Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тема: Сәламәт булыйм дисәң ...

Төзеде: Гарипова Ләлә Ильяс кызы
1 квалификацион категория
башлангыч сыйныф укытучысы
2012 нче ел

Максат: 1. Укучыларны сәламәт яшәү нигезләре һәм шәхси гигиена
кагыйдәләре белән таныштыру.
2. Таза – сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия
икәнен төшендерү.
3. Укучыларның сөйләм телен , сәләтен камилләштерү. Үз сәламәт-
легеңә җаваплы караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Җиһазлау: компьтер, гигиена предметлары (сөлге, тарак, теш щеткасы,
мунчала, сабын, шампунь) ясалган рәсемнәр, кеше һәм аның эчке
органнары ясалган магнитлы рәсемнәр, тест, көндәлек режим,
шәхси гигиена кагыйдәләре язмалары, дәреслек, чисталык
турында шигырьләр, мәкальләр, дөрес туклану таблицасы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар, укытучылар! Бездә хәзер әйләнә - тирә дәресе. Дәресебезне информатика кабинетында үткәрербез, чөнки компьютердан карыйсы мәгълүматлар бар.
- Укучылар, әйдәгез укытучылар белән исәнләшик тә, тыныч кына утырыйк. Сез дәресне башларга әзерме?
II. Өй эшен тикшерү.
-Укучылар, алдагы дәрестә без нәрсә турында сөйләшкән идек? Кул күтәреп кенә җавап бирик әле.
-Дөрес, укучылар. Без кешенең тән төзелеше һәм кайбер авырулар турында өйрәндек. Кеше тәнен тышкы һәм эчке төзелешләргә бүлеп карадык. Кешенең тышкы әгъзаларын санап күрсәтегез әле, аларга нәрсәләр керә?( баш, муен, гәүдә, куллар, аяклар)
- Эчке органнарны саныйк. ( баш мие, үпкә, йөрәк, бавыр, ашказаны, эчәклек)
- Бик дөрес, укучылар. Ә хәзер шушы органнарны дөрес итеп урнаштырырга кирәк. ( укучылар берәм-берәм чыгып, магнитлы органнарны кеше гәүдәсенә урнаштыралар)
- Молодцы!

III. Белемнәрне актуальләштерү.
- Укучылар, тактадагы мәкальләргә игътибар итегез әле. Мәкальләр килгәндә буталып беткәннәр. Сезгә мәкальләрне дөрес итеп җыярга һәм тактада уклар ярдәмендә күрсәтергә кирәк.

1. Авырсаң – дәвалан, ә ... ... аны саклый белергә кирәк.
2. Тиз һәм җитезне ... ... барысыннан да кыйммәтрәк.
3. Саулыкны сатып алып булмый - ... ... сау булсаң – саклан.
4. Акыл һәм сәламәтлек ... ... авыру куып тота алмас.

- Дөрес эшләдегез микән, әйдәгез тикшерәбез. 1 слайд
( Ачкыч: 1+3, 2+4, 3+1, 4+2 )
- Мәкальләрдә нәрсә турында сүз барды? Бүген без нәрсә турында сөйләшәчәкбез инде?
-Әйе, укучылар, бүген без сәламәтлек турында сөйләшербез. Темабыз “ Сәламәт булыйм дисәң ... “ дип атала. 2 слайд
IV. Физминутка.
Иртәнге гимнастика күнегүләре.
V. Яңа материал өстендә эшләү.
- Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң әүвәл үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
- Бер малай сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен бик яхшы белгән. Үзе белгән, ләкин бервакытта да аларны үтәмәгән диярлек. Я оныткан, я ялкауланган, я ашыккан, ә кайчак бүгенгә ярар, иртәгедән башлап барысын да дөрес итеп эшләрмен дип, үзен һаман тынычландырып килгән. Ләкин бу көн дә шулай кабатланган ... Бу малай сәламәт булып үскән дип уйлыйсызмы? (юк)
Юк билгеле. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен онытканда бер түгел, бәлки даими үтәгән һәм шушы кагыйдәләр белән яшәгән кешегә генә алар чын файда китерә. Андый кеше турында : ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, диләр. Бу кагыйдәләр белән без бүгенге дәрестә танышырбыз.
1. Иң беренче чисталык турында сөйләшербез. Бу турыда безгә Рамил белән Алсу аңлатып китәрләр.

Чисталыкны сөябез.

