Наркомания – кешелекнең дошманы.
- Подробности
- Автор: Зиляра Арсланова
-
Категория: Классный руководитель
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 4025
Әзерлек эшләре. Укучыларның наркоманиягә каршы рәсемнәр ясыйлар,
плакатлар эшлиләр, инша язалар.
Класска укучыларның рәсемнәре, плакатлары, көнлек
матбугатьтәге материаллар урнаштырылган, тактага
иншалардан иң яхшы өзекләр язылган.
Укытучы: И замана, замана! Кая бара замана?
Әйбәтлеккә түгел шул, яманлыкка ул бара.
Кая гына карама сыра шешәсе ята,
Ә подъездлар төбендә яшьләр тәмәке тарта.
Шулай ук һәрбер җирдә яшиләр наркоманнар,
Һәм шундый кешеләрдән туа чирле сабыйлар.
Боларның барысына да кем соң менә гаепле?
Бу сорауга җавапны табарга кирәк безгә.
Чыннан да яшүсмерләрнең үз-үзен тотышы бүген күпләрне борчый. Җәмгыятебездә киң тамыр җәйгән наркомания кешедә булган кимчелекләр, фикерли, уйлый белмәү нәтиҗәсендә яшәп килә.Наркотик татарчага тәрҗемә иткәндә “йокы китерүче” мәгънәсен аңлата.Аның кешелеккә китергән зыянына тиңнәр юк, чөнки ул берьюлы өч буынны юк итә. Наркотик кулланучының гомер озынлыгы бик кыска, шуңа да ул гаилә корып яшәргә өлгерә алмый кала. Аларның әти-әнисе балаларының тайгак юлга кереп китүләрен авыр кичерә. Бу кайгыдан аларның да гомере вакытыннан алда өзелә. Наркотиклар белән дуслашуның төп сәбәбе тормышта очраган авырлыкны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйльлек булмау яки ниндидер матур сүзләргә ышанып яңа дуслар табу, аларга ышану.
Укучы (иншадан өзек): Наркотиклар кулланып караган кеше үлем сайлый дигән сүз.Әгәр дә наркотикны бер кулланып караса аннан баш тартырга сәбәп калмый. Шуны истә тотарга кирәк: наркотик сузган кешегә акча кирәк. Шуңа күрә ул теләсә нинди хәйләгә барырга мөмкин. Шул чакта катгый итеп “юк” дип әйтә алсаң, тормышта бик зур күңелсезлекләрдән котылырсың.
Укытучы: Психотерапевтларның бу өлкәдә тикшерүе нәтиҗәсендә, наркотикларны иртә кулланучыга бөтенләй ярдәм итеп булмавы билгеле. Син биоробот белән сөйләшкән кебек: аның кешелек сыйфатлары юкка чыга. Җилем озаграк иснәгән, наркотиклар күбрәк кулланган саен , аны дәвалауга өмет азая. Реклама ни генә әйтмәсен, наркотиклар кабул итүне йөз кешенең өч-җидесе генә вакытлыча туктатып тора ала. Аларының да гомерләре кыскара. Калганнары биш-сигез елдан үлеп бетәчәкләр.
Бер секундлык, бер минутлык ләззәт
Юлдаш булмасын ул беркемгә.
Матур гына башланган бу уен
Китерәчәк безне үлемгә.
Гомерләрнең шушы матур чагын
Үткәрәсе иде бәхеттә.
Ал кулыңа тупны, чык урамга,
Карама ул шомлы әфьюнга.
Гомер дәфтәреңнең ап-ак битен
Син кара тап белән буяма.
Үтсен гомерең үрнәк гомер булып,
Начар гадәтләргә карама.
Укучы (иншадан өзек): РФ Җинаять кодексы буенча балигъ булмаган яшүсмерләр мондый очракта җәзага да тартылырга мөмкин: штраф, билгеле бер төр эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю, мәҗбүри хезмәт, билгеле бер вакытка иректән мәхрүм итү. Балигъ булмаган яшүсмерләргә түбәндәге мәҗбүри тәрбия чаралары кулланырга мөмкин: кисәтү, ата-ана яки аларны алыштыручы кешеләр күзәтүенә бирү; яшүсмер кылган зыянны төзәтү; җәмәгать урыннарында ял итү вакытын киметү һәм яшүсмернең тәртибенә махсус таләпләр билгеләү.
Медицина күрсәткечләре буенча җинаять кылганнарга алкоголизм һәм наркоманиядән дәвалану кирәк дип табылса, ул чара мәҗбүри кулланыла.
Наркотик яки психотропик матдәләрне сатып алган яки сату максатында саклаган, ясаган, эшкәрткән, ташыган, җибәргән очракта яисә саткан өчен 3 елдан 7елга кадәр милеген конфискацияләп иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.
Һәр укучы наркотикларга үрелгәнче үк аның алдына да бу
җаваплылыклар килеп басарга мөмкин икәнен белеп торырга тиеш.
Укытучы: Наркотиклар куллана башлагач, яшь кеше белән җитди проблемалар туа да инде. Өйдән акча, әйберләр югала башлый – наркотиклар арзан түгел. Әгәр дә беренче дозаны аңа бушка бирсәләр, калганнарына тулысынча түләргә туры киләчәк. Ә акчаны кайдан булса да табарга кирәк. Бу күренеш җинаять җаваплылыгына китерә.
Ә укучы өчен иң куркынычы – беренче мәртәбә татып карау. Наркотикка “утыртканда”, кагыйдә буларак, чиста препаратлар бирәләр. Ә аларга тизрәк һәм ныграк ияләнәләр. Шуңа күрә наркотиклар бәйлелегенә эләгү бик тиз, ә чыгу юлының ахыры күренми.
Кеше нинди генә социаль җәмгыятьтә яшәсә дә, үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалган бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту.
Укучылар! Тормыштагы һәр адымыгызны ясаганда татар халкының “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкален онытмагыз!
Наркомания – ак үлем юлы –
Иң куркыныч чир дөньяда бүген.
Упкынга илткән кара сөреме
Колачлап алды җиребез күген.
“Көнбатыш чире” дигән бу афәт
Киләчәк юлын богаулап алды.
Күпме ваемсыз яшүсмерләрне
Авыр язмышка, бәлага салды.
“Кәеф күтәрәм” дип килгән чиргә
Һәммәбез бергә без киртә корыйк.
Сәламәт яшәү рәвешен саклап,
Бу баткаклыкка без каршы торыйк.



