Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
- Подробности
- Автор: Гарипова Ляля
-
Категория: Классный руководитель
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2913
Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
(ата-аналар җыелышы өчен доклад)
Төзеде: Гарипова Ләлә Ильяс кызы
1 кв. категория
Башлангыч сыйныф укытучысы
Кулланылган әдәбият:
1.”Мәгариф” журналы – 1999, 2000ел.
2.Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. “Гомуми педагогика”. Казан, 1999
Яшь буынны Галәм, табигатьнең катлаулы законнары, җәмгыять, кешеләр белән аралашып – килешеп яшәргә өйрәтү - мәгарифнең мөһим бер максаты. Бу белем укучыларга чиксез рухи байлыккка ия булу теләге уята, аларны ничек итеп бәхетле булырга өйрәтә.
Һәрбер укытучы үз укучыларының сәламәт һәм бәхетле булуын телидер. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп үз-үзләренә, әйләнә-тирәгә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйланамы икән? Ә бит моның “сере” бик гади – сәламәт яшәү рәвешенә күнегү, ягъни:
- физик сәламәтлекне саклау һәм ныгыту;
- зарарлы гадәтләрдән арыну;
- дөрес туклану;
- кешеләргә эчкерсез мөнәсәбәтле булу, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга омтылу;
- балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, һәр көнне физик әзерлек күнегүләре үткәрү;
- үз-үзеңне иркен тоту күнекмәләре бирү.
Сәламәт яшәү рәвешенең нәтиҗәсе – физик һәм әхлакый–рухи
сәламәтлеккә ирешү; алар үзара бәйләнешле; халык юкка гына: “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” , - дип әйтмидер.
Организмга физик чаралар ярдәмендә тәэсир итү (диета, дөрес сулыш алу, күнегүәр ясау, чыныгу, организмны чистарту һ.б.) нәтиҗәсендә сәламәтлеккә ирешеп була. Тән һәм психика сәламәт булганда гына, үзеңдә аек акыллы һәм көчле ихтыярлы булу сыйфатларын тәрбияләргә мөмкин.
Психологлар һәм педагог-галимнәр әйтүенчә, файдалы гадәтләр булдыру өчен иң кулай вакыт – мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәптә уку чоры. Бала күп вакытын өйдә, гаиләдә, әти – әнисе, туганнары янында үткәрә. Аларның үз-үзләрен ничек тотуы балага үрнәк булып тора.
Укытучы, ата-аналар белән бергәләп, укучыларның сәламәтлекләрен кайгыртырга, һәр укучысының физик хәле белән таныш булырга тиеш. Укытучы врачлардан үз укучыларының сәламәтлеге турында даими белешмә алып торырга тиеш. Үсүдә, авырлыкта, күкрәк читлегенең үсешендә артка калу булганда һәм баланың төрле органнарында җитешсезлекләр килеп чыккан очракларда туклануны яхшырту, баланың саф һавада күбрәк булуын кайгырту, физик күнегүләр оештыру кебек чаралар күрергә кирәк.
Физик күнегүләр барыннан да бигрәк умыртка сөяген сәламәт тотуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Умыртка баганасында үзәк нерв системасы урнашкан. Баш миенең дәвамчысы буларак, ул тәннең, барлык органнарның сәламәтлеген тәэмин итә. Тиешле күнегүләр ярдәмендә умыртка сөяген сыгылмалы һәм көчле итеп, канның әйбәт йөрешенә ирешергә мөмкин. Моның нәтиҗәсендә нервлар азот һәм кислород белән тәэмин ителәләр.
Дөрес туклану – тән өчен ягулык чыганагы. Кеше җиңел эшкәртелә һәм үзләштерә торган чиста, гади натураль ризык белән тукланырга тиеш. Табигать җимешен – эшкәртелмәгән азыкны куллану органнарның файдалы матдәләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә. Бу азык химикатлар белән эшкәртелмәгән булсын. Азык кабул итүнең вакыты да шулай ук бик әһәмиятле. Балаларны азык кабул иткәндә пөхтәлеккә, азыкны яхшы чәйнәп ашарга өйрәтергә кирәк. Тешләр гигиенасы да бала сәламәтлеге өчен гадәттән тыш әһәмиятле.
