Бәхетле булу өчен, тормыш иптәшен ничек сайларга?
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, халәт ул. Сау булыйк! Бәхетле булыйк.
Разил Вәлиев

У вас нет прав для создания комментариев.