8март
- Подробности
- Автор: Зубайра Фаттахова
-
Категория: Классный руководитель
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2038
Сарлы авылы муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе
“ 8 М а р т -
Халыкара хатын-
кызлар көне”
1нче категорияле башлангыч
класс укытучысы
Фаттахова Зөбәйрә Асфан кызы
1.Нигә бүген мәктәптә
Бик күңелле, бик ямьле?
Чөнки бүген кунакка
Безгә әниләр килде
2.Әни безнең терәгебез,
Әни безнең яклаучы
Кирәк чакта минем белән
Дустым кебек уйнаучы.
3.Яшәсен безнең әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып.
4.Килеп җитте 8март,
Әниләр, бу сезнең көнегез
Сез үстергән балалардан бүген
Кайнар котлау кабул итегез.
5.Бүген бәйрәм 8 нче март,
Әниләр бәйрәме.
Язгы кояш бүләк итә
Алсу нарлар бәйләмен.
6.Бу бәйрәмне һәрбер җирдә
Зурлап каршы алалар.
Бәхетле елмая бүген
Җирдәге бар аналар
7.Таыгн үтте бер кыш,
Тагын җитә язлар.
Киткән кошлар кайтыр,
Яз кояшы назлар.
8.Көнгә ничә тапкыр “Әни” дибез,
Рәхәт тә соң “Әни” диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр.
9.Яңгырасын көйләр, шат көлүләр
Тирә- юньгә бүген таралсын,
Кемнәр болар- бәхетлеләр диеп,
Бөтен кеше безгә карасын.
10. Син әнием минем өчен
бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
11.тыңлап бишек җырларыңны
Елавым басылган бит
Телем дә минем иң элек
“Әннә” дип ачылган бит.
12.Кояшлы көннәре белән
Ямьле март килеп җитте.
Бу җырны безгә бүләккә
Ямьле яз бүләк итте.
13.Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп тәмле итеп.
14. Мин дә булышытым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч тәмле ул-
Кирәк эшләп ашарга.
15.Тузаннарны сөртеп чыктым,
Коедан су китердем;
Әни эштән кайтканчы дип,
Бөтен эшне бетердем.
16.Бүлмәләрне җыештырдым.
Бар җир ялт итсен эле.
Үзенең бәйрәмендә бер
әни ял итсен эле.
17.Йөзен синең һәрвакытта
Балкып тора, әнием.
Аш- суыннан тәмле исләр
Аңкып тора әнием.
18.Нинди назлы, нинди эшчән
Синкең куллар, энием
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Сине зурлап , әнием.
19.Гомер буе кайгыртасың
Безнең хакта, әнием
Сүнмәс бәхет, кояшыбыз
Син чынлап та , әнием.
20. 8нче март көнендә
Әнигә бүләк бирәм.
Аның матур,яшь булып
озак яшәвен теләп.
21.Гел шат яшә тормыш кочагында
Беркайчан да берүк моңайма
Яшәгәнең кадәр күп мәртәбә
Яшәсәң дә әле олыгайма!



