучысы
2013 нче ел

Максат : Укучыларда сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру, телдән сөйләмне сафландыру; ата – аналарны , өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга игелекле , мәрхәмәтле, игътибарлы , ихтирамлы булу хисе тәрбияләү; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау : магнитофон , таблицалар, “ Әдәп “ , “ Әхлак “ канатлары, конверт , кыз рәсеме.

Форма : Әхлак дәресе – кичә - сәяхәт.

Тәрбия сәгате барышы.

- Исәнмесез, укучылар ! Хәерле көн !
Исәнмесез !
Без бер – беребезгә нинди сүз әйттек ?
Гади “ исәнмесез” дән башка бер сүз дә әйтмәдек.
Нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда ?
Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда ?
Нидән соң бер тамчы шатлык артты тормышта ?
- Укучылар, нидән соң бер тамчы шатлык артты дөньяда ?
- Укучылар , сез нинди исәнләшү сүзләрен беләсез ? ( Исәнмесез, әссәламәгаләйкем , кайнар сәлам , исән – имин яшисезме ? Хәерле көн ! Хәлләрегез ничек ? )
- Нәрсә ул исәнләшү ?
- Исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү.
- Исәнләшү ул – игътибарлылык билгесе.
- Исәнләшү ул – кешегә ярдәм итәргә әзер торуыңны белдерү.
- Исәнләшү ул - әдәплелек билгесе.
Укучылар , ә нәрсә соң ул әдәплелек ? ( Җ . )
- Әйе. Кешенең әдәпле булуы әнә шул “ исәнмесез “ сүзеннән башлана. Ә сез , әдәпле булуны ничек аңлыйсыз ?
Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул. Әдәпле булу – кешегә игътибарлы , инсафлы булу, дигән сүз.
Әдәпле кешене һәркем ярата , хөрмәт итә. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннарын , дусларын кайгыртып яши , аларга ярдәм итәргә әзер тора.
Укытучы. – Сез бик әдәпле, тәмле телле укучылар икән. Димәк, әдәпле кешегә дөрес аралаша белергә өйрәнү кирәк. ( Татар халкының моңлы көе яңгырый. )
- Укучылар ! Әйдәгез бераз хыял диңгезендә йөзик. Ерактан моң агыла. Ишетәсезме ? Татар моңы. Күңел кылларын тибрәндерә ул. Бу моң безне ниндидер әкияти илгә дәшә. Сезгә рәхәт , чөнки бу илдә яшәүчеләр тыйнак , акыллы , өлкәннәрне хөрмәтли торган , мәрхәмәтле , шәфкатьлеләр. Сезнең белән бар да исәнләшә , хәл - әхвәл сорый , сезгә изге теләкләрен юллый. Кайсыгыз әйтер, сез нинди сихри илдә, исеме ничек? ( Без “Әдәплелек “ илендә.)
( “ Әдәплелек “ иленең картасы белән таныштыру.)
Укытучы. – Бүген сәяхәтебезне “ Яхшы сүз яшәртә, көч бирә “ девизы астында алып барырбыз. Ә тәрбия сәгатебезне “ Яхшы сүз – җан азыгы “ дип атарбыз. Кичәнең эпиграфы белән танышыйк :
“ Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңелең боега.
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә ?
- Укучылар , мин сезгә сәяхәт итәр өчен ике канат бирәм. Берсе әдәп , берсе әхлак канаты булсын. Канатларыбызны алдык, сәяхәткә кузгалдык.
( Музыка яңгырый, укучылар канатларын җилпиләр. )

I тукталыш. “ Кеше – җирнең гүзәл чәчәге “. ( Тактада кыз рәсеме. Рәсем янында “Намус”, “Акыл” , “Әдәп” , “Күңел” , “Сабыр” сүзләре язылган таблицалар.)
Укытучы. – Чын матурлык нәрсәдә ? соравына җавап эзләрбез. Кызга күз төшерик әле. Сүзләрне укыйк та уйланыйк. Шушы сыйфатларның берсен генә югалтсак та, кеше затын чын матур , әйбәт дип әйтеп булмас иде.
( Укучылар Акмулланың ”Кешенең биш асылы “ шигырен сөйлиләр.)
1 у. Кеше өчен иң әүвәл – Намус , дигән,
Намусыңны сатып итмә табыш дигән.
Байлык өчен илен – көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен ул явыз, дигән.

2 у. Икенче иң кыйммәтлесе – Акыл дигән.
Акылсызда акыл ягы такыр , дигән.
Акылсызда намус та юк, иман да юк,
Яманга ант итеп барын сатар , дигән.

3 у. Өченче иң кыйммәтлесе - Әдәп , дигән,
Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп , дигән.
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исмен күтәрү дә гаҗәп , дигән.

4 у. Дүртенче иң кыйммәтлесе – Күңел , дигән.
Күңеле бозык кеше – кеше түгел , дигән.
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы ,
Яшәмә дә , үлеп җиргә күмел , дигән.