Иртә белән торабыз, Аш алдыннан һәрвакыт
Битебезне юабыз. Кулыбызны юабыз.
Сабын белән юынгач, Ап-ак итеп кулны юып,
Бигрәк матур булабыз. Ашарга утырабыз.
Муеныбызны юабыз, Акларны кичкырын
Тешләрне чистартабыз. Сабын белән юабыз.
Пөхтәлекне, чисталыкны Юынырга яратабыз,-
Һәрвакыт яратабыз. Без бик чиста торабыз.

Әхмәт Ерикәй.
- Әлбәттә, юыну гына җитми. Аяк, өс киемен чистартырга, бүлмәне җилләтергә, тузаннарны сөртергә һ.б. үтәргә кирәк ...
-Ә тешне ничә тапкыр чистартырга кирәк? 3-4 слайдлар
Сәламәт булыйм дисәң, чисталыкны сакларга кирәк!
- Укучылар, тактадагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз әле. Бу предметларның кайсыларын һәркем үзе генә файдаланырга тиеш, ә кайсыларын гаиләдә уртак кулланырга мөмкин?
(Тактада сөлге, теш щеткасы, шампунь, тарак, сабын , мунчала рәсемнәре)

Исле сабын.

Иртә белән торам да Моңа җавап кайтара
Бик әйбәтләп юынам. Әнием шулай менә:
Ап – ак булып күперә -Сабын ясаучы апаң
Исле сабын кулымда. Яши күршедә генә.
Мондый яхшы сабынны Ул ясаган сабыннар
Кемнәр ясыйлар икән? Тәмле хуш ис тарата,
Исле сабын ясаучылар Шуңа күрә дә аны
Кайда яшиләр икән? Кешеләр бик ярата.

Әнәс Кари.
2. Дөрес туклану – сәламәт яшәү рәвеше нигезләренең берсе булып тора. Ә ничек тукланырга кирәк соң? 5-6 слайдлар
-ризыкны төрлеләндерү,
- яшелчә һәм җиләк- җимешне җитәрлек куллану,
- үз вакытында ашау,
- ашыкмыйча ашау,
- татлы ризыкларны күп кулланырга ярамый,
- бер төрле ризык белән тукланыргы ярамый,
- вакытлы- вакытсыз ашау,
- кабаланып ашау.
( Тактадагы рәсем буенча сөйләү )

3. Чыныгу. 7 слайд
- Төрле авырулардан саклану өчен чыныгырга кирәк. Чыныгу – ул физик көчне үстерү, спорт белән шөгыльләнү дигән сүз. Чыныгу өчен безгә су, һава һәм кояш ярдәм итә.
- Җәй көне без су коенабыз, саф һавада рәхәтләнеп уйныйбыз, күңел ачабыз, кояшта кызынабыз. Шуңа күрә инеш-күлләрнең, елгаларның чисталыгын сакларга, пычратмаска, сулый торган һавабыз саф булсын өчен, агачлар утыртырга кирәк.
- Димәк кояш, һава, су - безнең дусларыбыз, тормыш чыганагы.

Ю - ю! Ю – ю!

-Менә сиңа су, Ай – яй – яй – яй – яй!
Бит - кулыңны ю. Туңдырса да ю,
Ю –ю, ю – ю, ю! Әйбәт салкын су.
- Туңдыра ич бу су. Ю – ю – ю – ю – ю!

Бари Рәхмәт.

4. - Сәламәт булу өчен, шулай ук хезмәтне һәм ялны дөрес оештырыга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк! 8 слайд
- Бу санап киткән кагыйдәләрне кеше яттан өйрәнергә тиеш түгел. Алар барысы да билгеле бер тормыш ритмына салынган. Моны без – көндәлек режим дип атыйбыз.
- Әгәр дә сез авырып китәсез икән, бу турыда әти-әниләрегезгә, яки укытучыларга хәбәр итәргә һәм табибка барырга кирәк. Табиб кушканнарны тиешенчә үтәргә киңәш ителә.
VI. Белемнәрне ныгыту.
Тест биремнәрен үтәү.
VII. Йомгаклау.
- Ни өчен кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш?
Билгеләр кую.
Өй эше. Үзеңнең көндәлек режимың турында язарга.
- Укучылар, әйдәгез дәресебезне сәламәтлек турындагы җыр белән төгәллик.
- Барыгыз да актив катнаштыгыз, молодцы!

Кулланылган әдәбият:
1.А.А.Плешаков. Әйләнә-тирәбездәге дөнья , 2009
2.“Әдәплелек дәресләре” – укытучылар өчен кулланма.
3. Поурочные планы по учебнику.