Печать
Рейтинг:   / 11
ПлохоОтлично 
Мин яратам сине, Татарстан!
(4 нче сыйныфта дәрес - викторина)
Максат:
1) Ярыш аша укучыларда Татарстан турында белемнәрне арттыру һәм ныгыту;
2) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3) Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, бер-берсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Магнитофон, кассета (“Мин яратам сине Татарстан” җыры – Роберт Ракыйпов шигыре, Роберт Андреев музыкасы), герб, флаг, Татарстан картасы, сүзлекләр, жетоннар, компьютер, мульти - медиялы күрсәткеч, карточкалар, “Туган ягым” темасына рәсемнәр, бүләк.
Оештыру эше: Ике урында өстәл әзерләнә, аның артында бишәр бала утыра, араларыннан берәр командир сайлана, өстәлдә китап-дәфтәрләр, сүзлекләр, өстәл уртасында Татарстанның кечкенә флагы һәм команда исеме язылган карточка.
Дәрес барышы:
Укытучы: Исәнмесез, укучылар, кунаклар, хөрмәтле укытучылар, дуслар! (Ишек шакыйлар, ишектән, сөйләшә-сөйләшә, татар милли киемнәреннән 1 кыз, 1 малай керә)
Кыз. Абый, абый, әти кайда туган ул?
Малай. Улмы? Ул Азнакайда туган.
Кыз. Ә әни кайда туган?
Малай. Әни Әлмәттә туган.
Кыз. Абый, син кайда тудың?
Малай. Минме? Мин Казанда туганмын.
Кыз. Ә мин кайда тудым икән?
Малай. Ә син Актүбәдә тудың.
Кыз. (аптырап). Ничек инде ул алай?! Төрлебез төрле җирдә туганбыз, ә ничек очраштык соң без? Берни аңламыйм.
Малай. Аны мин дә аңламыйм. Мин барыбызның да Татарстанда туганын гына беләм.
Кыз. Сөйләшә-сөйләшә йөри торгач, кая килеп чыктык соң без?
Укытучы. Сез 4нче сыйныф рус төркеменең татар теле дәресенә кердегез. Сез бик вакытлы килдегез, безгә бүгенге дәресне үткәрер өчен ярдәмчеләр бик кирәк иде. Бүген бездә “Мин яратам сине,Татарстан” темасына (1нче слайд) викторина уздырыла. Сез менә монда утырыгыз һәм бәйгедә дөрес җавап бирүче командага жетоннар биреп барырсыз, сез жюри булырсыз. Ә хәзер уенда катнашучы командалар белән танышабыз.
1нче командир. (басып )4В – Безнең команданың исеме ...
Барысы. “Колшәриф”
1нче командир. Безнең командада 5 кеше.
Барысы. Без ярышка әзер!
2нче командир. (басып )4Б – Ә без ...
Барысы. “Сөембикә” командасы.
2нче командир. Безнең командада 5 кеше.
Барысы. Без дә ярышка әзер!
Укытучы: Командалар,
Сезне мәйдан чакыра.
Кем талантлы, кем сәләтле,
Кем ярата сәнгатьне,
Кем дөньяны күп күргән
Шулар чыксын көрәшкә.
I бирем. “Туган җирем -Татарстан.” (2 нче слайд)
Сораулар. (3 нче слайд)
- Безнең туган илебез ничек атала? - .....
- Безнең башкалабыз - ... .
- Татарстанда кайсы милләт кешеләре яши? - ....
- Алар ничек яши? - ....
- Татарстанда нинди шәһәрләр бар? - ....
- Татарстанда нинди елгалар бар? - ....
- Татарстанның беренче президенты кем? - ....
- Казан нинди шәһәр? - ....
- Анда нинди тарихи урыннар бар? - ...
- Татарстанда нинди файдалы казылмалар алына ? - ...
(Жетоннар бирелә)
II бирем. ”Дәүләт символлары”. (4нче слайд)
Укытучы: Укучылар, Татарстан республикасының нинди дәүләт символлары бар? (герб, флаг, гимн) (5,6,7,8 нче слайдлар)
- (Һәр командага бирем бирелә) Татарстан дәүләт гербы, флагы турында белгәннәрен сөйлиләр. (Жетоннар бирелә)
- Ә нәрсә ул гимн?
- Дәүләт гимны кайда һәм кайчан ишетергә мөмкин? (Гимн бәйрәмнәрдә, тантаналы кичәләрдә яңгырый).
- Гимн музыкасының авторы кем? (Гимның авторы күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин).
- Гимн яңгыраганда, кешеләр баса һәм туган илләренә шуның белән хөрмәтен белдерә.
Гимн яңгырый. (барысы басып тыңлыйлар)
III бирем. “Кем җитез?”(9 нчы слайд)
Укучыларга иҗекләр язылган карточкалар бирелә. Алар иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә тиеш.
Җөмләләр: Казан - борынгы шәһәр.
Безнең башкалабыз – Казан. (10 нчы слайд)
(Жетоннар бирелә)
Музыкаль номер. 4в(11 нче слайд)
IV бирем. “Капитаннар ярышы”. (12 нче слайд)
Диалогта төшеп калган репликаларны өстә.
(13нче слайд) (14 нче слайд)
-Син нинди республикада яшисең? -Татарстанның табигате нинди?
-... . -... .
-Аның башкаласы нинди шәһәр? -Татарстанда нинди елгалар бар?
-... . -... .
-Анда нинди истәлекле урыннар бар? -Нинди файдалы казылмалар чыгарыла?
-... . -... .
-Татарстанда нинди шәһәрләр бар? -Кырларында нәрсәләр үсә?
-... . -... .
(Жетоннар бирелә)
Капитаннар әзерләнгәнче, командаларга да бирем бирелә.
V бирем. “Җөмлә төзе” (15 нче слайд)
Кушымчалар өстәп җөмләләрне дөресләп яз.
Мин Казан... Фучик урамы... 14 нче йорт... яшим. Мин Казан... бик яратам,чөнки ул бик матур шәһәр. Казанда музей... , театр... , цирк... бар. (16 нчы слайд)
(Жетоннар бирелә)
Музыкаль номер. 4в (16 нче слайд)
VI бирем. “Танып әйт”. (17 нче слайд)
Рәсемдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгәнне әйтергә. (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г.Тукай һәйкәле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, цирк, М.Җәлил һәйкәле, Кремль, Курчак театры). (18-28 нче слайд)
(Жетоннар бирелә)
VII. Йомгак ясала.
Укытучы. Бүген сез бик тырышып, кызыксынып эшләдегез.Соңгы сүзем итеп, без сезне, укучылар, бер-берегез белән һәрвакыт дус яшәргә, туган илне, үз Ватаныбызны яратырга, Ватан өчен яшәргә, Ватан өчен көрәшергә чакырам. Ватан бер генә, аны алыштырырлык бернәрсә юк. Туган җиребез һәрвакыт алтын бишек булып калсын иде!
Инде хәзер жетоннарны санап, нәтиҗә чыгарырга вакыт җитте.
Җиңүче команда билгеләнелә. (Саныйлар. Бүләкләр бирелә)
(“Мин яратам сине Татарстан” җыры яңгырый ). Аңа балалар кушылып җырлыйлар. (29нчы слайд)