Башкорт милли ризыклары көне сценарие.
- Подробности
- Автор: Фарида Вагизова
-
Категория: Классный руководитель
-
Опубликовано 22 Июнь 2014
-
Просмотров: 3604
5-нче сыйныф укучылары чыгышы
Сыйныф җитәкчесе:
Вагизова Ф.Г.
Микрофондагы курай моңы астында шушы юллар укыла. Слайдта бер берсен алмаштырып башкорт даласы фотолар чыга.
Сокландыра җирең гүзәллеге
Табигатең карап туймаслык.
Башкортстаным - сине бит
Оҗмах ур(ы)ны диеп уйларлык.
Дала–басуларың – яшел бәрхет -
Ерак-еракларга сузылып киткән.
Мәгърур Урал тавы кочагына
Урманнарың сарылып үскән.
Башкортостан - илем минем
Синдә генә минем бәхетем.
Башкортостан газиз туган илем
Син бит минем җирдә җәннәтем.
- Кызлар башкаруында “Башкорт милли биюе”.
- Бию тәмамланганда башкорт милли киемнәреннән укучылар чыга.
- Слайдларда Башкорт республикасы картасы, гербы, флагы, Салават Юлаев – башкортларның милли герое һәйкәле күрсәтелә. Һәр шигырь, сүз юлларына туры килердәй слайдлар күрсәтелә.
1.Һаумыһығыҙ, илдәштәрем!
Ҡан-ҡәрҙәштәр, имандаштар!
Ҡайнар сәләм, рухташтар!
Фекерҙәштәр, серҙәштәр,
Ҡайнар сәләм ерҙәштәр.
2.Бер күк аҫтында тыуғанбыҙ беҙ,
Бер төйәктә ғүмер итәбеҙ,
Бер тупраҡтың ризыҡтарын ейеп,
Бер йылғаның һыуын эсәбеҙ.
3.Нисә ҡара – бер үк йондоҙ яна,
Бер үк Сулпан балҡый һәр иртә.
Хозурланып бер үк ай йылмая,
Бер үк ҡояш беҙгә нур бөркә.
4.Бер тупраҡҡа тамған күҙ йәшебеҙ,
Бер тупраҡҡа тамған тиребеҙ.
Ҡан тамыры менән мәңгелеккә
Ҡушылып үҫкән тыуған еребеҙ.
5.Башҡортостан – дуҫлыҡ йорто
Татыулыҡта уның ҡото.
Туғанлыҡта – уның нуры,
Тоғролоҡта уның уты.
6.Башҡртостан – дуҫлыҡ иле,
Һәр милләте туған телле.
Йыры-моңо төрлө- төрлө.
Булһын мәңге рухлы, түлле
7.Башкортстан сүзен ишетү белән, күз алдына ифрат матур киңлекләр, мәһабәт кыялар, тезем-тезем таулар, калын урманнар, мул сулы елга-күлләр, тау чишмәләре килеп баса.
8. Картага карап җиремне
-Бер яфрак чаклы, - дидем.
Мин хәйранмын киңлегеңә
Башкортостаным – илем
Башкортстан картада нәни генә каен яфрагы кебек ул, ләкин шулай булуына карамастан, иңләп - буйлап йөреп чыга алмаслык зур ил.
9. Хәзинәләренең муллылыгы, җиренең уңдырышлылыгы, табигать күренешләренең гүзәллеге белән кемнәрне генә сокландырмый ул Башкортостан.
10. Аның мәйданы – 142947квадрат километр. Бер ягыннан биек Урал таулары өзелмәс челтәр булып урап алган, икенче ягында иксез-чиксез калын урманнар шаулый.
11. Иң биек ноктасы булып – Ямантау тавы тора.
12.Кан тамырлары кебек тармакланган Агыйдел елгасы үзе бер могҗиза.
13. Башкортостан Татарстан кебек үк күпмилләтле республика
14. Башкортлар элек электән ярым күчмә тормыш рәвеше алып барганнар. Һәм бу яшәеш аларның үзенчәлекле гореф-гадәтләрендә дә, ашау-эчүләрендә дә ачык чагылган.
15. Без бүген сезне үзенчәлекле башкорт аш-сулары белән таныштырып үтәрбез. Ул нигездә эре мөгезле терлекчелек продукциясенә нигезләнә.
16.Башкортларның табынында сөттән әзерләнгән ризыклар күптөрле: каймак, май, катык,ак эремчек, кызыл эремчек – корт яки әҗәкәй....
17.Җәйге эссе көннәрдә әйрән, кымыз иң тансык эчемлек булып тора. Башкорт кымызы җанга, тәнгә сихәт бирә. Аны хәтта дәвалау максатында да файдаланалар. Кымыз өчен алар махсус токымлы атлар асырыйлар.
18. Ә кадерле кунакларга тәъдим ителә торган сый – атаклы башкорт балы белән сөтле кайнар чәй. Юкка гына Башкортостан республикасы илебездә бал җитештерү буенча беренче урында тормый шул инде...
19.Ашамлыклардан – ат яки сарык итеннән пешкән бишбармак, тоkмач, палма, kуллама, итле аш , аерым савытта, шулпа белән бирелә торган казы (өйдә ясалган, киптерелгән колбаса ) иң атаклылыардан санала.
20.Төрле ярмалардан ясалган тәгамнар да киң кулланылган: арпадан пешкән “кысыр аш” – күҗә, кыздырылган арпа, бодай бөртекләре – курмас, талкан киң таралган.
21.Чече камырдан – җәймә, көлчә пешерәләр. Шулай ук бавырсак, чәк-чәк, майгикмәк тә алар табыны ризыклары.
22. Башкот ризыкларының үзенчәлеге итеп бик аз төрдәге аштәмлерткечләр кулланылуны да атап була. Болар: сарымсак, кара һәм кызыл борыч.
23.Бүген лицеебызның ашханәсендә сез башкорт аш-суларының кайберләрен авыз итә алырсыз.
Бергә: Ашларыгыз тәмле булсын.




/ 5