5 у. Бишенче иң кыйммәтлесе – Сабыр дигән.
Сабыр кеше зур бәхетләр табар , дигән.
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр , дигән.
Укытучы . Димәк , кешене нинди сыйфатлар матурлый ? Бу сыйфатларны нинди сыйфатлар дияргә мөмкин ?
Нәтиҗә. ( Музыка астында канатларын җилпиләр. )

II тукталыш. “ Яхшы сүзләр “
- Һәр халык борынгыдан үзара ихтирамлы , әдәпле мөгамәләгә игътибар иткән. Әйдәгез , кайсыгыз яхшы сүз турында мәкаль - әйтемнәр белә ?
- Яхшы сүз йорт салып бирә, яман сүз аны җимерә (грузин). Яхшы сүздән җан эри ( каракалпак ). Яхшы сүздән таш та йомшара ( дагстан ). Яхшы сүз – чәчәк, яман сүз – чәнечке ( төрекмән ). Яхшы сүз – күңел ачкычы ( серб ). Йөрәктән чыккан бер җылы сүз өч кыш буе җылытыр ( удмурт ).
Укучылар , сез әниләрегезгә , якыннарыгызга , укытучыларга нинди матур сүзләр әйтәсез ? Бу сүзләрне ешрак әйтеп һәркемне шатландырыгыз. Матур сүзләрегезне ишетеп , өлкәннәр сезгә елмаер , аларның кәефләре күтәрелер.
( Музыка астында канатларын җилпиләр. Сәяхәт дәвам итә.)

III тукталыш. “ Яхшы гамәлләр “.
- Укучылар , сез нинди гамәлләрне яхшы гамәлләр дип саныйсыз ? Сезгә бу тукталышта тискәре гамәлләрне яхшы гамәлләргә әверелдерү бурычы куела.
Мин сезгә әдәплелеккә караган мәсьәләләр тәкъдим итәм.
А) Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе : “ Балам , күзлегемне генә табарга булыш әле. Кая гына куйдым икән ? “ , - дип эндәшә. Ә бала: “Аптыратма инде , шунда гынадыр “ , - ди. Ә дәү әнисе уфылдый – уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме ?
Б ) Бер аягын сугышта өздергән сугыш ветераны автобуста басып бара. Ә укучы янәшәсендәге бабайны күреп ала да тәрәзәгә борылып утыра. Урын бирергә уйламый да. Шулай эшләргә ярыймы ? ( Фикерләр тыңлана. )
- Ә сез нишләр идегез ? ( Җ. )
- Укучылар , әйдәгез бераз уйнап ял итеп алабыз. Уен “ Ма – мә “ дип атала. Алда..., мактан... , сугыш ..., бәр ..., сук ..., тәртип боз ..., усаллаш ..., әдәпсез сөйләш ... . Нәтиҗә . ( Сәяхәт дәвам итә. )

IV тукталыш . “ Рәхмәт сүзләре “.
Бу тукталышта без Ш. Галиевнең “ Рәхмәтләр хакында “, М. Газизовның “ Рәхмәт “ шигырьләрен тыңлап анализларбыз.
Рәхмәт сүзләрен сез кайчан әйтәсез ? ( Җ. )

V тукталыш . “ Киңәшле эш таркалмас “.
- Укучылар , безгә Р. Хафизованың “ Кирлемән”еннән киңәшләре белән хат килгән . Сез бу киңәшләр белән килешәсезме ?
1. Үзең сөйлә, үзең башыңны боргала.
2. Сөйләшкәндә бармагың белән төртеп күрсәт.
3. Иптәшең белән сөйләш, үзең читкә кара.
4. Сөйләшкәндә пәлтә сәдәфен боргала.
5. Кеше сүзен бүлдер дә , үзең сүз башла.
6. Үзең сөйләш , үзең көнбагыш аша. ( Җ. )

Йомгаклау.
- Укучылар , сәяхәтебез ахырына якынлашты. Әдәп - әхлак канатларыбызны алып, кире мәктәпкә кайтыйк. Димәк, яхшы сүзне ни өчен әйтергә кирәк ?

1 у. Таза булыйк , матур булыйк, күркәм булыйк.
Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.
Рәнҗемәсен , боекмасын дисәң йөрәк,
Изге сүзләр – яхшы сүзләр – шатлык кирәк.

2 у. Яхшы сүз яшәртә , көч бирә,
Кулыңа сәләт һәм эш бирә.
Яхшы сүз кузгата җырларны.
Бизи ул, матурлый дөньяны.

3 у. Яхшы сүз тауларны күтәрә,
Давыллар аркылы үткәрә.
Яхшы сүз шифалы , тылсымлы,
Юа ул яраны, борчуны.

4 у. Яхшы сүз ярдәмгә ашыга,
Әйтерсең эретә ул ташны да.
Яхшыны күрегез, аңлагыз ,
Яманга битараф калмагыз.

- Укучылар, тагын нинди ягымлы сүзебезне әйтәсе калды ? ( Саубулыгыз. )
- Укучылар, әдәп - әхлак канатларыгыз талмасын. Тормышыгызда бүгенге әхлак дәресендә алган белемнәрегез юл күрсәтүче йолдыз булып торсын. Әдәпле, бәхетле балалар булып үсегез!

Кулланылган әдәбият: "Мәгариф" журналы, "Ачык дәрес"

У вас нет прав для создания комментариев.