Сез мәхәббәтегездән ташламасагыз – без яшәрбез...
Рейтинг:   / 28
ПлохоОтлично 
ГБМБУ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
В.Ф.Ёжков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе»
Сез мәхәббәтегездән ташламасагыз – без яшәрбез...
(Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе)

Укытучы: Җәләева Әнисә Мөхәммәт кызы,
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Арча,2013
1 нче алып баручы: Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
Без бүгенге кичәбезне 2011 нче елның 9 нчы декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән шагыйрь Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлыйбыз.
Кем соң ул Фәнис Яруллин?Сүзне укучыларга бирәбез.
1 нче укучы. «Минем сагыну сезнең өегезгә...»
Минем сагыну сезнең өегезгә
Синнән алда кайтып җитәр дә,
Син керүгә, назлы песиең булып,
Күтәрттерер үзен җилкәңә.
Син назларсың аны «йомшагым» дип,
Кочагыңа алып сөярсең.
Беркемгә дә әйтмәс серләреңне
Аңа гына ышанып сөйләрсең.
Ә бер читтә Сөю карап торыр,
Бу күренешкә чиксез куанып.

Сагынуым калыр синең белән,
Йомшак чәчләреңә уралып.
Син сизмәссең берни, ә шулай да,
Чәчләреңә куйсаң кагылып.
Бер яктылык төшәр йөзләреңә,
Тәрәзәдән кергән Ай булып.

2нче алып баручы. Кешенең иң кадерле нәрсәсе-тормышы.
Тормыш аңа бары бер генә мәртәбә бирелә. Һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк: үлгән вакытта бөтен гомерем, бөтен көчем дөньяга иң матур нәрсә – кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтергә мөмкин булсын! Бәхетне эзләүче кеше әле бер җирне барып казый,әле икенче җирне барып казый. Кеше шулай гомере буе үз бәхетен эзли.
1нче алып баручы. Кемдер аны бик җиңел таба, кайберәүләргә бик озаклап килә. Тормышка куллары белән ябыша, куллары да эштән чыкса, тешләре белән эзли башлый.Фәнис Яруллин – үз бәхетен әнә шулай кыенлык белән табучы кеше. Без аның белән якынрак танышыйк. Ә шагыйрьне ныграк беләсең килсә, аның туган якларына бар, диләр.
Укучы «Туган ягы кирәк кешегә.»
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, —
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Йөри-йөри күңле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә, —
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

2нче алып баручы. Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9нчы февралендә Татарстанның Баулы районы Кызыльяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Фәнисләр гаиләдә 6 бала үсә.Ә алар өендә икмәк сирәк кунак. Укырга да мөмкинлек юк дәрәҗәсендә . Чөнки

аларның мәктәбендә 7 еллык мәктәп кенә. Туган авылында 7 еллык белем ала. Баулы урта мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамап, 1954 нче елда “Татнефть” берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый.1957 нче елда армиягә алына.
1нче алып баручы. Ә армия сафларында хезмәт итү? Андагы кырыс дисциплина. Аннары гомер буена сузылган фаҗига.Шунда спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, йөри алмаслык булап имгәнә. Хастаханә палаталары. Операция өстәлләре. Мондый шартларда кечкенәдән үк күңелдә пыскыган иҗат учагы бөтенләй сүнәргә тиеш иде кебек. Шул чакта берәүләр югалап кала, ә икенчеләр, киресенчә, ныгый, көчле ихтыярлыларга әйләнә, авырлыкларны җиңә. Көчле рухлы, тормышка гашыйк кешеләр, язмыш киртәләрен үтеп, җиңүче булалар. Шундыйларның берсе – Фәнис Яруллин.

Айгөл: «Гел ашыгам.»
Максатка тиз җитә, диләр,
Ашыкмыйча акрын барган;
Ә мин үзем гел ашыга,
Гел ашкына торганнардан.
Йөреп Калырга ашыгам,

Күреп калырга ашыгам,
Эшләп калырга ашыгам,
Яшәп калырга ашыгам.

Ашыгып кайчан ашка пешәм,
Башым белән ташка төшәм,
Егылам да тагын торам,
Үземне гел ашыктырам.
Ялга ятсам, тора алмам,
Көчем инде бик аз калган.
Күбрәк эшләп калыр өчен
Гел ашыгам,
Гел ашыгам.
3нче алып баручы. Аңа язмыш авыр сынау әзерли. Фәнис гомерлеккә авыру булып кала.Ләкин ул югалып калмый. Николай Островский кебек,өмет уты яктысында иҗат итә, эшли.Кулына каләм алып,үзенең шатлыклары, кайгылары турында сөйли.Фәниснең халкына,иленә файдалы булу теләге көчле була.Шушы көч җиңәргә,тормышны ныграк яратырга ярдәм итә. Ә кешеләр аның белән үз кайгылары, шатлыклары белән уртаклаша.
4нче алып баручы. Ләйлә, ул экстерн тәртибендә урта мәктәпне тәмамлый, 1964 нче елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның иң зур теләге –тормышны файдалы үткәрү, халыкка шигырьләре белән хезмәт итү.
Укучы: «Йолдызлар тезеп үтәрбез... »
Кояш кереп оялады
Тып-тын йөрәгемә.
Балкышы шаян нур булып
Чыкты йөзләремә.
Балкыйм, янам, дулкынланам
Яшьлегемә кайттым.
Алып менеп китте күккә
Ак канатлы атым.
һәм күтәрер шул канатлар
Безне югарыга.
Йолдызлар тезеп үтәрбез
Сөю юлларына.
3нче алып баручы. Фәнис Яруллин иҗатка күмелә. Шигырь арты шигырь, хикәя арты хикәя яза. Иҗаты аша чын мәгънәсендә Кеше булырга чакыра.
4нче алып баручы. 1968 нче елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.1995 нче елда “Җан авазы” дигән китабы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.
Укучы.«Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...»
Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр,
Бик тә рәхимсез шул бу дөнья.

Көлә-көлә йөгереп барган чакта
Үсеп чыга юлга зур кыя.
Әллә миңа бәхет чишмәсеннән
Ятып су эчүләр хараммы?
Кайсы агачлардан яфрак өзим
Каплар өчен канлы ярамны?
Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр,
Бик усал шул бездә кешеләр.
Үч сакламыйк ләкин без аларга,
Көчле була алмый үчлеләр.

3нче алып баручы. Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрегеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар, түземлеләр генә бәхеткә лаек.”

4нче алып баручы. “Если судьба стукнет тебя под колено – чтобы не упасть, возьми ее за шиворот. Бросит в огонь – гори сильнее его, тогда не почувствуешь его жары. Бросит в воду – как пена, не поднимайся на поверхность, а, как драгоценный камень, ложись на дно: увидят, как ты блестишь, и достанут. Если как пыль поднимет на небо, присоединяясь к капелькам дождя, спускайся на землю. Заблудишься в темных лесах – выбирай дорогу, по солнцу. Придавит камнями – превратись в родник, выбирайся на свободу. Закопает в землю – взойди, как семена. Если твой парус уронят ветра, то вместо паруса подними свое сердце. В любых ситуациях учись побеждать. Только сильные духом добиваются своих целей, только терпеливые достойны счастья”.
Укучы Без янмаган хисләр сезгә кала,
Без ачмаган дөнья серләре.
Без язмаган җырлар сезгә кала,
Без менмәгән дөнья үрләре.
Без башлаган эшләр сезгә кала,
Дөнья кала сезгә тулаем...
Укучылар хоры. “Сез иң матур кеше икәнсез” җыры.

У вас нет прав для создания комментариев.