Киеренкелекне бетерү, аны булдырмаска өйрәнү организмны тыныч хәлдә, хәләттә тотарга ярдәм итә. Тән һәм акыл кирәгеннән артык киеренке хәлдә булса, аларның эшчәнлек нәтиҗәлеге кими. Тән һәм акылның көчен көчәйтү максатында, тәнебез эшләп чыгара торган энергияне ничек экономияле тотарга кирәклеген белү зарури.
Балаларның күзләрен, колакларын, шулай ук тиресен карап, чиста тотуның зур әһәмияте берәүгә дә сер түгел. Күзләрне тузаннан, төтеннән һәм гомумән, пычрак һавадан, йогышлы авырулардан сакларга, аларны юарга кирәк.
Мәктәптә бигрәк тә балаларны күзе бозылудан сакларга кирәк, бу авыру яктырту приборларының дөрес урнаштырылмавы, әйберләрне күзгә якын китерп карау, вак предметларны озаклап караудан һәм башкалардан килеп чыга һәм көчәя.
Колакларны пычрактан, салкын тидерүдән, коенганда су зарарлаудан сакларга кирәк.
Сыйныф бүлмәсендә балаларның дөрес утыруы аларның умырткалык, оча сөякләре кәкрәюен, кулбашларының ялгыш торышын, күкрәк читлеге үсешенең тоткарлануын булдырмау, шулай ук күзләренең сәламәтлеген саклау өчен кирәк.
Мәгълүм ки, бина эчендә, аеруча начар җилләтелә торган бина эчендә озак булучы кешеләргә караганда, саф һава – баланың сәламәтлек факторларыннан берсе. Шуңа күрә һәр укучының көн саен кимендә 2-3 сәгать саф һавада булуын мәктәптә күзәтеп тору бик әһәмиятле.
Сыйныф бүлмәсенең, кабинетларның яхшылап җилләтелүе бала сәламәтлеге өчен аерата әһәмиятле.
Мәктәптә шулай ук ата –аналарның балаларны ничек киендерүләренә дә игътибар итәргә кирәк. Кием, пөхтә һәм чиста булудан тыш, җайлы, җиңел, хәрәкәтләрне уңайсызламый торган һәм җыйнак та булырга тиеш.
Баланың сәламәтлеген ныгытып, без аларны салкын тиюдән, температураның кискен алмашынуы, юешлек йогынтысыннан һәм башкалардан сакларга, шул ук вакытта теләсә нинди һавада да йөрергә чыгудан курыкмауларына, яшь туристлар өчен билгеләнгән кагыйдәләрне өйрәнеп, озаклап йөрергә чыгу һәм походлар ясый алуларына ирешергә тиешбез.
Гимнастика – физик культураның иң әһәмиятле бүлеге. Гимнастикага балалар дәрестә өйрәнәләр. Физик күнегүләр еш һәм даими булганда гына тиешле нәтиҗәсен бирә. Шуңа күрә көн саен иртәнге гимнастика белән шөгыльләнү гаять зур әһәмияткә ия. Җиңелчә генә аерым күнегүләрне кайбер дәресләрдә үткәрелә торган физкультминутларда ясыйлар. Бу күнегүләрнең максаты- күңел күтәренкелеген саклау һәм нәтиҗәле акыл хезмәтенә әзерләнү. Аларның тәртипкә өйрәтүдә дә әһәмияте бар. Балаларның көченнән килердәй итеп оештырылган уеннарның тәрбияви кыйммәте аерата зур: мондый уеннар вакытында алар һәртөрле каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр, чыныгу алалар, үзләрендә көч, җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатлар үстерәләр.
Югарыда санап үтелгән күнекмәләргә өйрәнеп, яшь буын үзендә көч туплар, сәламәт булыр, ул үз алдындагы барлык каршылыкларны җиңеп чыгар. Акыл, тән һәм рух сәламәт булганда, кеше үзендәге усаллыкны һәм тискәре сыйфатларны бетерә алыр һәм эштә уңышка ирешер.
Сәламәт кеше – бәхетле кеше. Теләсә нинди белемнең төп максаты – нәрсәгә дә булса ничек күнегергә кирәклеген өйрәтү. Каршылыклар – уңышка ирешү чарасы, ә тормыш – характерны ныгыту, дөньяның ничек төзелүен һәм анда үзеңнең нинди урын тотуыңны белү мәктәбе. Менә шушы хакыйкәтьне аңлаган кешеләр планета язмышы турында да кайгырта алалар.



